Хезмәт

Намаз тəме

Намаз тəмен ничек татырга?

Намаз укыйм, əмма тəмен тоя алмыйм...
Гəүдəм намаз укый, əмма күңел əллə кайда йөри...
Намаз укыганда буталып бетəм...
Намаз укыганда башка əллə нəрсəлəр керə...
Бу сораулар сезне дə борчыймы? Димəк, əлеге мәкалә сезнең өчен!
Намазның максаты - Аллаһыны искə алу.
Безне юктан бар кылучы, Үзенең иге - чиге булмаган нигъмəтлəрендə яшəтүче Раббымыз Аллаһка барча мактау - олуглауларыбыз булсын. Ул безлəрне миллионлаган бəндəлəре арасыннан сайлап, безгə Үзенең иң зур нигъмəтен - калеблəребезгə иман бирде.
Халкыбыз бер гасырга якын вакыт динсезлек афəтендə яшəгəннəн соң, безгə əби һəм бабайларыбыз 11 гасырдан артык вакыт энҗе бөртегедəй саклап, чəчми-түкми буыннан-буынга тапшырып килгəн динебезгə кайту бəхете насыйп булды. Авыл һəм шəһəрлəребез өстеннəн берсе арты икенчесе манаралар күтəрелде, гыйлем йорты булган мəдрəсəлəр кайтты.
Халкыбыз, əкрен генə булса да, динебезнең нигезе һəм иманыбызның дəлиле булган намаз гыйбадəтенə кайта башлады. Бүген күп кенə мəчетлəрдə җомга намазларында урыннар җитми. Намаз сафларының елдан - ел яшəреп баруы аеруча зур шатлык өсти.
Аллаһка шөкер, намаз əһеллəре күбəйгəн саен, без үзебез өчен яңадан - яңа проблемалар күтəрəбез, өйрəнү, эзлəнү өчен яңа офыкларны ачабыз, яңа мəсьəлəлəр күтəрəбез. Кайчандыр, мөселманнар өчен намаз тəртиплəрен өйрəтүче китапчыклар бик актуаль булса, бүген биш намаз əһеллəре арткан саен, безгə ирешкəн белəн тынычланмыйча, алга таба бару мөһим.
Мəчеткə намазга йөрүчелəр арасында 5, 10, 15 ел намаз укучылар да шактый. Əмма, күп кардəшлəребез ничə еллар элек ничек намазга баскан булсалар, шуның белəн канəгатьлəнеп, шул дəрəҗəдə калалар. Намаз мəсьəлəсендə яңа китаплар аз укыла, еш кына намаз гыйбадəте аның тышкы рəвеше белəн чиклəнеп кала. Ə бит намазның тышкы хəрəкəтлəреннəн тыш, аның тирəн эчтəлеге, эчке байлыгы, бер карашта күзгə күренми торган бик күп серлəре бар.
Намаз - тəн күнегүлəре түгел.
Аллаһ Тəгалə безгə намаз гыйбадəтен иртəнге, төшке һəм кичке физик күнегүлəр буларак түгел, бəлки безгə Аллаһыны искə төшерүче, үзеңнең кем булуыңны һəм Аның Кем булуын онытмас өчен бирде. Зәгыйфь коллар тəүлегенə биш мəртəбə Галəмнəр Хуҗасы, һəрнəрсəне Күрүче, Ишетүче, Кайгыртучы булган Аллаһ каршына басып үзлəренең бер Аның колы булуларын, бер Аңа гыйбадəт кылуларын таныйлар һəм шуны игълан итəлəр.
Аллаһ Тəгалə əйтə: "Дөреслектə, Мин - Аллаһ. Миннəн башка һичбер хак иляһ юк, Миңа гына гыйбадəт кыл һəм Мине искə алу өчен намаз укы" (Таһə сүрəсе: 14 аять).
Аллаһ Тəгалəдəн башка гыйбадəткə лаек булган һичбер зат юк. Шуңа күрə без Аңа гына гыйбадəт кылырга һəм намазыбызны да Аны искə алу, Аны бөеклəү өчен укырга тиешбез. Намазның төп максаты да шундадыр. Əгəр кешелəр үз өслəрендəге намазларын укып та, кыямнарда торып, рукүгъ - сəҗдəлəренə төшеп тə, күңеллəре белəн Аллаһыны искə алмасалар, Аллаһыны бөеклəмəсəлəр, димəк, намазның асыл максаты үтəлми.
Намазның хикмəте - Аллаһыны зикер итү, күңелең, телең һəм бөтен тəнең белəн Раббыңны искə алу булып тора. Əмма тəнең намазлыкта булып, калебең дөнья диңгезеннəн чыга алмаса, кайдадыр кибеттə, базарда йөрсə, Аллаһ каршында гафил калеб белəн кылынган гыйбадəтнең кыйммəте булырмы? Аллаһ Тəгалə əйтте: "...һəм гафиллəр җөмлəсеннəн булма" (Əл-Əгъраф 205).
Сəхабəлəр заманыннан бүгенге көнгə кадəр ислам өммəте күп хəерле нəрсəлəрне югалтты. Əмма пəйгамбəребездəн соң мөселманнарның иң беренче югалткан нəрсəсе - намазда түбəнчелек сыйфаты. Əбү Дарда тапшырган хəдистə пəйгамбəребез əйтте: "Бу өммəт иң беренче югалтачак нəрсə - хушуглык-түбəнчелек, ахыр чиктə син өммəттəн бер хушуглык иясен дə күрмəссең" (Сахих дəрəҗəсендəге риваять).
Түбəнчелек йөрəктəн башлана.
Намазыңда Аллаһыны искə алу өчен йөрəкнең дə намазлыкка килүе кирəк. Йөрəксез укылган намаз кояшсыз көн, җансыз тəн кебек. Раббысының бөеклеген аңлап йөрəк түбəнчел булганда гына, тəннең бар əгъзалары да түбəнчел була: күзе дə, йөзе дə, тавышы да. Аллаһ Тəгалə əйтте: "Кыямəт көнне алар фəрештə артыннан ияреп барырлар. Тавышлары Аллаһ каршында түбəнчел булыр, син аларның пышылдауларын гына ишетерсең". (Таһə, 108).
Ни өчен намаз укучы намазда кулларын кендек астына баглый, башын аска ия һəм күзлəрен сəҗдə урынына төшерə? Чөнки "Намаз уку тəртибе"ндə шулай язылган, - дияр кемдер. Əйе, намаз уку рəвеше шуны талəп итə, лəкин кешенең беренче чиратта Кем каршына басуын аңлавы, башын һəм күзлəрен аска төшерергə тиеш. Шуңа күрə əүвəлге заманнарда əгəр кеше намазында боргаланып, як-якка каранып, куллары белəн уйнап торса, аның турында: "Əгəр йөрəге түбəнчел булса, тəне дə түбəнчел булыр иде", - дигəннəр. Хəсəн əлБəсри сəхабəлəрнең намаздагы хəллəрен тасвирлап: "Аларның түбəнчелеклəре йөрəклəрендə булды, шуның белəн карашлары аска төште", - дигəн.
Сəхабəлəр буыны тыштан түбəнчелек кыяфəтен күрсəтеп, йөрəктə тəкəббер булучыларны, намазны ясалма түбəнчелек белəн башкаручыларны яратмаганнар. Гомəр бер егетнең бик каты башын аска иеп намаз укыганын күреп: "Башыңны күтəр һəм йөрəгеңдə булган түбəнчелегеңнəн артыгын күрсəтмə. Йөрəгеңдə булганыннан артыгын күрсəтсəң, икейөзлелек өстенə икейөзлелек булыр", - дигəн. Хəсəн: "Кайбер кешелəр түбəнчелеклəрен киемнəренə, тəкəбберлеклəрен йөрəклəренə салдылар", - диде.
Шуңа күрə тышкы кагыйдəлəргə нигезлəнеп, тышкы гамəллəрне кылып кына түбəнчелеккə ирешеп булмый. Хушуглыкның чыганагы кешенең йөрəгендə, җир куеныннан агып чыккан чишмə суында, ул тəн буйлап барча əгъзаларга таралырга тиеш.
Хушуглык йөрəктəн чыкса да, ул да буш урыннан барлыкка килə алмый. Кешенең тышкы хəрəкəтлəре дə йөрəгендəге түбəнчелеген арттыруга сəбəп булып тора.
Əлеге хезмəттə шул сəбəплəрнең берсе - намазда əйтелə торган сүзлəр, аларның мəгънəлəрен өйрəнү, аларны аңлап əйтергə тырышу мəсьəлəсенə тукталып китəрбез.
Нəрсə əйткəнеңне аңлый башлаганчы...
Белгəнебезчə, пəйгамбəребезгə Коръəн аять-аять булып 23 ел дəверендə иңде. Чөкни кешелəр бөек кануннарны бер юлы кабул итəргə əзер түгел иде. Иң элек Аллаһ кешелəрнең иманнарын ныгытты, аннан соң баскыч-баскыч фарызлар иңде, хəрамнар барлыкка килде. Исерткеч эчемлеклəр куллану өч баскыч хəрам кылынды һəм икенче булып хəмер хакында "əн-Ниса" сүрəсенең 43 аяте иңде. Аллаһ ул аятьтə кешелəргə исерек хəлдə намазга якын да бармаска əмер итте: "Əй, иман китерүчелəр, исерек хəлдə намазга якын да бармагыз, хəтта үзегезнең нəрсə əйткəнегезне аңлый башлаганчыга кадəр" ("əн-Ниса" сүрəсе: 43 аять).
Игътибарыгызны аятьтəге: "... үзегезнең нəрсə əйткəнегезне белə башлаганчыга кадəр", - дигəн сүзлəргə юнəлтəсем килə. Уйлап карагыз, Аллаһ Тəгалə исерек кешенең нəрсə сөйлəгəнен белмəве сəбəпле, ул хəлдə намазга якын да килмəскə кушты. Аллаһының бу аятенə нигезлəнеп кайбер гыйлем иялəре: "Күпме намаз укучылар бүген хəмер эчмилəр, əмма намазда нəрсə əйткəннəрен белмилəр. Чөнки аларны дөнья тормышы исерткəн", - диделəр.
Чыннан да, дөнья тормышы шулкадəр йөрəккə кереп урнашкан, дөнья бəндəне шулкадəр исертə, кеше намазын укыганда дə дөньясыннан аерылып тора алмый.
Нəрсə укыганын белмəү сəбəпле, кешенең намазда бик тиз фикере чуала, гыйбадəтнең тəме югала һəм кеше бу гыйбадəтне үз өстеннəн төшерү өчен генə кыла кебек тоела. Нишлəргə соң? Ни өчен бала-оныкларыбыз белəн аралашу тəнгə рəхəт, күңелгə ял китерə, алар белəн бөтен нəрсə онытыла, ə сине юктан Бар итүче, Яратучы һəм Кайгыртучы Раббың белəн сөйлəшкəндə күңел рəхəтлəре кая китə? Ни өчен бəндəлəр Аллаһ белəн турыдан-туры аралашуның тəмен татый алмыйлар?
Əлбəттə, бер-ике вəгазь укып кына бу нигъмəткə ирешеп булмас, моның өчен кеше күп еллар хезмəт итəргə тиеш. Иң элек үземə һəм аннан соң газиз кардəшлəремə ярдəм йөзеннəн бу хакта берничə дəрес-нəсыйхəт тəкъдим итəргə булдым. Раббым ярдəменнəн ташламасын.
Һəркайсыгыз өчен дə изге догада булучы Йосыф Ирек улы Дəүлəтшин.
Дәвамы алга таба.
Фото: http://www.islam-portal.ru/novosti/105/4853/

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: