Хезмәт

Ризыгың хәләлме?

10 ел элек булган вакытлар белән чагыштырганда, хәзер кибет киштәләрендә хәләл казылыкларның саны һәм төре ишәйде. Хәтта супермаркетларда да хәләл ит ризыклары күренә башлады.

90нчы еллар белән чагыштырганда, халыкта хәләл ризыкка омтылыш күпкә артты һәм аңа өстенлек бирүчеләр дә күбәя. 10 ел элек булган вакытлар белән чагыштырганда, хәзер кибет киштәләрендә хәләл казылыкларның саны һәм төре ишәйде. Хәтта супермаркетларда да хәләл ит ризыклары күренә башлады. Бу – халыкта шушы төр ризыкларга сорау булуын күрсәтә. Һәм ул үз чиратында хәләл ит ризыклары җитештерүче компанияләрнең күбәюе белән дә аңлатыла. Безнең Балтачыбызда да хәләл ит сату кибетләренең барлыкка килүе мөселманнарны шатландыра. Алар бу эшчәнлекләре белән халыкка зур хезмәт күрсәтәләр һәм изгелек кылалар. Аллаһ аларга эшләрендә ярдәм бирсен.

Мөселман өчен ашамлыкларның хәләл булуы бик мөһим. Аллаһ кешене акыллы, аңлы зат итеп бар кылды. Шуңа күрә ул хайваннар кебек бар нәрсә белән дә түгел, ә пакь, хәләл ризык белән тукланырга тиеш. Аллаһ Коръәндә әйтә: “Әй кешеләр! Җирдә булган хәләл, пакь ризыкларны гына ашагыз һәм (ризык табуда) шайтан эзләреннән китмәгез. Ул сезгә ачык дошмандыр” (әл-Бакара: 168)
Хәләл, пакь ризык дигән сүз, ул әле хәләл ит кенә түгел, ә хәләл юл белән табылган барлык ризыклар да керә. Болар хакында хәзер сөйләп китәрбез.

ХӘЛӘЛ ИТЛӘР
Бу хакта Аллаһ Коръәндә: “Сезгә хәрам кылынды үләксә ите, (бугаз) каны, дуңгыз ите, Аллаһтан башка нәрсәнең исемен әйтеп чалынган хайван ите. Һәм дә буылып, бәрелеп, егылып, сөзелеп, ерткыч җәнлекләр тарафыннан үтерелгән хайваннар ите, әгәр дә инде сез боларны үлгәнче суеп өлгермәсәгез. Һәм дә потларга атап чалынган хайваннар һәм уклар белән багу. Болар барысы да бозыклыктыр...” (әл-Мәидә:3)

Әлеге аятьтән аңлашылганча, Аллаһ исемен әйтеп чалынмаган хайван ите мөселман кеше өчен тыела. Кайбер кешеләр аңлап бетермәү сәбәпле, дуңгыз ите булмагач хәләл дип уйлыйлар. Алай түгел. Бәрелеп үлгән хайван итеннән чирканабыз бит, без аны үләксә дибез.

Аллаһ исемен әйтми суйган хайван ите дә, нәкъ шундый ук пычрак үләксәдер. Менә шуны аңласак иде һәм пакь итне генә таләп итсәк иде.

Шулай ук пәйгамбәребез казык тешле һәм тырнаклы ерткыч кошларны һәм җәнлекләрнең итен ашаудан тыйды. Алар: эт, бүре, аю, юлбарыс, карга, карчыга, ябалак һәм шулар кебек җанварлар. Шулай ук күсе, тычкан, йомран, әрлән һәм алар кебек кимерүче болын-урман җәнлекләре, кондыз һәм дә барлык бөҗәкләр, кортлар, коңгызларны ризык өчен куллану тыеладыр. Әмма ачлык булганда, ашарга бер ни дә булмаганда, кеше үзенең гомерен саклап калу өчен бу тыелган хайван, кош итләрен ашарга рөхсәт ителә. Әмма тәнгә бераз көч алу өчен аз күләмдә генә, артыгы тыела. Аллаһ бу хакта: “...ә кем инде авыр хәлдә калып хәрәм итне ашарга мәҗбүр булса, аны теләмичә һәм чиктән чыкмыйча ашаганда гөнаһ булмас. Аллаһ ул ярлыкаучы һәм рәхимледер” (әл-Бакара: 173).

ХӘЛӘЛ КӘСЕП
Алда әйтелгәнчә, хәләл һәм хәрам ул иттә генә түгел, ә кәсептә дә бар. Әгәр дә кеше асылда хәләл ашамлыкны, мәсәлән, алманы урлады икән, яки ул бу алманы урланган яки башка тыелган юл белән тапкан акчага сатып алган икән, бу алма аңа шулай ук хәрам була. Әгәр ул бу алманы гаиләсенә алып кайтса, ул аларга хәрам ашаткан булыр. Бу мәсьәләдә ата өстендә бик зур җаваплылык ята. Тормышта булган шундый бер кыйссаны китерәсем килә. Безнең олы галимебез Әбү Хәнифәнең атасы Сәбит, әле яшь егет булганда, бер бакча яныннан узып барганда, койманың тышкы ягында җирдә, агачтан коелган алмалар ятканын күрә. Ул аларның берсен алып авызына каба, бераз ашагач куркып, сискәнеп куя. Бу җимешләр бит кешенеке, ул бит аларны рөхсәтсез ашады. Ул тиз генә бакча хуҗасын эзләп табып, аңа булган хәлне сөйләп бирә һәм хуҗага: “Син мине яки гафу ит, яки хакын түлим, яки сиңа хезмәт кылырмын”, – диде. Бакча хуҗасы бу егетнең холкына таң кала һәм үзенең кияве булуын тели, әмма моның өчен бу егетне бераз тикшереп карарга уйлады һәм аңа: “Мин синнән ашаган алманың хакын алмыйм, әмма син миңа моның өчен хезмәт итәргә тиешсең”. Егет риза була. Хезмәт вакыты ахырына якынлашкач хуҗа әйтте: “Мин синнән тәмам бәхил булуым өчен, син минем кызыма өйләнергә тиеш булачаксың. Әммә шунысы бар, минем кызым сукыр, телсез, чукрак һәм аяксыз”, – диде. Егетне кайгы басты, нишләргә, өйләнмичә чара юк  һәм ризалыгын бирде. Хуҗаның өенә кереп, егет сәлам биргәч, кыз сәламны кабул итеп егеткә кайтарды. Ни гаҗәп, кызның күзе дә күрә, колагы да ишетә, теле дә сөйли, аяклары да сәламәт бит. Һәм шуңа өстәп әле ул чибәр дә. Аптырап атасыннан сорый: “Син бит кызыңны сукыр, телсез, чукрак һәм аяксыз дигән идең, әмма ул бит сәламәт”. Атасы әйтте: “Минем кызымның беркайчан да бозыкка караганы булмады, беркайчан да начар сүз әйтмәде һәм беркайчан начар сүз сөйләмәде һәм гөнаһ булган җиргә бармады. Аның сукыр, телсез, чукрак һәм аяксыз булуы менә шушыдыр”, – диде. Бакчачы үзенең кызын бу егеткә кияүгә бирә һәм менә шушы никахтан бөек галим, фикъһ фәненә нигез салучы, хәнәфи мәзһәбен төзүче Әбү Хәнифә ән-Нугмән ибн Сәбит дөньяга килә. Борынгылар хәләл ризыкка шулай зур әһәмият биргәннәр һәм шуңа күрә балалары аларның хәрамга тартылучы булмаганнар.

Хәрам ашап үскән кешенең күңеле хәрамгә, гөнаһка тарта һәм ул хәрам белән баерга омтыла. Ул кешенең ихтыяр көчен бетерә һәм холкына тискәре тәэсир ясый. Без карак, ришвәтче түрәләрне комсызлар дип сүгәбез, алардан зарланабыз. Әмма без үзебез яки безнең балаларыбыз түрә булсалар тугры булып кала алырбызмы? Юк, әлбәттә, кеше күрмәгәндә ник алмаска, бөтен кеше ала бит, тормыш шулай көйләнгән бит дип аклану табачакбыз. Әмма бу акчаларның хәере, бәрәкәте, шатлыгы булырмы соң? Соңыннан Аллаһ безгә бер бәла биреп бу алганнарыбызны артыгы белән кире алмасмы?

Хәрам кәсепкә хәрам булган нәрсәне сату да керә. Әгәр дә кеше хәмерне, дуңгыз яки үләксә итен сата икән, бу сатудан кергән акча да пакь булмас, хәрам булыр. Яки без әҗәткә акча биреп, процент белән кайтарып алсак, бу артыгы да безгә пакь булмас. Яки сатканда товарның кимчелеген яшереп, начарны яхшы дип сатсак, бу сәүдә дә бәрәкәтле булмас. Менә бу хәрам кәсептән кергән акчаларга сатып алынган ашамлыклар һәм нәрсәләр безгә хәрам булып керер. Кеше керемне сәүдәдән, кәсептән дип уйлый, әмма керем Аллаһтан, ә кәсеп сәбәп кенә. Хәләлгә омтылучыга Аллаһ ярдәм итсен һәм бәрәкәтен бирсен. Пәйгамбәребез әйтте: “Тугры телле, әманәтле сәүдәгәр пәйгамбәрләр, (аларга ихлас ияргән) сыйддыклар һәм шаһитләр белән бергәдер”, – диде. (әд-Дәрими, әт-Тирмизи).

Хаксызга байлык үзләштерүдән Пәйгамбәребез безне катгый тыйды һәм кисәтте. Әмма хәзерге вакытта, динсезлек сәбәпле, кергән акчаның хәләл-хәрам икәненә карап тору юк инде, байлыкның пакьлыгы түгел, ә күплеге мөһим. Дөньяга шундый караш булганда коррупция, урлау, үзләштерү кебек күренешләр беркайчан да бетмәячәк. Һәм, ни кызганыч, үзләштереп булганда үзләштермәү бездә хәзер ахмаклык булып санала. Әмма Аллаһтан куркучы мөэмин гөнаһтан сакланыр һәм пакь ризыкка омтылыр.

Марат СӘЙФЕТДИНОВ,
үзәк мәчет имамы.

 

Реклама
Теги: ислам
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: