Хезмәт

“Монда алып килергә нәрсәң бар?” яки “дөньяга килгән кеше үлем ачысын татымый калмас”

“Синең байлыгың да бар, колларың, хезмәтчеләрең дә, зур сарайларың да бар. Ә менә монда алып килергә нәрсәң бар?”

Пәйгамбаребез Мөхәммәт (с.г.в.)нең хәдисе бар: “Үлемне еш искә төшерегез”, – ди. Ни өчен? Чөнки үзенең үләсен, үлгәннән соң җавап бирәсен уйласа, кеше бозыклыкны азрак, яхшы гамәлне күбрәк кыла. Шушы хәдискә таянып, без мәет янына да, төн сакларга да, кабергә дә барабыз. Мәет озатуда катнашабыз, мәет ашларына, искә алу мәҗлесләренә йөрибез. Боларның максаты ашау-эчү, кунак булу, акча алышып йөрү түгел, үлемне искә төшереп, Аллаһ Раббыбыздан иман байлыгы сорау булырга тиеш. Шулай булмаганда, бу йөрүләребездән файда юк дәрәҗәсендә. Әгәр без анда барып теләсә нәрсә сөйләсәк, гайбәткә керсәк, ашап-эчеп кенә кайтсак, намазларыбызны укымасак, бер файда да юк. Киресенчә, кайчак намаз вакытында ашап-эчеп утырабыз. Мәетне искә алуда катнашуның максаты – үлемне искә төшерү. Үлемне искә төшереп, кеше үзенең әхлагын төзәтергә тиеш. Адәм баласының җанын Аллаһ Раббыбыз мәңгелек итеп яралткан. Хәзергә ул тәнебездә яши, бервакыт тәнебезне ташлап чыгып китә дә, җир йөзендә кылган гамәлләр өчен җавап бирә, аннан соң, кыямәт көнендә, Аллаһ Тәгалә тәнебезне яңадан бар иткәч, йә җәннәттә, йә җәһәннәмдә урынын таба.

Һарун әр-Рашид, бай булса да, исән чагында ук үзенә кабер казытып куйган. Һәр көнне ул шушы кабер янына килеп, үзенә сорау бирә торган булган: “Синең байлыгың да бар, колларың, хезмәтчеләрең дә, зур сарайларың да бар. Ә менә монда алып килергә нәрсәң бар?”

Аллаһ Раббыбыз Коръәни Кәримдә әйтә: “Дөньяга килгән кеше үлем ачысын татымый калмас”, – ди. Һәркем, кем булуына кармастан. Әгәр инде бер кеше дөньядан үткән икән, без иң беренче Аллаһтан бу кешегә, аннары үзебезгә иман байлыгы сорарга тиешбез. Аннан без аны шәригатебезгә муафыйк итеп урнаштырырга тиешбез. Бу бөтен мәхәлләнең бурычы, фарыз. Бер, ике, өч кеше тиешенчә урнаштырса да, авыл өстеннән бурыч төшә. Бөтен авыл белән дә җиренә җиткереп урнаштыра алмыйбыз икән, бөтен авыл гөнаһлы булып кала.

Мәет чыккан йортка кем күпме булдыра ала, ярдәм итәргә тиеш. Мәет өстендә безнең дүрт бурычыбыз бар: юарга, кәфенләргә, җеназа намазы укырга һәм кыйбла якка ләхет алынган кабергә күмәргә тиешбез. Мәҗбүри эш дүртәү. Башкалары – кайсы сөннәт, кайсы – мөстәхәб, кайсы – халыктан килгән йола.

Мәетнең Аллаһ каршындагы дәрәҗәсе җеназага баскан кеше саны белән билгеләнә. Җеназага тәһарәтле булып барырга кирәк. “Оедым ошбу хазир (алда торучы) имамга”, – дип, ниятне кычкырып әйткәндә, арттан кабатлап: “Аллаһү әкбәр”, дип колак каксак, бүтән бернәрсә әйтмичә басып торсак та, җеназа намазында катнашкан кеше булабыз. Аллаһ риза булсын. Кайвакыт яшьләр җеназада катнаша, ә олылар читтән карап тора. Тәһарәт алырга өлгермәсәң, тәяммум белән генә катнашсаң да ярый. Нәрсә ул тәяммум? Ике уч төбе белән йә балчык, йә ташка кагыласың да, башта йөзеңне, тагын шулай ук кагылып, аннан ике кулыңны сыпырасың. Җеназа намазында шушылай итеп тә катнашып була. Бу бик кирәк. Намаз фарыз. Аны соңга калдырып үтәп булмый. Шуңа күрә катнашырга, Аллаһ Тәгалә алдында бурычны үтәү зарури.

Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в.) бер хәдисендә: “Мәет күтәреп барганда 40 адымда 40 гөнаһ төшеп калыр”, – дигән. Шуңа күрә олы кешеләр капкадан чыкканда 40 адым булса да атлыйк диләр. “Саубуллашам”, дип өч тапкыр туктап тору бар. “Салават” әйтеп, урыннарны алмашабыз. Болар бер мөстәхәб гамәл, күркәм бер гадәт. Эшләсәк – савап бар, эшләмәсәк – гөнаһ юк. Күмеп бетергәч, Коръән укыла. Дүрт кеше калып кабат Коръән уку, өйгә кайтып Коръән уку – болар бөтенесе дә шулай ук мөстәхәб гамәлләр. Кемгәдер әйтеп Коръән укыту да мөстәхәб гамәл, мәҗбүри түгел. Әгәр бер баласы “Ихлас” сүрәсенме, “Фатиха”нымы укып, өендә дога кылса, кемгәдер акча биреп укытуга караганда саваплырак. Мәетне юуда яисә башка эшләрдә үз кешеләре никадәр күбрәк катнашса, шул хәтле саваплырак. Һәм кәфенгә нихәтле арзан тукыма булса, шул хәтле саваплы. Кеше үлгәнче, шәригатькә каршы килердәй эшкә васыять әйткән икән, аны үтәмәскә кирәк. Аның, төреп күмәренә дип атап калдырган одеялын, йә юрганын мохтаҗ кешегә сәдака итеп бирергә кирәк. Кабердә бит ул юрган рәвешендә ятмый. Марля эри дә бетә, ә одеял, юрган, череп тирескә әйләнә. Аллаһ Тәгалә безне балчыктан яратты, кабат балчыкка әйләнәбез.

Мәетне: “Йа, Раббым, без сине Аллаһыбыз исеме белән куйдык, Пәйгамбәребез өммәтеннән санадык”, – дип иңдерергә кирәк. Ләхет балчыгы салганда, бернәрсә дә укый белмәсәң: “Йа, Раббым, балчыкка әйләнүләребезне хәерле кыл”, – дию кирәк.

Әгәр кеше: “Аллаһ юк, аракы эчсәң дә, намаз укымасаң да, фарызларны үтәмәсәң дә ярый, үлгәннән соң терелү юк”, – дип бу дөньядан китә икән, шуны ишетүче ике шаһит бар икән, бу кешегә җеназа намазы укылырга тиеш түгел. Юыла, кәфенләнә, күмелә – бетте. Әнисен үтергән кешегә дә җеназа намазы укылмый. Кеше талаганда үлгән кешегә дә җеназа намазы укырга ярамый. Җеназа уку да, Коръән уку да – берсе дә кирәкми, чөнки ирешми ул аңа.

Кайберәүләребез ислам динен мәет күмүгә генә кайтарып калдыра. Ни генә әйтмиләр: мәетне озатканчы тегене эшләргә, моны эшләргә кирәк, фәлән кадәр сәдака бирелергә тиеш, тагын әллә нәрсәләр. Барысы да артыклык бу. Өченче, җиденче, тагын әллә ничәнче көннәр дә саналырга тиеш түгел, гөнаһ бу. Хәдистә дә, Коръәндә дә бу хакта юк. Ул көннәрне үткәрү элек-электән килгән йола гына. Искә алып, Коръән укытасың икән, бик әйбәт. Ә инде бурычка кереп, Коръән укытсаң, бурычка кереп, сәдака бирсәң, гөнаһ. Исән калган кеше яшәргә, үз тормышын кайгыртырга тиеш.

Элеккедән калган гадәт булган: мәетне җирләгәч, кабергә алып барып, чалып, сарык ашаганнар. Бу зур гөнаһ. Шушыны бетерү өчен, имамнарыбыз киңәшеп, аны гүр сәдакасы белән алыштырганнар. Байлыгы булып, кеше, фидиядан булсын дип, гүр сәдакасына дога кылдыра икән, гөнаһ юк. Бу мәҗбүри түгел. Көче, хәле юк икән, бирмәсә дә була. Шулай ук байлыгы бар кеше, фидиядан булсын дип, сәдака өләшәме, Коръән укытамы – монда гөнаһ юк. Беркемне чакырмыйча, гаиләдә үзе Коръән укып, дога кылса да, беркемне гаепләргә тиеш түгелбез.

Мәет янына, мәет ашларына баргач, әйткәнемчә, үлемне искә төшереп, Аллаһтан иман байлыгы сорарга кирәк. Дөньядан имансыз үтәбез икән, Аллаһ сакласын, монда бөтен байлыгыбызны сәдака итеп өләшеп бетерсәләр дә, безгә савабы юк. Намазны инкарь итеп, хәрамнардан тыелмасак, үлгәннән соң якыннарыбыз күпме генә тырышсалар да, аннан файда булмый. Шуңа күрә Аллаһ Тәгалә барчабызның да калган гомерләрен хәерле кылса, кушканнарын үтәп, тыйганнарыннан тыелып яшәүләребезне насыйп итсә иде. Әҗәлебез килгән вакытта Аллаһ Раббыбыз иман кәлимәсе белән: “Ләәә иләәһә илләллаааһ Мүхәммәдүр Расүлүүллаааһ”, – дип дөньядан үтүләребезне насыйп итсә иде.

Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ.

Фото: баш мөхәррир

 

Реклама
Теги: ислам
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: