Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Минем өммәтем намаз укучылардан булыр

Пәйгамбәребезнең тормышы — безнең өчен юл күрсәтүче, янып торган маяк

Әгүүзү билләәһи мин әш-шәйтаанир-раҗииим. Бисмилләәһир-рахмәәнир рахииим... Газиз дин кардәшләрем, әссәләмү галәйкүм вә рахмәтүллаһи вә бәракәтүһ!

Пәйгамбәребез милади белән 570 елның рабигыль-әүвәл аенда, дүшәмбе көн дөньяга килгән, дип фараз ителә. Дөньядан үткән көне 12 рабигыль-әүвәл. Дөньядан үткән көне дә, туган көне дә бер. Димәк, рабигыль-әүвәл ае — Пәйгамбәребезне искә алу ае. Аны халыкта Мәүлид ае дип тә йөртәләр, Мәүлид ашлары үткәрәләр. Аллаһ Раббыбызның 108нче «Әл-Кәүсәр» сүрәсе, 1—3нче аятьләр: — «Иннәәә әгтайнәәкәл-кәүсәр.

Фәсаллили-раббика үәнхәр. Иннә шәәниәкә һүүәл-әбетәр», ягъни Без сезгә бик күп нигъмәтләр бирдек, шулай ук Кәүсәр суын да бирдек, сез шушы нигъмәтләргә шөкранә кылу йөзеннән Аллаһның гыйбадәтләрен торгызыгыз, намазлар укыгыз, корбаннар чалыгыз, әлбәттә, киселүчеләрдән булмассыз, диде. Бу барлык кешегә мөрәҗәгать ителсә дә, иң беренче Пәйгамбәребез салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә әйтелгән иде. Чөнки Пәйгамбәрнең 4 кыз баласы булган, 3 ир баласы дөньяга килсә дә, ир балалары тиз арада вафат булган. Ир балаларсыз калган. Шуңа күрә дошманнары — кяферләр һәрвакытта да Аллаһ юлында, тугры юлда йөргән кешеләрне мыс-кыл иткәннәр. Пәйгамбәр Мөхәммәд (с. г. в.) гадел, күркәм холыклы кеше булган. Кешене ул беркайчан да рәнҗетмәгән. Шуңа аны Әмин дип йөрткәннәр. Дөресен сөйләүче, дип. Дош-маннар бүтән көләр нәрсә тапмагач, аны «әбетәр» дип, «нәселең киселүче» дип мыскыл иткәннәр. Имеш, аның малайлары юк. Аллаһ Тәгалә бу уңайдан Коръән сүрәсе иңдерә. Анда әйтелгән: «Баласы булу-булмау кешенең киселүе түгел, ул бит кешенең гамәл-гыйбадәтенә карап», — дигән. Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмгә Аллаһ Раббыбыз әйткән: «Сине кыямәткә кадәр өммәтең искә алыр, — дигән. — Минем исемемнән соң һәрвакыт синең исемең аталыр», — дигән.

Шуңа күрә без: «Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүр Расүү-лүллаааһ», — дип, бүген дә әйтәбез. Ә бит Пәйгамбәребезнең дөньядан үткәненә хәзер 14 гасыр. Без һаман шушы сүзне кабатлыйбыз. Йә булмаса, «Әлхәмдүлилләәһи раббил гәәләмииин», дип, «Аллаһка хәмде санә», — дигәннән соң ук салават әйтеп куябыз, һәр намазда кагъдәдә утырганда Пәйгамбәребезгә салават әйтәбез. Заманында үзләрен зурга куеп, Мәккә шәһәренең башлыгы булып, бик күп байлыкка ирешкән, 18 малай үстергән Әбү Ләхәбләр дөньядан имансыз үттеләр, аларны искә алып, салават әйткән, зурлаган кеше юк.

Пәйгамбәребезнең тормышы — безнең өчен юл күрсәтүче, янып торган маяк. Без аның тормышын өйрәнергә, сабырлыкларына сокланырга, үзебезгә шушы күркәм сыйфатларын гадәт итеп алырга тиешбез. Авырлыклар килгәндә, Пәйгамбәребезне искә төшерергә кирәк. Үзе туганчы 2 ай элек атасы якты дөньядан киткән. Үзенә 6 яшендә анасы вафат булган. 8 яшендә чакта бабасы үлә. Ятим кала. Укыткан, тәрбияләгән кеше юк. Ул әтисенең абыйсы Әбү Талиб тәрбиясендә, аның балалары арасында үсә. Аерым белем биргән, аерым тәрбияләгән, иркәләгән кеше дә юк. Аллаһ Тәгалә аны тәрбияли, аны Раббыбыз ризыкландыра. Аллаһ Тәгалә аңа пәйгамбәрлекне бирә, аның аркылы үзенең мөбәрак Китабы — Коръәнне безгә иңдерә.

Без Пәйгамбәребезнең сөннәтен аның шәфәгатен өмет итеп эшлибез, һәм бүтән фарызларыбызны үтәсәк, хәрамнардан тыелсак, Коръән укып, салаватлар әйтеп: «Йә, Раббым, Сиңа шушыларны багышладык, Раббым, инде Үзең безне җәннәтләргә керт, Пәйгамбәребезнең шәфәгатен насыйп ит», дип телибез икән, моннан, әлбәттә, безнең өчен гөнаһ юк. һәм инде Мәүлид аенда, шушы рабигыль-әүвәл аенда, Коръән укыгач, салават әйтеп куярга кирәк. Белгәне "Саләвәтөл мәкъбүлә"не әйтә, инде белмәгәне кагъдәдә утырганда укылган "Салават"ны әйтсә дә бик әйбәт.

Ә инде кем дә булса: Мәүлид аенда корбан чалса, аш үткәрсә, шуның белән саваплы була. Намаз укымасаң да, ураза тотмасаң да ярый, дип уйлый икән — бу инде Аллаһка ширек кату була. Бу — гөнаһ. Моны эшләгәнче, эшләмәвең хәерле. Аш үткәрүләребезне без намаздан, уразадан, хәрамнан тыелудан өстен гамәл дип санамаска тиешбез. Фарызларны үтәгәннән соң, Аллаһның ризалыгы өчен дип, әлбәттә, рабигыль-әүвәл аенда да, бүтән айлардагы шикелле, Коръән укысак, "Салават"лар әйтсәк, Пәйгамбәребезнең шәфәгатен Аллаһтан сорасак, бу — саваплы гамәл.

Инде кемнеңдер мөмкинлеге бар икән, кемнеңдер теләге бар икән, алар Мәүлид мәҗлесе, Коръән мәҗлесе җыялар икән, әлбәттә, бу ашта Аллаһка рәхмәт әйтеп, Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләмне искә алып, вәгазьләр дә сөйләнергә тиеш. Аның шәфәгатен дә Аллаһ Раб-быбыздан сорарга тиешбез. Шулай иттереп үткәрсәк, әлбәттә, саташучылардан булмабыз.

Җәлил хәзрәт Фазлыев, 
Бөрбаш авылы имам-хатыйбы, Балтач районы мөхтәсибе

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: дин һәм тормыш