Хезмәт

Мөселманнарга ат итен ашарга ярыймы?

Сорау: Мөселманнарга ат итен ашарга ярыймы? Хәнәфи мәзһәбендә ат итен ашау тыелган дип ишеттем. Әбү Хәнифә (рәхмәтуллаһи галәйһи) үзе нинди фикердә булган?

Җавап: Хәнәфи мәзһәбендә ат итен ашау рөхсәт ителә һәм ул гөнаһ эш саналмый. Ибн Габидин (рәхмәтуллаһи галәйһи) "Әд-Дөррел-л-мохтар" китабында Әбү Хәнифәнең (рәхмәтуллаһи галәйһи) үләренә өч көн кала ат итен ашау ярамый дигән фикереннән кире кайтуы турында язылган. Имам Әгъзамның иң мәртәбәле шәкертләре - имам Әбу Йосыф белән имам Мөхәммәд Шәйбанинең (рәхмәтуллаһи галәйһи) шулай ук ат итен ашау хәләл, шәригать тарафыннан тыелмаган дип әйтүе билгеле.

Ат ислам динендә кадерле бер хайван. Бу фикерне Коръән аятьләре һәм Пәйгамбәребез Мөхәммәд саллаллаһу галәйһи вә сәлләмнең күпсанлы хәдисләре җиткерә.

Аллаһ Тәгалә "Гадият" сүрәсендә әйтә:

"Йөрәк кагып, тупырдап чапкан атлар илә ант итәм, тоякларыннан ут чәчрәтеп узышучы атлар илә ант итәм..." (1, 2 аятьләре)

"Атланып йөрер өчен, мәртәбәләр өчен атларны, качырларны, ишәкләрне, йөкташыр хайваннарны яралттык. Сез әлегә белмәгән башка бик күп нәрсәләрне яралтабыз" ("Нәхел" сүрәсе, 8 аять)

Кайбер хәдисләрдән күренгәнчә, ат ите тыелган яки аны ашау мәкрух дип атаучылар да булган.

Ат итен ашау рөхсәт ителә дип әйтүчеләрнең үзләренчә дәлилләре бар.

Реклама

Җәбир бине Габдуллаһ (радыйаллаһу ганһү) хәбәр итүенә караганда, Аллаһ Илчесе салләлаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән заманда ат итен ризык әзерләгәндә кулланганнар (Нәсаи, Сүнан, Китабүс-Сәйд вәз-Зәбаих, №: 4330; Тирмизи, Фатима, 5; Ибн Маҗа, Сүнән, Китабүз-Зәбаих, №: 3197). Әсма бине Әбу Бәкер (радыйаллаһу ганһә) бер риваятьтә шулай ук Аллаһ Илчесе салләллаһү гәләйһи вә сәлләм яшәгән вакытта кешеләрнең атларны чалулары һәм аларның итен ашаулары турында әйтә. (Бохари, Сахих, Забаих, №: 5200; Мөслим, Китабус-Сәйд ваз-Зәбаих, №: 1942; Ибн Хиббан, Сахих, №: 5271; Нәсаи, Сүнан, №: 4406).

Ат итен ашауны тыюны башта Әбу Хәнифә дә (рәхмәтуллаһи галәйһи) хуплаган. Әмма Габидинның "Әд-Дөррел-л-мохтар" китабыннан күренгәнчә үләренә 3 көн кала имамның ат итен ашарга ярамый дигән фикердән кире кайтканы турында язылган.

Ат итен ашау рөхсәт ителә дигән фикерне Әбу Хәнифәнең (рәхмәтуллаһи галәйһи) ике олуг шәкерте - имам Әбу Йосыф һәм имам Мөхәммәд Шәйбани (рәхмәтуллаһи галәйһи) да яклаган.

Мисыр хәнәфиләре лидеры, бөек нәсихәтче һәм хәдис белгече, "Гакыйдә әт-Тәхәви" хезмәтенең авторы имам Тәхәви (рәхмәтуллаһи галәйһи) үзенең танылган "Мәгънил-Әсәр шәрхе" китабында болай дип яза: "Читтән караганда, йорт ишәге белән ат итенең аермасы юк кебек. Әмма әлеге сорауга кагылышлы һәм ат ите мубах диелгән риваятьләргә игътибар итәргә кирәк. Бигрәк тә Җәбир (рәдыйаллаһу ганһү) хәдисендә ишәк ите ат итеннән аерылып күрсәтелү мөһим. Хәдистә ишәк ите харам, ә ат ите хәләл диелгән. "Имам Әбу Йосыф (рәхмәтуллаһи галәйһи) һәм имам Мөхәммәд (рәхмәтуллаһи галәйһи) ат итен ашау рөхсәт ителә дигән фикерне җиткерделәр, чөнки бу мәсьәләгә кагылышлы риваятьләр тәвәттүр дәрәҗәсендә. (Нәкъ менә шул сәбәпле имам Мөхәммәд Шәйбани (рәхмәтуллаһи галәйһи) ат итен ашау рөхсәт ителгән дип санаган һәм ачыктан-ачык Әбу Хәнифәнең баштагы фикере белән килешмәвен әйткән. (Мөхәммәд ибн Хәсән әш-Шәйбани, Китабүл-Әсар, II, 690-691). (Әбу Җәфәр әт-Тәхави, Шәрхү Мәгънил-Әсар, III, 517-518).

Аллаһ яхшырак белә.

(Язма тулысы белән РТ ДУМ сайтында китерелә)

Фото: https://www.google.ru/search?tbs=simg%3Am00&tbnid=HWmUwxrHxq

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: