Хезмәт

Җомга көннәре мөбәрәк булсын

Җомга көн мөселманнарда иӊ изге көннәрдән санала. Бу көнне мәчеткә барып, җомга намазында катнашу ислам дине кануннары кысаларында фарыз итеп куелган.

Җомга көннәрендә Балтач бистәсенеӊ Үзәк мәчетендә һәр айныӊ икенче атнасында Республикабызныӊ атаклы дин белгечләре, вәгазъ сөйләү осталары катнашында очрашулар була. Март аеныӊ очрашуына Россия ислам университеты мөгәллиме, Баш казыйныӊ гаилә мәсьәләләре буенча баш киӊәшчесе Рөстәм хәзрәт Миӊнеханов килгән иде. Чыгыш рус телендә барса да, һәрбер кешедә зур кызыксыну уятты. Апрель аенда була торган җыелышта да аныӊ катнашуын үтенделәр һәм ул риза булды. Димәк, 8 апрель көнне бу очрашу дәвам итәчәк.


Реклама

Фото: vk.com

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: