Хезмәт

Һәрбер диннең үз көне бар. Безнеке – җомга

Аллаһ үзенең кайбер мәхлукларын берләрен икенчеләреннән өстен кылды. Кешеләрдән – пәйгамбәрләрне, галимнәрне, урыннардан – мәчетләрне, Мәккә, Мәдинә җирләрен, вакытлардан – Рамазан аен, Кадер кичәсен, Гәрафә көнен һәм атна эчендә – җомга көнен. Бүген сүзебез җомга турында.

Пәйгамбәребез әйтте: “Кояш чыккан иң хәерле көн – ул җомга көне. Бу көндә Адәм бар кылынды, бу көндә ул җәннәткә кертелде, бу көндә ул җәннәттән чыгарылды һәм Кыямәт көне дә җомга көнендә булачак”.  Шулай ук җомганың көнендә яки төнендә үлгән мөселман, кабер газабыннан имин булыр диде Пәйгамбәребез.

Аллаһ безгә җомга көнен өстенлекләргә ия булуыбыз өчен һәм бер бәйрәм буларак бирде. Пәйгамбәребез бу хакта: “Аллаһ бу көнне мөселманнарга бәйрәм итеп бирде. Әгәр дә берәү җомга намазына килә икән, госел коенып килсен”, – диде.

Һәрбер дин әһелләренең үз көннәре бар, яһүдләрнеке шимбә булса, христианнарныкы якшәмбе көне. Әмма Аллаһ безгә җомга көнен бирде һәм бу көнгә безне күндерде.

Җомга көн бәйрәм көн дип әйтелсә дә, бу ял көне түгел, ә өстенлекләргә ия була торган көн, ул – хезмәт көне. Аллаһ Коръәндә: “Әй, мөэминнәр! Әгәр җомга көнне җомга намазына чакыру (азан) булса, сәүдәләрегезне, эшләрегезне калдырып, Аллаһны искә алырга (мәчетләргә) ашыгыгыз. Бу сезгә бик хәерледер, моны белсәгез иде. Ә инде намаз беткәч, эшләрегезгә таралып Аллаһның ризыгын эзләгез һәм Аллаһны да күп искә алыгыз. Шул очракта сез уңышка ирешерсез”, – диде. (Җомга сүрәсе:)

Әгәр без бу аятькә карасак, без кешеләрнең җомга намазына кадәр эштә булганнарын аңлыйбыз. Аллаһ аларга эшләрен калдырып, җомга намазына ашыгырга кушты. Ә инде намаз беткәч, Аллаһ аларны яңадан эшләренә кире кайтырга өнди.

Җомга көн ул өстен көн һәм бу көннең өстенлеге мөселманның кыяфәтендә, үз-үзен тотышында күренергә тиеш дип чакырды безне Пәйгамбәребез. Ул бу хакта: “Кем җомга көнне госел коенып, матур киемнәрен киеп, исле май сөртеп мәчеткә килсә, һәм анда кешеләрне төрткәләмичә (берәр урынга килеп утырса), һәм имамның сөйләгән хөтбәсен игътибар белән тыңласа һәм имам артына басып намаз укыса – аның ике җомга арасындагы гөнаһлары ярлыканыр”, – диде.

Җомга намазы укылыр алдыннан иң элек имам минбәргә менеп халыкка хөтбә һәм вәгазь сөйли. Һәр кешегә имамның хөтбәсен тыңлап утыру таләп ителә. Кем хөтбә барышында берәр сүз әйтсә, яки берәр эш эшләсә, мәсәлән, телефон белән яки киеме, бармаклары белән уйнап утырса, ул кеше җомгасын югалтыр диде пәйгамбәребез. Шулай ук хөтбә сөйләнгәндә Коръән уку, дога кылу, намаз уку кебек гыйбадәтләр дә тыеладыр. Мондый очракта кешеләр өстенлек белән түгел, ә буш килеш, бер нигә дә ия булмыйча кайтып китәрләр.

Коръәндә иңгән соңгы аятьләрнең берсе җомга көнне иңде. Бу аять: “Бүген Мин сезнең динегезне тулы кылдым, Үземнең нигъмәтемне тәмам кылдым һәм сезгә бирелгән ислам белән разый булдым”, – диде Аллаһ.

Әлеге аять Исламның дин буларак инде формалашып беткәнен белдерә.

Җомга көнне пәйгамбәребез безгә кайбер эшләрне киңәш итте, шулардан:
“Кәһф” сүрәсен уку. Хәдистә: “Кем җомга көнне“Кәһф” сүрәсен укыса, ике җомга арасында ул нур эчендә булыр”.

Пәйгамбәребезгә “Салават” әйтү. Хәдистә: “Җомга көнне миңа күбрәк салаватлар әйтегез, чөнки сезнең әйткән салаватларыгыз миңа ирешәдер”.

Дога кылу. Хәдистә: “Җомга көнендә бер вакыт бардыр, әгәр дога кылучы бу вакытка туры килсә, Аллаһ аңа сораганын бирер”. Икенче хәдистә: “Җомга көнендә шундый бер вакыт бар, шул вакытка игътибар итегез. Ул икендедән алып кояш батканчы вакыт эчендәдер”.

ҖӘННӘТТӘГЕ ҖОМГА КӨНЕ
Пәйгамбәребезнең  хәдисләрендә әйтелгәнчә, җомга көнне кешеләр җәннәтнең бер үзәнлегенә җыелачаклар. Пәйгамбәрләр нурдан булган, дин өчен шаһит китүчеләр алтыннан булган минбәрләргә утырачаклар. Кайберәүләр якут, энҗе, көмеш минбәрләргә утырачаклар, ә кайберәүләр мисктән булган калкулыкларга урнашырлар. Халык җыелып беткәч, Аллаһ аларга мөрәҗәгать белән: “Ни телисез шуны сорагыз Миннән”, – дияр. Алар: “Йә Раббыбыз, Синең бездән риза булуыңны сорыйбыз”, – диярләр. Аллаһ: “Сезне Үземнең Йортыма кертүем, инде Минем сездән  риза булуымны белдерәдер, ни телисез шуны миннән сорагыз”, – дияр. Һәм кешеләр һәрберсе теләгәннәрен сорый башларлар. Шуннан соң Аллаһ аларга: “Мин сезгә тагы да арттырып бирергә телим”, – дияр. Алар: “Йә Раббыбыз! Син безнең гөнаһларыбызны гафу кылдың, үлчәүдә изгелекләребезне авыр китердең һәм безне җәннәтеңә керттең, тагы нинди арттыру булырга мөмкин соң”? – дип гаҗәпләнеп сорарлар. Шуннан соң Үл Үзенең пәрдәсен ачар һәм җәннәт әһелләре күктәге айны яки кояшны күргән кебек,  Бөек Раббыларын күрерләр. Алар барлык җәннәт нигъмәтләрен онытып, күзләрен дә ала алмыйча Аллаһның үзенә карап торырлар. Бераздан Аллаһ янә капланыр, әмма капланса да, Аның нуры алар белән калыр. Бу җыен һәр җомга саен кабатланыр.

ҖОМГА БАЗАРЫ
Шуннан соң шушы җомга көнне җәннәт әһелләре базарга китәрләр. Анда беркем дә сатмас һәм сатып алмас. Кешеләр ни теләсәләр, аларга анда шулар бирелер. Һәм аларга анда өстәп моңарчы күзләре күрмәгән, колаклары ишетмәгән, күңелләренә дә килмәгән нигъмәтләр бирелер. Икенче төрле әйткәндә, һәр җомга саен аларга бер “сюрпиз” булыр. Шуннан соң төньяктан бер җил исәр һәм аларга бу җил тию белән, аларның йөзләре, өс-кыяфәтләре тагы да күркәмләнер. Өйләренә кайткач йорт әһелләре: “Валлаһи, сез тагы да матураеп, күркәмләнеп кайткансыз”, – диярләр. Алар да йорт әһелләренә: “Валлаһи, сез дә без булмаганда, тагы да күркәмрәк, чибәррәк булгансыз”, –диярләр. Бу базар да һәр җомга саен булыр. Аллаһ безгә шушы җыеннарда катнашырга һәм бу базарларда йөрергә насыйп кылсын. Әмин.

Мөхтәрәм җәмәгать! Җомга көне ул бөек көн, без бу көнне гади бер көн дип кенә санамасак идек. Без биш вакыт намаз укымасак та, ураза тотмасак та, җомга намазларын калдырмыйк, килик! Һәр авылда мәчет бар, Балтачыбызда өч мәчет эшли, бу мәчетләрне “алар” мәчете димик, бу мәчетләр барысы да безнеке. Мәчетләргә килергә оялмыйк, читенсенмик. Изгелек эшләүдән оялмыйлар, гөнаһ эшләүдән оялырга кирәк. Театрларга, концертларга барырга оялмыйбыз бит, әле анда керү өчен акча да түләргә кирәк. Мәчетләргә, җомга намазларына килеп, намазлар укып, Аллаһны искә алып, күңелләребезгә тынычлык алыйк.

Марат СӘЙФЕТДИНОВ,
Балтач үзәк мәчете имамы.

Фото: Г.Газизуллина

 

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: