Хезмәт

Намаз вакытлары үзгәрде дә, үзгәрмәде дә (Фикер алышырга)

Хәер, бик тә үзгәртәсе килүчеләр бар. Ләкин бу - бик күптән килә торган проблема.

Бәлки, проблема да түгелдер. Утырып бер сөйләшергә дә, хәл итәргә күптән кирәк иде. Әле һаман сүз дип, сөйләшергә урын калдыралар. Югыйсә бит инде пленумнар да җыеп карадылар. Төпле фикергә килә алмыйлар кебек.
Чөнки моның эчендә мин барыгыздан да күбрәк беләм дигән тәкәбберлек, башкаларны ишет­мәү ята. Намаз вакытлары үз­гәрде диләр дә әйле-шәйле нәр­сәдер көтеп йөргән халыкның башын әйләндерәләр. 22 ел зур тираж белән календарь чыгаручы, намаз вакытларын төзүче буларак, телефоныма бик күп шалтыраталар. Баштарак аңлатырга, үзем­нең нәрсәләргә нигезләнеп вакытны шулай төзүемне сөйләсәм дә, чү, әле болар бит минем календарем турында түгел, Татарстан Диния нәзарәте төзегән намаз вакытлары турында сорыйлар, аларның телефонына шалтыратыгыз, дим. Ә аннан Равил Бикбаевның телефонын бирәләр, мин дә шулай эшлим. "Ватаным Татарстан" журналисты да мөф­тияткә шалтыраткан. Анда бүлек башлыгы Нияз Сабиров, четерек­ле мәсьәләләргә җавап бирү аның вазыйфасына туры килмә­вен әйткән һәм Равил Бикбаевка юллаган.
Үзеннән үзе сорау туа. Кем соң ул Равил Бикбаев? Ул 25 ел хезмәт иткән Россия солдаты кебек, сакалы биленә җиткәнче, 14-15 ел чит илдә укып кайткан шәкерт. Ул хәтта аннан диплом да яклап кайтты. Галим дип аны хәтта милләтебезнең рухи хә­зинәсенә - Милли китапханәнең борынгы кулъязмалар бүлегенә эшкә дә алдылар. Ул андагы календарьларны намаз вакытларын үзгәр­тергә мисал итеп ки­термәкче. Революциягә кадәр 20 төрле календарь чыккан, ди. Безгә дә 30-35 ел элек, остазыбыз Мөхәммәт ага Мәһдиев җитәк­челегендә өйрәнергә, рефератлар, курс эшләре язарга насыйп булды. Аларда исә остазыбыз Каюм бабай Насыйри намаз вакытларына зур игътибар бирми һәм ул аңа кирәкми дә. Шулай булгач, Равил Бикбаевка алар нигез була алмый бит инде. Хәер, ул күтәр­мәгән бит. Фән буенча укыйбызмы дигәнгә кул күтәргәннәр. Әйе, без 20 елдан артык календарь чыгару дәверендә кояш чыгу һәм бату, ай калку һәм бату вакытлары, айның фазалары буенча намаз вакытларын Казан универси­тетының Энгельгардт исемендәге Астрономия обсер­ваториясен­нән алынган мәгъ­лүматлар буенча эш­ләдек. Безгә аны Нәүфәл Ризванов белән Маргарита Кибардина язды. Шул "бата", "калка"лар бе­лән утыра-утыра Нәүфәл әфәнде үзе дә намаз әһеле булып китте. Аннан соң баш казыебыз Габделхак хәзрәт Саматов, аннан эстафетаны кабул итеп алган Җәлил хәзрәт Фазлыев, киңәшергә сал­лы-саллы хәзрәтләребез бар иде. Без - үзе бер дөнья бәясе кеше булган Шәех Зәбиров һәм мин әнә шундый кешеләр белән эшләдек. Ә бүген Равил хәзрәт ястү намазын Арчада ниндидер ышанычлы кешеләр шәфәкъ кызыллыгын күрүгә дә, бер әбинең шалтыратуына нигезләнмәкче була.
Әйе, безнең әби-бабайлар акыллы шул! Әби дә: "Мин гомерем буена ястү намазын ике сәгать аралыгы белән укыдым..." - дигән. Ник ике сәгать кенә? Мин ике, өч, дүрт сәгать аралык белән дә укыйм. Әйе, без 18,0 градуста 67 параллельгә дә туры килмибез. Бездә җәен, кышын шәфәкъ кызыллыгы бетми. Юк, намаз вакытларын үзгәртеп булмый, без гарәпләрчә укый алмыйбыз. Бездә төннәр кыска, көннәр озын. Ә бит аларда көн белән төннең аермасы бер сәгатьтән артмый.
Без Кояш буенча намаз укыйбыз, Ай календаре буенча яшибез. Пәйгамбәребезнең (с.г.в.) хәдисләре буенча гыйбадәт кылырга тырышабыз. Ул әйткән (Әбү Һөрәйра радыйаллаһу ган­һү тапшырган): "Шәүләңнең озын­лыгы гәүдәңә тигез булганда өйлә намазын укы. Шәүләңнең озынлыгы гәүдәңнең озынлыгыннан ике тапкыр озынрак булгач, икенде намазын укы. Кояш баегач, ахшам намазын үтә. Төн­нең өчтән бер өлеше үткәнче ястү намазын укы. Караңгылык беткәнче иртәнге намазны укы". Әле бит ястүне таң беленгәнче укырга ярый дигән хәдисләр дә бар.
Нәрсә үзгәртте соң безнең мөфтият? Әйе, ястүне 15-20-30 минутка соңрак укырга кирәк. Моңа бер кеше дә каршы түгел. Ә ник ел буена сәхәрне бирәләр, ник аның вакыты кояш чыкканчы өч сәгать алдан ашарга? Ул бит елга бер ай була торган гыйбадәт. Ярый, ярый, әнә Нияз хәзрәт Сабиров та: "...безнең мөфти һәм мөфтият бар, без аңа буйсынырга тиеш", - ди. Әлбәттә, шулай. Кайда соң мөфти кул куйган фәрманыгыз, ник ул һаман юк? Ә инде буйсынмау турында сүз булырга да мөмкин түгел. Буйсынырга кирәк, буйсыну гына түгел, хөрмәт итәргә кирәк. Ләкин әмерләр әмир булмаганнардан гына чыкмасын. Ул чакта тынычлык, бәрәкәт, муллык, иминлек китә, яңгырлар яумый. Әле моңа кадәр бик рәхәт яшәгән идек. Аллаһ Үзе юл күрсәтсә, Үзе сакласа иде. Әнә Равил хәзрәт үзе белән килешмәүче кешеләргә: "Кыямәт көнендә җавап би­рәсегез бар", - ди.
Ул куша дип, өч сәгать алдан сәхәр ашармынмы икән? Әле бит безгә Мәккә вакыты белән ураза тотарга яки кояш баеганчы 3-4 сәгать алдан авыз ачтырырга хыялланучылар да бар. Сораулар бик күп. Баш казый да никтер дәшми, әллә аны ишетмиләр, әллә ишетергә теләмиләрме? Намаз хәлләре турында сорасаң да, мөфтияткә шалтырат, ди. Ә бит астрономияне аннан да яхшырак белгән кеше юк. Фән буенча укый­быз дибез икән, фәнчә, ләкин тәмугта янмаслык итеп укырга кирәктер инде, бере­безнең дә оҗмахка чиратсыз үтәргә юлламасы юк.
Фото: http://kazan24.ru/news/202159.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: