Хезмәт

Могҗиза. Симметрия

Симметрия – грек теленнән алынган сүз. Аның мәгънәсе әйберләрнең яки урта сызыкның ике ягы да бертигез, бер төсле булу дигәнне аңлата.

Әмма симметрия без күргән формаларда гына түгел, биологиядә, математикада, химия, физика, гравитация законнарында да бар. Әгәр табигать законнары симметриягә нигезләнмәгән булса, аларны хәтта ача да алмаслар иде.

Кеше тәненең симметриясен карап китик. Билгеле булганча, кешенең уң ягы сул ягына охшаган, гәүдәбезнең бер яртысы икенче яртысына гаҗәеп рәвештә симметрияле. Әлбәттә, идеаль төгәллек булмаса да, тәндәге күп әгъзалар симметриягә ия. Аллаһ бар иткән симметрия сәнгатен күрү өчен көзге янына барып, үзеңнең йөзеңне күрү дә җитә.

Симметрия тере табигатькә дә хас. Хайваннарга, кошларга, балыкларга, үсемлекләргә... Мондый төгәллек булмаса, ерткычлар корбаннарын куып тота, ә корбаннар шундый җитезлек белән качып котыла, кошлар оча, балыклар йөзә алмас иде.

Гомумән алганда табигатьтә симметрияле булмаган әйберләр бик аз. Әгәр дөньяда симметрия булмаса, тәртипсезлектән башка бер нәрсә дә күрмәс идек. Болар барысы да дөньябызның (кешеләр, хайваннар, үсемлекләр һ.б. дөньясының) бер гармониядә, бер тәртип белән яшәгәнен күрсәтә. Аллаһ Коръәндә безгә шушы фикерләргә, шушы дөньяның матурлыгына, камиллегенә игътибар итәргә куша. Мәсәлән: “Ул җиде күкне кат-кат итеп бар итте, мәрхәмәтле Аллаһның бар иткәннәрендә кимчелекне күрмәссең, күзеңне күтәреп кара, берәр җитешсезлекне, китекне күрерсеңме? Соңыннан кат-кат кара һәм синең карашың сиңа кимсетелгән һәм арыган, көчсезләнгән хәлдә кире әйләнеп кайтыр (Мулк: 3-4). Ягъни күпме генә тырышсак та, хәлдән таеп бетсәк тә, без табигатьтә җитешсезлекне, кимчелекне, килеп бетмәгән җирләрне таба алмаячакбыз.

Әгәр без тәнебезгә генә карасак та, бөтен әгъза үз урынында урнашкан. Күзләр дә үз урынында, колаклар да, борын да... Без монда хаосны түгел, ә төгәл тәртипне күрәбез. Әгәр фикерләп карасак, боларны очрак түгел, ә белүче Зат кына куя ала дигән фикергә киләчәкбез.

Акыллы кеше чын-чыннан бу матурлыкка, камиллеккә, табигатьтә хөкем сөргән тәртипкә игътибар белән караса, әлеге бөтен нәрсәнең очраклы рәвештә генә барлыкка килүе мөмкин түгеллекне аңлар. Хәтта эволюция тәгълиматын уйлап чыгаручы Чарльз Дарвин да: “Табигатьтә төсләрнең байлыгы, үзенең нәселен калдырырга омтылучы балыклар, гаҗәеп күбәләкләр... Бу матурлыкның барысы да табигый сайланыш белән килеп чыгарга мөмкин дип уйламыйм”, – дигән сүзләрен әйтеп калдырган.

Марат СӘЙФЕТДИНОВ.

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: