Мөселманча ел саны һиҗрәттән башлана
Зөлхиҗә аеның ахыргы көне һәм Мөхәррәм аеның әүвәлге көне бер елның ахыры, ә икенче елның башы булып санала.
Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахииим.
Зөлхиҗә аеның ахыргы көне һәм Мөхәррәм аеның әүвәлге көне бер елның ахыры, ә икенче елның башы булып санала. Мөселманнар алдындагы иң соңгы, иң зур сынау һиҗрәт булды, алар бу сынауны намус белән үтәп чыктылар. Гомәр (р. г.) вакытында 17 ел үткәч, үзебезчә елны санарга дигән мәсьәлә тугач, киңәшләшеп, шушы Һиҗрәттән мөселманнарның елын саный башлады. 1нче, 2нче, 3нче ел, дип. Без бүген һиҗридән 1445нче ел, дибез икән, бу мөселманнарның Мәккәдән Мәдинәгә күчкән чорын белдерә.
Шуңа күрә һиҗрәтнең асылы турында бераз сөйләп китәрбез. Аллаһ Раббыбыз бәндәләрне сыный, Ислам динендә булганнарын да сыный, Ислам динендә булмаганнарын да. Аллаһ Раббыбыз әйтте: бәндә Миңа якын булган саен Мин аны күбрәк сынармын. Минем сынавымны уңышлы үткән саен ул Миңа якынрак булыр, — диде. Аллаһ Раббыбыз мөселманнарны да сынады. Пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмгә 40 яшендә пәйгамбәрлек иңде. Ул бәндәләрне мөселман булырга, Ислам диненә күчәргә өндәде. Әмма сүзләрен бик күп кешеләр ишетмәделәр, ишеткәннәре аңламадылар, аңлаган-нарының тыңлыйсы, колак саласылары килмәде. Тора-бара мөселманнарның хәле Мәккәдә тагын да авырайды. Һәм мөселманнар карар кылдылар: һиҗрәт кылырга, Мәккәдән Мәдинәгә күчәргә. Менә бу — Аллаһның бер сынавы иде.
Менә шушы вакытта мөселманнар алдында шундый бер мәсьәлә килеп туды: динне алга куяргамы, туган җир белән малны алга куяргамы? Аллаһы Тәгалә шулай итеп сынады аларны. Туган җирдән аерып сынап карады: аерылырлармы, туган җирләрен, йортларын, байлыкларын, балаларын, малларын калдырып, фәкать бер дин өчен генә, дин көчәйсен өчен генә җәяүләп 500 чак-рым җирне үтә алырлармы? Әлхәмдүлилләәәһ, мөселманнар шушыны намус белән үтәделәр.
Бүген безнең нәфсе-безне җиңүебез, ачуыбызны эчкә алуыбыз, бер-беребез белән үпкәләшмәвебез, дус торуыбыз ул — безнең һиҗрәтебез, җиһадыбыз. Һиҗрәт ул — Аллаһ юлына чыгу. Без үзебезнең күркәм холыкларыбызны расларга теләп, начар гадәтләребездән арынабыз, тиктормас телебезне тыябыз, нәфесебез белән, мин-минлегебез белән көрәшәбез икән, менә бу җиһад була. Менә бу безнең һиҗрәтебез була.
Ел башының һиҗрәттән башлануының төп сәбәбе: һиҗрәттән соң Мәдинәгә мәчет төзелеп, анда җәмәгать намазы укыла башлавында. Мөселманнарның ел исәбе җәмәгать белән намаз укудан башлана. Димәк, сәхабәләр җәмәгать намазы укылмаган вакытларын гомергә санамаганнар.
Бүген бер авылда җәмәгать намазына йөрүчеләр бар икән, димәк, бу кешеләр динне куәтләүдә үзләреннән өлеш кертә, һәр кешенең җәмәгать намазына омтылган һәр адымы ул — динне куәтләүгә керткән өлеше. Динне торгызу ул —җәмәгать намазына җыелу. Кызганыч ки, бүгенге көндә җәмәгать намазына йөрүчеләр күп түгел. Әле моннан да яманы: шул кешеләр башкаларны намазга җәлеп итәсе урында бер-берсенең намазын тикшерү белән мәшгуль.
Күрәсең, намаз укучы шул аз гына кешеләрнең күңелләренә шик-шөбһә кертеп, аларны да берничә төркемгә бүлеп, фетнә чыгаруны кемнәрдер зур гыйлемлеккә саный. Әмма сорау бирәсем килә. Халкыбыз унбер гасыр буена укыган намаз рәвешен бозып, җәмәгать намазы укучылар арасына таркаулык кертү — динне куәтләүме, әллә дин дошманнарына хезмәт итүме? һәркем фикерләп карасын иде. Йа, Раббым, мәчетләребездә саф-саф булып җәмәгать белән биш вакыт намаз укуларны күрергә насыйп кыл.
Җәлил хәзрәт Фазлыев,
Балтач районы мөхтәсибе
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Нет комментариев