Хезмәт

Рамазан ае башланды, айлар солтаны - Рамазан ае турында пәйгамбәребез с.г.в. хәдисләре

Рамазан ае - мөселман календарендә иң изге һәм иң кадерле ай. Ул мөселманнар өчен ураза тоту, физик һәм рухи яктан чистарыну ае, Ләйләт әл-кадр кичәсе булганга һәм бу айда Коръән аятләре иңә башлаган өчен кадерле.

Шуңа да Рамазанның башка айлар каршында таҗы бар. Аллаһ Тәгаләнең юмартлыгы һәм рәхмәте ташып торучы бу ай пәйгамбәребез Мөхәммәд с.г.в. нең хәдисләрендә менә ничек сурәтләнә:
-"Рамазан - өммәтемнең ае";
- "Килде сезгә Рамазан, ул бәрәкәт ае. Бу айда Аллаһ сезне Үз рәхмәте белән колачлый, кимчелек-хаталарны кичерә, кылган догаларны кабул итә. Бу айда Аллаһ сезнең изгелек кылуда үзара ярышуларыгызга карый һәм сезнең исемнәрегезне фәрештәләр янында искә ала. Бәхетсез шулдыр, кем бу айда Аллаһның рәхмәтеннән мәхрүм калыр";
- "Рамазан ае уразасын ихлас күңел һәм савабын бары тик Аллаһтан гына өмет итеп тоткан кешенең кылган гөнаһлары ярлыканыр";
- "Әгәр кешеләр Рамазан аеның бөтен хасиятләрен, савапларын белсәләр, бөтен ел әйләнәсе Рамазан ае булуын теләрләр иде";
- "Ураза тоткан кешенең йокысы - гыйбадәт, эндәшмәве - тәсбих, гамәле даими, догасы кабул ителгән, ә гөнаһысы гафу ителгән булыр";
- "Ураза тотучыны сөендереп кәефен күтәрәчәк ике нәрсә бар. Берсе - ифтар вакытында уразадан чыкканда сөенү, икенчесе - Кыямәт көнендә, уразаның савабы белән сөенү";
- "Ураза тотучы кешенең ифтар вакытында кабул ителә торган догасы бар";
- "Җәннәттә әр-Рәййан дигән бер ишек бар. Кыямәт көнендә бу ишектән бары тик ураза тотучылар гына керәчәк. Аннан ураза тотучылардан башка берәү дә керә алмаячак»;
- "Ураза - ул кешене җәһәннәм утыннан саклый торган калкан";
- "Чисталык, пакьлек - иманның яртысы, ураза - сабырлыкның яртысы";
- "Өммәтем гади айда кылган бер яхшы гамәл өчен бер савап ала, әмма Рамазанда исә Аллаһ бер яхшы гамәл өчен җиде йөзгә хәтле һәм аннан да күбрәк әҗер бирә. Фарыз (мәҗбүри) гыйбадәт өчен башка айларда кылган җитмеш фарызның савабын, нәфел (өстәмә) гыйбадәт өчен башка айларда кылган фарызның савабын бирә";
- "Бер адәм Рамазан аен шатланып каршы алса һәм Рамазан аеның үтеп китүенә күңеле белән яхшы айлар үтте дип кайгырса, ул адәмгә мәңгелек сәгадәт, рәхәт йорты булган җәннәт ваҗиб (тиешле) булыр";
- "Кем дә кем Рамазан аенда ныклы иман һәм әҗер-савапка өмет итеп төнге намаз укыса, аның гөнаһлары кичерелер";
- Пәйгамбәребез с.г.в.нән "Нинди сәдака иң яхшысы?"-дип сорагач ул: "Рамазан аенда бирелгән сәдака", - дип җавап бирде;
- "Изге Рамазан ае җитте. Аллаһ Тәгалә бу айда безгә ураза тотарга кушты. Бу вакытта күк ишекләре ачыла, шайтаннар богаулана. Бу айда шундый көн бар, ул башка 1000 кичтән дә яхшырак. Бу кичтән мәхрүм калучылар - барыннан да мәхрүм калучылар";
- "Рамазан аеның башы - рәхмәт, уртасы - мәгърифәт, ахыры - җәһәннәм газабыннан котылудыр";
- "Ураза тотыгыз - сәламәтлегегезне ныгытырсыз";
- "Тотылган ураза һәм укылган Коръән Хисап көнендә колы өчен шәфәгать сораячак. Ураза әйтер: "Йә, Раббым! Мин аңа ашарга һәм нәфес теләкләрен үтәргә комачауладым. Минем шәфәгатемне кабул ит!" Коръән әйтер: "Мин аның төнге йокысына комачауладым. Минем шәфәгатемне кабул ит!"
- "Өч кешенең догасы кабул ителми калмас: дөреслек белән идарә итүче дәүләт башлыгының; авыз ачканда ураза тотучының; кыерсытылган кешенең";
- "Иртәнге шәфәкъкә кадәр ашагыз, монда бәрәкәт бар";
- "Ураза тотучыны ашатучы үзе ураза тоткан кебек савап алыр";
- "Ифтар вакытында хөрмә җимеш белән авыз ачыгыз, монда бәрәкәт бар. Хөрмә тапмасагыз, су белән ачыгыз. Чөнки ул чиста";
- "Кем уразалы була торып та ялган-гайбәттән тукталмый икән, аның ач йөрүеннән бернинди файда юк";
Фото: sarmanda.ru

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 22 февраля 2018 в 14:47
    Возложение цветов Мемориалу пмяти Героям Великой Отечественной войны в Парке Победы г. Казани
  • ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чапшар күпфункцияле үзәгенндә булды
  • Балтач район Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов катнаша
  • Район хуҗалыкларында үтә торган хисап җыелышларының чираттагысы "Уңыш"та булды
  • Балтачта 15 февральдә әфганчы-интернационалистлар көне билгеләп үтелде
  • "Татарстан чаңгы юллары"нда балтачлылар да зур активлык күрсәтте
  • "Смәел" җәмгыятендә эшләүчеләр 2017 елда башкарган эшләренә анализ ясарга җыелды...
  • Бүген “Кама” күмәк хуҗалыгында отчет-сайлау җыелышы булып узды. Анда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты
  • “Каймак-Тау”да онытылмаслык бәйрәм үтте
  • Көшкәтбашта февральдә дә чәчәкләр ата
  • Балтачның “Ак калфак”чылары быел кәсепчеләрне барлау эшенә керешә
  • Ветеран чик сакчылары Казан шәһәрендә хәрби-спорт темасына багышланган чарада катнаштылар
  • Кечкенә йолдызларыбыз "Йолдызлык"та сынала
  • Бассейн ачылды! Уррра!!!
  • Балтачта Бассейн ачылу тантанасы
  • Кариле китабын тәкъдим итү кичәсе
  • Балтачтагы "Дулкын" бассейны
  • Республиканың "Наз" хәйрия фонды Балтачның бертөркем баласына "Яңа ел тамашасы" бүләк итте
  • Балтачта җитәкчеләр ярышты
  • Район башлыгы Рамил Нотфуллин призына үткән көрәш ярышлары (1көн)
  • Норма урта мәктәбенең 100 еллык юбилей кичәсе
  • Балтач районында ЗАГС хезмәткәрләре хөрмәтләнде
  • Балтачта "Төнге чаңгы юллары" яңа сезонын ачты
  • 9 декабрьдә башкалада узган авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән фоторепортаж
  • Районда терлекчелек өлкәсендә 11 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак районнныӊ «Уӊыш» хуҗалыгында ясалды
  • Балтачның “Ватан сакчылары” һәйкәлендә тагын бер флаг күтәрелде
  • Балтач балалары коррупциягә кршы көрәшә
  • Нылкышно-анай куинь полэс дано
  • "Хезмәт"сез яшәп булмый ди карилелеләр
  • Балтачта Мәүлидкә Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтканнар (+фоторепортаж)
  • Каратэ-кекусинкай соңгы елларда районыбызда зур популярлык казана (+фоторепортаж)