Хезмәт

Ояла беләсеӊме?

Мөселманның холкы, сыйфатлары аның эчке дөньясын күрсәтә. Ягъни бу кешенең Аллаһы Тәгаләгә итагать итүен, иманын, никадәрле үз тормышын Раббыбыз кушканча коруын күрсәтә.

Ислам динендә бу бик зур урында тора. "Яхшы холык - иманның бер өлеше", - дип тә әйтелә. Кешенең холкы никадәрле камилрәк булса, Кыямәт көнендә ул Аллаһы Тәгаләбез янына шул кадәрле якынрак булыр.
Безнең шәригатебездә аң­латылган, бәян ителгән бик күп кагыйдәләр бар. Холкыбыз нинди булырга тиеш, Аллаһы Тәгалә безгә нинди сыйфатларга ия булырга кушкан - боларның барысы турында да Раббыбыз безгә әйтә. Шуның янында ук, Аллаһы Тәгалә безгә нинди сыйфатлардан, нинди холыклы кешеләрдән ераграк торырга куша - Пәйгамбәребез бу турыда да сөйләп калдыра. Рәсүлебез: "Мин бу дөньяга кешеләрнең холыкларын иң югары дәрәҗәгә җиткерү өчен Пәйгамбәр итеп җибәрелдем", - ди.
Әгәр дә кеше Аллаһы Тәгаләдән ояла икән, ул начарлык эшләмәячәк. Димәк, бу адәмнең иманы, Раббыбыз­дан куркуы көчле. Ислам турында: "Ислам - иң югары холыкка ия булуны васыять итә торган дин", - дип әйтелә. Динебездә холкыбызны тәрбияләү буенча дәресләр, вәгазьләр дә күп. Шушы холыкка гына карап та элекке заманнарда башкалар да Ислам диненә тартыла торган булганнар. "Кыямәт көнендә күркәм холык авыр йөк булып изгелек үлчәвенә төшәр", - дип тә әйтелә безгә.
Ислам динендә күркәм холыкның иң югары дәрәҗәдәге сыйфаты - тү­бәнчел булу, ояла белү. Пәй­гамбәребез (с.г.в.с.) дә: "Һәр диндә дә күркәм холыкның югары дәрәҗәсе бар. Ислам динендә ул - ояла белү", - дип әйтә.
Рәсүлебезнең: "Оялмаган кеше теләсә нәрсә эшләсен", - дигән кыска гына хәдисе бар. Оятны ике төрле мәгънәдә аңларга була: берсе Аллаһы Тәгаләдән оялу, икенчесе адәм баласыннан оялу. Оялып, ниндидер әшәкелек, начарлык, эшләми каласың. Адәм баласы Аллаһтан да оялмый, кешедән дә оялмый икән, бу инде бик түбән дәрәҗәгә төшү була. Ләкин бүгенге көндә мөселманнар арасында башка сыйфат киң таралган: без адәм баласыннан оялабыз, Аллаһы Тәгаләдән оялмыйбыз. Без адәм баласы күрер дип, ул эшне эшләмибез, күрүче булмаса, кача-кача начарлык, яки башка ямьсез гамәл эшләргә мөмкинбез. Бу иманыбызның зәгыйфь икәнен күрсәтә. Чөнки матур холыкка ия булган кеше, Аллаһы Тәгаләдән оялып, начар, хәрәм булган гамәлләр кыл­мый. Раббыбыз иманнарыбызны камил кылып, безне начар гамәлләр кылудан сакласа иде.
Бер галим: "Әгәр дә адәм баласы Аллаһы Тәгалә алдында оялып яшәсә, Раббыбыз бу кешене кыямәт көнендә газапка салырга оялыр. Ләкин әгәр дә адәм баласы Аллаһтан курыкмыйча хәрәм, начар, бозык гамәлләр эшли икән, кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә аны газапка салырга оялмас", - дигән.
Аллаһы Тәгалә безгә тәүфыйк һәм тәкъвалык насыйп итсә иде, безнең холыкларыбызны пакь итсә һәм Үзе риза булмаган гамәлләрдән безне сакласа иде. Үзебезнең төзәтелгән, матур холыклар белән балаларга тәрбия бирә алсак иде.
Фаиз хәзрәт Мөхәммәтшин,
Удмуртия мөфтие.
Чыганак: Яӊарыш газетасы, Удмуртия
Фото: http://open.az/islam/110078-islam.html

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: