Хезмәт

“Мәетләрне болай итеп күмү куркыныч тудыра, яндырырга кирәк?!”

Бигрәк тә дини темаларга язмалар күп сорау тудыра. Коръәнне тулысынча белгән кешенең дә ялгышуы бар икән. Хәзерге Коръән китаплары элекке­ләрдән аерыла дип беләм.

Ә без, фактларга нигезләнмичә, анализлап карамыйча, изге китапны тагын да бозып, белер-белмәс акыл сатабыз. Ярый әле ялгышларыбызны төзәтеп торырга дин сафында уяу булып, матбугатны да җентекләп күзәтеп баручы белемле, иманлы кешеләребез бар.

Минем күп еллардан бирле кат-кат укып, өстәл китабыма әверелгән галә­мәт калын “Татарика” исем­ле китап-энциклопедиям бар. Ул берничә галимнең күмәк хезмәте. Китап борынгы архив материалларына нигезләнеп, бик күп теманы эченә алып, бөртекләп, тәфсилләп язылган. Кешене күмү, искә алу йолалары хәтта бер район эчендә инде элек-электән үк нык аерылып торган икән. Мин чардуганны буралап кү­тәрүне казахларга хас күренеш дип уйлый идем, баксаң, ул борынгы татарларга барып тоташа икән. Галимнәр моны архивлардан алынган фотолар бе­лән дәлилләгәннәр, еллар узу белән нинди үзгәрешләр кергәнен дә ассызыклап язганнар.

Кат-кат укый торгач, бер нәрсәгә ачык төшендем — борынгыдан килгән гореф-гадәтләр хәзерге дини китапларда бөтенләй телгә алынмый. Моны ике төрле генә аңлап була: яки хәзерге Коръән китапларында элеккеләрдән файдаланмаганнар, нәрсәнедер төшереп калдырганнар, яки кайберләре белә торып үзгәртелгән. “Тата­рика”да язылганча, хәтта бер үк төбәктә яшәүчеләр дә каберне төрлечә казыган. Монда да хәзерге үзгәреш дингә бәйле түгел, ә фәнгә нигезләнгән. Аңлатып үтәм.

1655 елда Англиядә ваба чире чыгып, халыкны кыра, бөтен илне мәет каплый. Безнең көннәргәчә килеп ирешкән мәгълүматлар буенча, ил шул вакытта 82 процент кешесен югалта. Инфекция тагын да таралмасын өчен мәетләрне ике метр тирәнлеккә күмәргә кушалар, аңарчы 1 метр тирәнлектә күмә торган булалар. Соңрак бөтен дөньяда кешеләрне шулай җирли башлыйлар. Алардан да алданрак елларда Госман дәүләтенә башта кара тиф, аннан чума чире һөҗүм итеп, халыкның яртысын, шул исәптән Сө­ләйман солтанның улын да алып киткәч, күмү тирәнлеген метр ярымнан 2,80гә җитке­рә­ләр. Борынгы Афина шә­һәре тиф, чумадан ике мәр­тәбә каза күрә. Анда мәетләрне таш саркофагларга салып күмү дә гореф-гадәтләргә бәйле түгел, ә бу йогышлы чирләрдән саклану чарасы булган дип исбатлый галимнәр. Нәкъ шул чорда күпләп кырылган гади халык мәетен тирән чокырда яндырулары да мәгълүм. Саркофагларда патша, аның якыннары, зур байлар күмелгән. Хәзер хайваннар арасында йогышлы куркыныч чир тарал­ган­да аларны шул рәвешле юк итәләр, хәтта каннарын да җиргә тамызырга ярамый дип, вәхшиләрчә тереләй янды­ралар.

Безнең илдә үлгән кешене дәүләт стандартлары буенча билгеләнгән тирәнлектә күмәләр. Кабер метр ярымнан саерак булмаска тиеш, чөнки мәет таркалганда барлыкка килгән агулы газларның, кешене үлемгә китергән инфекцияләрнең җир өстенә чыгуы ихтимал. Шул ук вакытта тирәнлек 2 метр 20 сантиметрдан артмаска тиеш. Ник дигәндә, инфекцияләрнең җир асты суын агулаулары һәм коеларга эләгүе бар икән. әмма мин бу стандартлар искерде дип саныйм. Ни өченме? Беренчедән, яңа каберләргә елан, керпе тө­шә, алар бу тирәнлекне уйлап та бирми. Димәк, агулы газ алар ясаган юлдан барыбер өскә күтә­релә. Икенчедән, мин белгәндә генә дә әллә ничә корылык булып, җир асты суларының тирәнлеге бик нык үзгәрде. Кайбер урыннарда алар аска китсә, күпчелеге нигәдер өскәрәк менде (монысы шулай ук галимнәрнең тикшерү нәтиҗәсе, дәлилләп, саннар белән язылган). Шулай булгач, сулар пычрана дигән сүз.

Су астында калган зиратларны, яр читендә урнашып су ашаган каберләрне, зур юл төзелешенә туры килеп актарылган олы зиратларны да исәпкә алсак, йогышлы чирләрнең нигә шулай еш баш калкытуына гаҗәпләнергә урын каламы? Дистә, йөз еллар туфракта сакланган вирус, бактерияләрнең куәтләнү, мутантлашу гадәтләрен дә онытмыйк. Миңа калса, һиндстан халкы мәетләрен яндырып бик дөрес эшли. Алар гади кеше үлгәч, аны салга бүрәнәләр өеп, шунда салалар да, яндырып, агызып җибәрәләр. Бөек юлбашчылары Индира Гандины, яндырып, көлен самолеттан җиргә сиптеләр.

Элек йогышлы чирләр белән чагыштырмача нә­тиҗәлерәк көрәшкәннәр, ә бит яхшы дарулары да булмаган. Әйтик, махау (проказа) чирле кешеләрне аерым җирләргә, утрауларга урнаштырганнар, алар шунда гаилә корып яшәгәннәр. ә без сифилис, спид чирләрен бар дип тә белмичә, бергәләшеп әүмәкләшәбез. Сифилис гади иннек аша да йога, югыйсә. Спидның кешедән кешегә күчүенә табиблар ялгышы да күпмедер өлеш кертә. Берни булмагандай яши бирәбез, шуңа да дөнья өстенә йөзләгән йогышлы авыру канат җәйде. Күпмесе “яшь” чирләр. Ничә еллар элек кенә спидның нәрсә икәнен дә белми идек, югыйсә. Болай дәвам итсә, җир халкын бетерергә бернинди атом төш коралы кирәкми, үзебезне-үзебез бетереп кенә калмыйча, киек-хайваннарның, кошларның да башына җитәчәкбез.

Сүземне гореф-йолалардан башлаган идем. Хәзер заман үзгәреше белән беррәттән яңа гадәтләр дә барлыкка килде. Мәсәлән, еракта үлгән кешеләрне туган җирләренә алып кайтып күмү. Кеше елның теләсә-кайсы вакытында үлә. әгәр кеше үзе шулай васыять иткән икән, аның соңгы теләген, соңгы гозерен үтәми булмый — шулай эшләү тиеш.

Тик шунысы бар, җәйге челләдә болай да йомшаган мәет бик тиз бозыла, исләнә, кайвакыт, селкенеп кайта-кайта, эчке органнары агып чыга башлый. Йола буенча, күпчелеген туган нигезендә төн кундырып, инде сыдырылып төшә башлаган гәүдәне юып, суын ихата эчендә җиргә түгәләр. Санитария шартлары турында сүз дә була алмый инде монда… Бездә мәетне бер җирдән икенче җиргә күчерү өчен суыткычлы махсус әрҗәләр кайчан булыр, белгән юк. Йомыш, эш белән барган җирләрендә үлеп калучылар электән булган. әгәр икенче көннең уртасына туган җиренә алып кайтып җитәрлек ераклыкта булмаса, мәетне якындагы мөселман зиратына күм­гәннәр. Гәүдәнең исләнеп, сасып, таркалып кадерсезләнүеннән бик курыкканнар мөселман кардәшләр.

“Татарика” китабын укы­­ганда мин тагын бер нәрсәгә игътибар иттем — калфакларга. Аларның ниндиләре генә булмаган! Хәзер мин күргәннәр арасында аерма зур түгел, шулай да бар. Төрле төбәк халкының калфагында нәни генә булса да аермалыклар булган икән, хәзерге шәл чите бизәкләре кебек, миңа калса, бу өлкәдә халык өзлексез хезмәт куйган. Аннан соң хәзер безнең халык уздыра торган мәетне искә алу мәҗлесләре (алар Коръәндә дә искә алынмый) бик соң гадәткә кереп, йолага әверелгән. әле китапханәләрдә, архивларда укылып, өйрәнелеп бетмәгән гарәпчә язылган китаплар, кулъязмалар бик күп. Чөнки, иске язуны яшьләр белми, белгәннәренең укып-өйрәнеп, халык аңларлык итеп эшкәртеп китап чыгарырга вакытлары җитми. Сер тулы сер әле архивларда. Шунысы кызганыч, халкыбызның чын тарихын саклаган бу кулъязмалар янгыннар вакытында юкка да чыгалар.

Мәҗлесләрдә бер мулланың икенчесен төзәтеп утыруы бер үк йола-гадәтнең төрле китапта төрлечә аңлатуына бәйле. Халкыбызга тирән белемле, архивларны өйрәнеп, үзен өзлексез камилләштерүче дин әһелләре җитми. Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА Мамадыш районы, Ямаш авылы

Тулырак: Tatar Today

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА Мамадыш районы, Ямаш авылы tatyash.ru Фото: архив Татар-информ

Тулырак -> “Мәетләрне болай итеп күмү куркыныч тудыра, яндырырга кирәк?!” | Tatar Today - татар яңалыклары.

Миләүшә ХӘЙРУЛЛИНА

Мамадыш районы, Ямаш авылы

tatyash.ru

Фото: архив Татар-информ

Реклама
Теги: тормыш
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: