Хезмәт

“Раиф” мәчетендә үткән Ифтарда нинди кунак катнашкан (+фото)

5 июнь көнне ир-егетләр, 6сында хатын кызлар өчен Балтачның "Раиф" мәчетендә Ифтар мәҗлесе үткәрелде.

Гадәттәгечә, "Раиф" мәчетендә, Ифтар мәҗлесләре бик күркәм үтте. Ерак араларны якын итеп, күрше районнардан да кунаклар килгән иде, эчтәлекле вәгәзьләр сөйләнде. Өстәлләр дә бик мулдан иде.

5 июнь көнне мул табыннар артына 120 ир-ат җыелды. Казаннан килгән, Корьән хафиз, Ильяс хәзрәт, Корьән укыды, вәгазь сөйләде.

Икенче көнне исә 150 хатын-кыз авыз ачты. Рәйсә Рамилевнаның матур вәгазьләрен гүзәл затларыбыз сулыш алырга да куркып, бик бирелеп тыңладылар.

Шушы мәҗлескә өлеш керткән бар кешегә дә рәхмәтле Ифтарда катнашучылар.

- Мондый Ифтар мәжлесләре ешрак булып торсын иде. Күпме мөселман, шушы бәйрәмдә кардәшләре белән очраша, - ди Ифтар мәҗлесендә катнашкан Роза Шакирова.

Шунысын ассызыклап узарга кирәк, "Раиф" мәчетендә вәгазь кичәләре, дини укулар, балалар өчен лагерьлар даими оештырыла. Кыскасы, райондашларыбызны Ислам диненә якынайту өчен күләмле эшләр башкарыла һәм бу әлбәттә мактауга лаек.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: