Хезмәт

Пәйгамбәребез Мөхәммәд галәйһиссәләм иң яхшы үрнәк.

Әгуузе билләһи минаш-шайтан-иирраҗиим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим! Әссәләмммүгәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ. Хөрмәтле укучы, без Сезгә Балтач җәмигъ мәчетенеӊ остазы Гомәр хәзрәт әзерләгән бер-ничә кисәктән торган динебез тарихына кагылышлы мәкаләләр тәкъдим итәбез.

Шундый сорау туарга мөмкин: "Ни өчен без пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе булсын) турында, сәхабәләр һәм тәбигыйннар турында язабыз, гыйбрәтле вакыйгалар бит хәзер яки үткән соңгы гасырларда яшәгән кешеләр тормышында да булган, ник без аларны язмыйбыз?" Бу сорауга җавап болайрак була: "Пәйгамбәребез (с.г.в) әйткән: "Буыннарның иң яхшысы - минем буын, аннан кала бездән соңгы буын, аннан кала алардан соңгы буын", - дип шул өч буынны (поколениене) саный. Бу өч буын, пәйгамбәребез (с.г.в) яшәгән вакытка иң якын булганнар - сәхабәләр, тәбигыйннар һәм тәбигый тәбигыйннар. Боларның иң яхшылары сәхабәләр, чөнки алар пәйгамбәребез (с.г.в)не күрделәр һәм аның үрнәге буенча яшәделәр. Ә пәйгамбәребез (с.г.в) турында Аллаһ Коръәндә Әхзәб сүрәсенең 21нче аятендә әйтә: "Сезнең кайсыларыгыз Аллаһтан савапны һәм ахирәттә җәннәтне өмет иткән хәлдә Аллаһны күп искә ала, алар өчен Аллаһ расүле (с.г.в) иң яхшы үрнәк булып тора". Шулай ук тәбигыйннар сәхабәләрне күреп, ә тәбигый тәбигыйннар аларны күреп алар үрнәге буенча яшәделәр.
Пәйгамбәребез үзенең күркәм холкы, гаделлеге һәм эчкерсезлеге аркасында хәтта үзен дошман күрүчеләр арасында да зур ихтирамга һәм абруйга ия булган. Аның күркәм холкы турында Аллаһ Тәгалә Коръәннең күп аятьләрендә әйтә. Каләм сүрәсенең 4нче аятендә Аллаһ әйтә: "Дөреслектә син иң гүзәл холык иясе". Шушындый иң күркәм сыйфатларга ия булган бәндәсенә Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрлек вазыйфасын йөкли һәм Үзенең соңгы китабы Коръәни Кәримдә аны бөтен галәмнәр өчен рәхмәт итеп җиберүе турында хәбәр итә. Аның гүзәл әхлагын чагылдыручы вакыйгалар тарихта бик куп. Шуларның берсен сезгә дә сөйләп китәсе килә.
Пәйгамбәребез күп кенә ил башлыкларына туры юлга (Ислам диненә) чакырып хатлар җибәрә. Шул хатларның берсен тапшыруны ул Дихья ибн Хәлифә әл-Кәльбигә (Аллаһ аннан разый булсын) йөкли һәм Бусра идарәчесенә бирергә куша, ә ул үз чиратында Византия императоры Ираклийга житкерергә тиеш була.
Бу вакытта исә Әбу Суфьян ибн Хәрб (әле Исламны кабул итмәгән була) корәешләрнең кәрваннарын озатып бара. Алар Шәмдә сату-алу эшләре белән шөгыльләнәләр. Ираклий пәйгамбәребез турында белешмә алыр өчен Әбу Суфьянны үзе янына алып килүләрен боера. Бу вакытта Пәйгамбәр галәйһиссәләм Әбу Суфьян һәм корәешләр белән сугышмау турында килешү төзегән була. Әбу Суфьян узенең юлдашлары белән бергә Илиягә (хәзерге Йерусалим шәһәре) император Ираклий янына килә. Ираклий аларны һәм тылмачын чакыртып сорый: «Кайсыгыз үзен Пәйгамбәр дип санаучының иң якын туганы?». Әбу Суфьян Исламны кабул иткәч бу вакыйга турында Габулла ибн Габбәскә үзе сөйли:
- Мин: «Мин иң якыны», - дип жавап бирдем. Шуннан соң ул боерды: «Аны миңа якынрак китерегез, ә юлдашлары аның артында торсын», ә тылмачына: «Аларга әйт, мин теге кеше хакында сораячакмын, әгәр ул ялганласа, юлдашлары аның ялганын тотсыннар», - диде. Аллаһ бе¬лән ант итәм, әгәр соңыннан аларның мине ялганда гаепләүләреннән курыкмасам мин һичшиксез ялганлаган булыр идем!
Шуннан соң Ираклий миңа беренче соравын бирде: «Чыгышы белән нинди нәселдән?». Мин: «Танылган (абруйлы) нәселдән», - дидем. Ул: «Сезнең арагызда моңарчы моңа охшашлы нәрсәләр турында берәрсе сөйләдеме?», - дип кызыксынды. Мин: «Юк», - дип җавап бирдем. Ул: «Аның нәселендә идарәчеләр булганмы?», - дип сорады. Мин: «Юк», -дидем. Ул: «Аның артыннан кемнәр иярәләр: дәрәҗәле кешеләрме яки гади (көчсез(ضعفاء) кешеләрме?», - диде. Мин: «Гади халык күбрәк», - дидем. Ул: «Аларның саны артамы, кимиме?», - дип сорады. Мин: «Арта», - дип җавап бирдем. Ул: «Аның динен кабул иткәннән соң, берәрсе ризасызлык белдереп кире аннан ваз кичәме?», - дип сорады. Мин: «Юк», - дидем. Ул: Сез аны бу хәбәрләрне тарата башлаганчы ялганда тотканыгыз бар идеме?" Мин: «Юк», - дип җавап бирдем. Ул: «Аңа хыянәт хасмы?» Мин: «Юк, ләкин безнең хәзерге вакытта аның белән килешү төзелгән һәм без аның нәрсә белән шөгыльләнгәнен һәм нишләячәген белмибез (ягъни, бәлки хыянәт кылырга җыенадыр)», - дидем һәм әйткәннәргә бернәрсә дә өсти алмадым. Ул: «Сезгә аның белән сугышырга туры килдеме?», - дип сорады. Мин: «Әйе», - дип җавап бирдем. Ул: «Һәм сезнең сугышлар нәрсә белән тәмамланды?», - диде. Мин: «Төрлечә, ул безне җиңде, без аны җиңдек», - дип җавап бирдем. Ул: «Ул сезгә нәрсә эшләргә куша?», - дип кызыксынды. Мин: «Ул: «Бер Аллаһка гына итагать итегез, Аның белән беррәттән башкага итагать итмәгез, һәм ата-бабаларыгыз әйткәннән баш тартыгыз», - ди һәм тагын намаз укырга, зәкәт бирергә, дөресен сөйләргә, зина кылудан сакланырга (العفاف) һәм туганлык жепләрен сакларга куша», - дидем.
Шуннан соң ул тылмачына миңа тәрҗемә итәргә кушты: «Мин синнән аның чыгышы турында сорадым, һәм син аны танылган нәселдән дидең, аңа хәтле килгән Пәйгамбәрләр дә үз халыкларының танылган нәселләреннән булган. Мин синнән сездә моңарчы моңа охшашлы нәрсәләр турында берәрсе сөйләдеме дип сорадым, мин уйладым, әгәр берәрсе булган булса, аның сүзләрен кабатлый, дияр идем. Мин тагын нәселендә идарәчеләр бармы, дип сорадым. Син, юк дидең, мин, әгәр ул идарәчеләр нәселеннән булса, бары тик хакимиятне кайтарырга тели, дип уйлаган булыр идем. Мин тагы аны ялганда тотарга туры килмәдеме, дип кызыксындым, ә син, юк дидең, миңа аңлашылды, кешеләрне ялганламаган, Аллаһыга ялган якмас (ягъни Аллаһ исеменнән ялган сөйләмәс). Мин тагын сорадым, дәрәҗәле кешеләрме яисә гади халыкмы аңа иярә, ә син, гади кешеләр дидең, дөрестән дә, нәкъ менә алар (гадәтьтә) Пәйгамбәрләргә иярәләр дә инде. Мин аларның саны белән кызыксындым, һәм син артуы хакында әйттең, хакыйкатьтә, иманның дәрәҗәсе халык күңеленә үтеп кереп камиллегенә житкәнче нәкъ шулай барачак та. Тагын сорадым, ризасызлыктан берәрсе (ул диннән) ваз кичәме, ә син юк дидең, хак диннең шатлыгы йөрәкләргә үтеп кергәч, нәкъ шулай була да инде. Мин аңа хыянетчеллек хасмы, дип сорадым, ә син юк дидең, шулай ук башка Пәйгамбәрләр дә хыянәт итмәгәннәр. Мин тагын нәрсә эшләргә кушуын сорадым. Син: Аллаһыга итагать итәргә, Аның белән беррәттән башкаларга итагать итмәскә, потларга табынудан тыя, намаз укырга, дөресен сөйләргә, зина кылудан сакланырга (العفاف) куша дидең. Әгәр дә син дөресен сөйлисең икән, ул һичшиксез мин ия булган шушы җирләргә ия булачак. Мин аның киләсен белдем, ләкин сездән булачагын күз алдына да китермәгән идем. Әгәр дә мин аның янына барып житәчәгемне белсәм, һичшиксез аның белән очрашырга тырышып, аякларын юар идем!».
Шуннан соң ул Пәйгамбәребезнең хатын китерергә кушты. Анда болай дип язылган иде:
- Рәхимле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме белән!
Аллаһның колы һәм илчесе Мөхәммәдтән Византия идарәчесе Ираклийга.
Туры юлдан баручыга сәлам булсын! Һәм шуннан соң: Хакыйкатьтә, мин сине исламга чакырам! Исламны кабул ит һәм син котылучылардан булырсың, ә Аллаһ синең өлешеңне икеләтер, әгәр баш тартсаң, барча халкыңның гөнаһысы синең өстеңдә булыр! Мин сиңа Аллаһ әйткәнне житкерәм:
«Йә, Китап әһелләре! Безнең һәм сезнең өчен бертигез хак булган Коръәндәге Аллаһ сүзләренә килегез! Ул сузләр Аллаһыдан башкага гыйбадәт кылмавыбыз һәм Аллаһыга һичкемне тиңдәш кылмавыбыз, һәм дә Аллаһыдан башка бер-беребезне иләһ урынына тотмавыбыз. Әгәр Коръән юлына керүдән баш тартсалар, әйтегез: «Безнең бирелучеләр (хак мөэминнәр) икәнлегебезгә шаһит булыгыз» (Әәлү Гыймран сүрәсе, 64нче аять).
Бу юлламаны укып чыкканнан соң, аның тирәсендә тавыш купты, ә безне аннан чыгардылар. Без аннан чыккач юлдашларыма эйттем: «Ибн Әбү Кәбша (ул пәйгамбәребезне шулай атады) зур кеше булды, аннан бәнул-әсфәр (византиялеләр) хәкиме дә курка!» Шуннан бирле мин аның өстен чыгачагын белдем, ә ахырда Аллаһ мине Исламга китерде", - дип тәмамлый сүзләрен Әбү Суфьян.
Пәйгамбәр галәйһиссәләмнең юлламасы императорга шундый йогынты ясаганын Әбу Суфьян үз күзләре белән күрә. Хәтта Император Рәсулуллаһ галәйһиссәләмнең юлламасын алып килгән, Дихья ибн Хәлифә әл-Кәльбигә акча һәм кием буләк итә. Бу вакыйгадан күргәнебезчә хәтта пәйгамберебезнең динен дошман күрүче кешеләр дә аның саф күңелле, гадел һәм фәкать дөресен генә сөйләүче кеше булуын кире кага алмыйлар. Шул сәбәпле алар ахыр чиктә Ислам диненең Аллаһ дине икәнен, Коръәннең Аллаһ китабы икәнен танырга, һәм Исламны кабул итәргә мәҗбүр булалар. Бу хикәя Бухариның дөрес хәдисләр җыентыгында җиденче номер белән килә.

Дәвамы бар.

Фото: http://punktum.ru/archives/8581

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: