Хезмәт

Мөслимәләргә җирдән сөйрәлгән итәк кию мәҗбүри түгел

Абыем белән икебезгә дә әнием: «Мөселман кызларына өйләнегез, алар чиста, тәртипле», - дип әйтә. Мөселман хатыннарының җирдән сөйрәлгән итәкләре белән автобус идәнендәге пычракны җыеп йөргәнен күреп, алардан күңелем кайтты. Динебездә хатын-кызларның җирдән сөйрәлгән итәк киюе мәҗбүриме? Илнур Хәбриев, Казан.

Әлеге сорауга җавапны Русия мөслимәләре берләшмәсе җитәкчесе Наилә ханым Җиһаншина җавап биргән:
Динебез буенча, мөселман хатын-кызларына җирдән сөйрәлгән итәк кию мәҗбүри түгел. Андый озын итәктән йөрү гарәп илләрендә гадәткә кергән. Ул аларда исламга кадәр дә булган, исламны кабул иткәннән соң да шулай калган. Алар, гадәттә, комнан йөри, шуңа озын итәктән йөрү дөрес санала. Гарәп хатын-кызлары йөзләрен дә, аякларын да, хәтта күзләрен дә япкан. Чүл илендә ком бураннары булу сәбәпле, болай төренү гүзәл затларны шул афәттән саклый.
Әйләнә-тирәбездә эт-мәче кебек нәҗес калдыручы хайваннар да җитәрлек. Кайбер кешеләр юлга төкереп тә китә. Кием җирдән сөйрәлгәндә, төрле нәҗесләр киемгә дә тия. Шуңа бездә мөслимәләргә андый шакшылыкны җыя торган озын итәкләр кияргә ярамый. Билгеле, нәҗесләргә аяк киеме белән дә басыла. Шуңа да өйгә кергәндә аны салабыз, намаз укыганда, дога, гыйбадәт кылганда, аяк киемсез булабыз. Мөселман хатын-кызларының киеме гаурәт җирләрне ябарга тиеш, динебез буенча, безгә тубыкка кадәр аякларны капламау рөхсәт ителә. Аякларны оекбаш та каплый, шуңа аяк киеменең күренүе гөнаһ түгел. Кайбер мөслимәләр, гарәп илләре гореф-гадәтенә ияреп, тәкъва күренергә тырышып, җирдән сөйрәлгән озын кием кия. Бу дөрес түгел.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: