Мөфти белән бер көн
Татарстан мөфтие Камил хәзрәт Сәмигуллинның районыбызга эшлекле сәфәре турында мәгълүмат биргән идек инде. Язмабыз әлеге очрашу мизгелләре турында.
“Нурзидә” чишмәсе
Мөфти иң элек Бөрбаш Сәрдегәне авылында булды. Биредә “Нурзидә” исемле чишмә комплексы рәсми төстә ачылды.
Аның тарихы шушы авылда алты дистә елдан артык иңгә-иң куеп, күпләрне сокландырып гомер кичерүче Нурзидә һәм Хәсән Хөсәеновларга барып тоташа. Бу күркәм өлкәннәребез, аларның соклангыч гаиләсе турында без инде берничә тапкыр яздык (соңгысы “Хезмәт”, 15 май, 2020 ел). Үзләренә һәм ил-көнгә игелекле балалар үстергән, шуларның йөз аклыгына, игелекле гамәлләренә сөенеп, балалары-оныклары тәрбиясендә бәхетлек картлык кичерүче Нурзидә апа һәм Хәсән ага бик күпләргә һәрьяктан үрнәк. Уллары Габделнур, әнә, исән чакта ук әнисенең исемен мәңгеләштереп, үзе эшләткән чишмә комплексына бирә. Моңа кадәр дә авылдагы мәчеткә, үзе укып чыккан Бөрбаш урта мәктәбенә даими ярдәм итеп килүче, Биектау районында үзе яши торган Каенлык авылында мәчет салдырган Габделнур туган авылында зур ял итү комплексы эшләтә. Элек мул сулы чишмә булып, еллар үткәч, сазлыклы урынга әйләнгән шушы урында җиде чишмәне – җиде улакны берләштереп, мул сулы “Нурзидә чишмәсе”н торгыза. “Бу чишмәгә елның төрле фасылында килергә була, юлына таш түшәлгән, җәен чәчәкләргә күмелеп утырса, кышын кардан чистартып торалар. Хөсәеновлар гаиләсе барысын тәртипләп, карап тота. Бу чишмә суының йомшаклыгы белән дә аерылып тора”, – ди авылдашлары.
Чишмә янәшәсендә намаз уку урыны булдырылган. Мөфти һәм аның белән кунак булып килгән Болгар ислам академиясе мөгаллиме, профессор Әл-Асри Саиф Али Мөхәммәд әлеге чишмә суыннан авыз итте, гыйбадәтханә белән танышты. Чишмә матур урында, зәвык белән җиде улаклы итеп эшләнгән. Янәшәдә балалар өчен ял итү урыны булдырылган, дип сокланды кунаклар. Биредә ул көнне балалар өчен Гает бәйрәме дә үткәрелде. Әлеге чара барышында Татарстан мөселманнары Диния нәзарәте тарафыннан Габделнур әфәнде Хөсәеновка медаль бирелде һәм авыл имамына нәзарәтнең рәхмәт хаты тапшырылды.
Шул ук вакытта катнашучыларны Бөтендөнья татар конгрессының Казан бүлеге җитәкчесе Фәрит Мифтахов та тәбрикләде.
Унынчы чыгарылыш
Аннары мөфти һәм кунаклар Балтач үзәк мәчетенә кайтты. Унөч ел инде биредә Казандагы ислам динен кабул итүгә 1000 ел исемендәге югары мәдрәсәнең бүлекчәсе эшли. Бу көнне әлеге мәдрәсәне тәмамлаучы шәкертләргә дипломнар тапшыру тантанасы узды. Унынчы чыгарылыш иде бу. 36 кеше мөфти кулыннан диплом алды.
Мәдрәсәдә безнең район авылларыннан гына түгел, күрше Арча, Саба, Теләче, Кукмара һәм Киров өлкәсеннән кадәр килеп белем алучылар бар. Бу чыгарылышта да бар андыйлар. Ун ел эчендә мәдрәсәнең әлеге бүлегеннән 346 кеше белем алып чыккан. Быелгы уку елында мәдрәсәне тәмамлаучыларның унөче имам, унбише мөгаллим булып эшләячәк. Барлык белем алып чыгучыларның исә 80 проценты дини юнәлештә – районыбыз, күрше-тирә районнар, Киров өлкәсе мәчетләрендә хезмәт куя икән. Куандыра торган саннар бу.
Мәдрәсә дипломы алучылар арасында югары белемле яшьләр дә, җиденче-сигезенче дистәсен ваклаган өлкәннәребез дә бар. Түбән Кенәдән Мәдинә апа Сәмигуллина, Ордан Равил абый Кадыйров, Смәелдән Солтан абый Фатыйхов... – саный китсәң, алар шактыйга җыйнала. Белем алырга кайчан да соң түгел, ара ераклыгы да киртә була алмый, ният кенә кирәк дигәнгә менә дигән мисал, үрнәк алар.
–Мәдрәсә укытучылары, остазлары үзләре шәкертләренә менә дигән үрнәк күрсәтә. Биредә укытуны, тәрбия эшен тиешле югарылыкта оештыру өстенә, үзләре дә белем арттыру юнәлешендә эшли, – дип, мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин үзәк мәчет имам-хатыйбы Рамил хәзрәт Бикбаев һәм аның командасы эшенә югары бәя бирде.
Мәчеттә... музей
Балтач үзәк мәчете үзенә “Мәгърифәт мәркәзе” статусы алды. Һәм шушы исемне аклар өчен күп яклы, киң кырлы, соклангыч эшчәнлек алып баралар. Үткән ел гына республикада иң беренче булып район мәчетләре тарихын чагылдырган китап басылып чыкса, быел шулай ук реcпубликада беренчеләрдән булып әлеге мәчеттә дини музей ачылды. Мөфти һәм башкаладан килүче кунаклар музей һәм андагы экспонатларга, тиңдәше булмаган әлеге рухи байлыкка, гомумән, әлеге идеяне бирүчеләргә, тормышка ашыручыларга соклануларын яшермәделәр.
3 сентябрь көнне музейга авыл имамнары чакырулы. Музей турында тулырак язма алдагы саннарда биреләчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев