Хезмәт

Очар өчен пар канатлар кирәк

Безнең буын коммунистик идеология, фәнни атеизм – Аллаһсызлык чорында тәрбияләнде.

 

Көшкәтбаш җидееллык мәктәбендә, өченче сыйныфта укыганда, Ураза гаетенә барган өчен иртәнге линейкада алга чыгарып, кызыл галстуктан тартып, “камчылаганнар”ы  исемдә. Ул елны Ураза гаете апрель аенда, пионерга кергән көннәрдә узды. Анда инде Фатих бабайның авылның имамы вазыйфаларын башкаруы да сәбәп булгандыр.

Реклама

Аллаһның рәхмәте белән, ул заманнар артта калды, халыкка дин иреге бирелде. Иң мөһиме, без күбрәк укыган саен, үзебезнең наданлыгыбызны аңлый башладык. Сөекле Тукаебыз да: “Син әле үс һәм укы күп, шунда аңларсың барын, мәгърифәт нуры ачар күп нәрсәләрнең ялганын”, – дип язган бит. Бигрәк тә изге китабыбыз Коръәни Кәримне, Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.) хәдисләрен укыганда, аларның мәгънәләренә төшенгәндә, дөньяның горизонтлары  гаять киңәя. Монда кайберләренә генә игътибар итсәк тә, нык гаҗәпкә каласың. Элек без үскәндә мәктәпләрдә һәм башка җәмәгать урыннарында күп төрле галимнәрнең сүзләре язылган лозунглар була иде. Мәсәлән: “Укырга, укырга һәм укырга”. Без аны юлбашчыбыз В.И.Ленин сүзләре дип өйрәндек. Бактың исә, бу сүзләр пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.)гә вәхи иңә башлагач, Җәбрәил фәрештәнең Аллаһтан китергән беренче сүзләре булып чыкты. Фәрештә дә, Пәйгамбәребезгә өч тапкыр: “Укы!” – дип әйтә. Я булмаса, без өйрәнгән, күп урыннарга язып эленгән “Коммунизм төзүченең мораль кодексы”н алыйк. Без аның да күп пунктларының Коръән, я булмаса хәдисләрдән алынганын күрәбез. Хәтта күп кенә дин галимнәре халык авыз иҗатына әверелгән мәкальләрнең, әйтемнәрнең, офоризмнарның да “чишмә башлары”н изге китабыбыз һәм хәдисләрдән икәнен әйтәләр. Шулай ук Коръән  сүрәләрендә, аятьләрдә (алар инде 1400 еллардан элек иңгән), галимнәр соң гына ачкан фәнни ачышларның да әйтелгән булуы, Коръәннең, чыннан да, Аллаһы сүзләре икәнлеген раслыйлар. Аларның кайберләре: Җирнең Кояш тирәсендә әйләнүе, океандагы кушылмыйча ага торган тозлы һәм төче сулы агымнарның булуы, Америка астронавты Нил Армстронгның айда азан тавышын ишетүе һәм ислам динен кабул итүе һ.б. Шушындый могҗизаларны күргәннән соң, күп кенә галимнәр, Коръәннең Аллаһы сүзләре икәненә ышанып, ислам динен кабул итәләр. Интернетта “Некоторые высказывания известных людей об Исламе” дигән бик гыйбрәтле материал бар.  Моны, мөмкин булса, һәрберебезгә укырга тырышырга кирәк. Анда бигрәк тә, Карл Марксның Мөхәммәт (с.г.в.)нең Пәйгамбәрлеген тануы, бөек рус язучысы Л.Толстойның үзен мөселман дип атарга кушуы аеруча игътибарга лаек. Югыйсә, без К.Марксның: “Религия – опиум народа,” – дигән сүзләрен генә белә идек. Руслардан беренче Нобель премиясе лауреаты, физиолог И.Павлов үзенең фәнни эшчәнлегенә нәтиҗә ясап: “Мин фән буенча эшли алганны эшләдем, калганы Аллаһтан”, – ди. Инглиз галиме Ч. Дарвинның кешене маймылдан килеп чыккан дип исбатларга тырышкан, табигый сайланыш, эволюция тәгълиматының тулы ялган идея икәнлеге дә инде расланды. Югыйсә, ул атеистларның төп коралы иде. Дөньяның искиткеч камил яратылуы – ул фәкать Аллаһтан килгән могҗиза гына була алуына инде дөньви галимнәрнең дә күбесе инана. Югарылардан чыгып, шундый нәтиҗә ясарга мөмкин.  Дөньяны, җирдә яшәүнең мәгънәсен аңлау өчен фәнни белемнәр генә җитми, күп серләр изге китабыбызга, Пәйгамбәребезнең хәдисләренә салынган. Шуңа күрә хәдисләрдә бишектән алып ләхеткә кадәр белем алырга кушылган. Хәзер иң куанычлысы шул, адәм баласына дөньяви да, дини белемнәр алу өчен дә зур мөмкинлекләр бар. Фәкать теләк кенә кирәк. Безнең Смәелдә, дини белемнәр алу беркайчан да тукталып  бетмәде. Зур авырлыклар белән булса да, дин кысылган чорларда да, өйләрдә абыстайлар бу эшне алып бардылар. Дин иреге бирелгәч, бу эш шактый активлашты. Бигрәк тә 1995 елда авылда Аллаһ йорты – мәчет эшли башлагач, чынлап торып авыл халкына дини белемнәр бирү башланды. Аны башлап йөрүчеләр Рәис хәзрәт Закиров, Нурдидә, Надия, соңрак Зөлфия абыстайлар булдылар. Дини белем бирүдә заманча җиһазлардан: компьютер, интернет ресурсларыннан файдалана башладык.

Язманың тулы варианты белән "Хезмәт" газетасының  "Нәсыйхәт" кушымтасында таныша аласыз.

 

Солтан ФАТЫЙХОВ,

Смәел мәчете мөтәвәллияте рәисе, Балтач мәдрәсәсенең өченче сыйныфы шәкерте

 

 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: