Рамазан ае мөбарәк булсын!
Үзенең рәхмәте белән Аллап Раббыбыз быел да без - мөселманнар сагынып көткән изге Рамазан аена аяк басып, үзе йөкләгән фарыз уразаларыбызны тота башларга насыйп итте. Кайберәүләр көннәр эссе дип борчылып торалар иде, Аллап Тәгалә Үзенең рәхмәте белән Рамазан аена көннәрне дә бераз сындырды.
Һәр ураза тоткан кеше, бигрәк тә шушы җәй айларында, Аллаһ биргән нигъмәтләрнең кадерен белергә өйрәнә. Уразалы кеше агач башларында кызарып пешкән алмаларга да башка күз белән карый - шушы нигъмәтне бирүче Раббысына күңел түреннән чыккан тирән шөкерләрен белдерә. Раббысының һәр мизгелдә үзен күзәтеп торуын белү кеше күрмәгәндә аны бу алманы алып кабудан тыя. Менә шулай ураза аша Аллаһ бездә үзенең безне һәрчак күзәтеп торуын исебездә тоту һәм үзенә шөкер итү хисен тәрбияли. Күп кенә кешеләр Рамазан аенда ураза тотулары нәтиҗәсендә хисапсыз нигъмәтләрне бирүче Аллаһка шөкер итәргә бурычлы булуларына төшенәләр. Һәм бу айда алар Аллаһка хакыйкый шөкер итүчеләрдән булу өчен ураза тоту белән генә чикләнмичә, намаз укырга да өйрәнәләр, мәчетләргә дә йөри башлыйлар.
Рамазан аенда кичләрен мәчеттә укыла торган тәравих намазы да мәчеткә йөри башларга форсат булып тора. Һәммәгезне дә ястү намазы вакытында (якынча 22 сәгать 30 минутта) көн саен Раиф һәм үзәк мәчетләргә тәравих намазларына көтәбез. Вәгазьләр тыңлап, күңелләрегез тынычланып, җаныгызга рәхәтлек алып кайтырсыз.
Балтач үзәк мәчете
Без социаль челтәрләрдә: ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
23 май 2022 - 22:11Йөрәкме, әллә остеохондрозмы: ничек аерырга? Умыртка гына чыдасын! Нинди генә эш башкарсак та бөтен авырлык гәүдәнең нәкъ менә шушы өлешенә төшә. Шуңа булса кирәк, умыртка баганасы белән бәйле авырулар саны елдан-ел арта бара.5301
-
23 май 2022 - 21:21«Халык күбрәк ике төс кергән тәрәзә йөзлекләрен ярата» , ди райондашыбыз Ранил Кариле авылында яшәүче Ранил Гарифуллин тәрәзә йөзлекләре, почта әрҗәсе, капка бизәкләре ясый. Бу эшкә ул студент вакытында акча эшләү теләге белән генә тотынган булган.6701
-
23 май 2022 - 20:11Балтач биючеләре "Шома бас"тан җиңү белән кайтты (+фото) Мари-Иле Республикасында узучы «Шома бас» халыкара фестиваль-конкурсында балтачлылар ел да катнашып, матур нәтиҗәләргә ирешәләр.7100
-
5 март 2022 - 14:33Салавыч укучылары шахматчыларны җырлап-биеп сәламли
-
3 март 2022 - 13:32💔🥀 БҮГЕН КИҢ ТАНЫЛУ АЛГАН ИҢ ТАЛАНТЛЫ РАЙОНДАШЛАРЫБЫЗНЫҢ БЕРСЕ — НАИЛ АБЫЙНЫ СОҢГЫ ЮЛГА ОЗАТАЛАР…
-
20 май 2022 - 10:10Газетаның 19нче санында (20 май, 2022 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар32100
-
22 май 2022 - 18:41Иске сабын кисәкләрен ташламагыз! Дуслар, иске сабын кисәкләрен ташларга ашыкмагыз. Ни өчен икәнен түбәндәге язманы укыгач белерсез.41701
-
22 май 2022 - 15:41Плюсләре дә үзләренә, минуслары да Нөнәгәр авылында яшәүче Закировлар районыбызда иң тырыш гаиләләрнең берсе.39801
-
22 май 2022 - 12:41«Моны нәрсә белән тутырырбыз?» Кече Лызи авылында урнашкан «ФарМат» ширкәте турында районда күпләр ишетеп, аралашып та беләдер.36800
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика