Хезмәт

Үрнәк яшәү рәвеше

Кешелек дөньясы үзен ничек кенә камилләштерергә тырышса да, дөнья һәм кешелекне төрле дөньяви гыйлем белән аңлатырга тырышса да, барыбер юктан бар кылучы Аллаһ Раббысына әйләнеп кайта.

Галәмнәрне юктан бар кылучы, һәрдаим безгә нигъмәтләрен җибәреп торучы Аллаһы Сөбханәһү вә Тәгаләгә дан вә мактауларыбыз булсын. Һәм галәмнәргә рәхмәт өчен җибәрелеп, безгә туры юлны, бәхет юлын күрсәткән Расүл Әкрамга (с.г.в.) күңелебезнең иң түреннән чыккан салават һәм сәламнәребез булса иде.

Кешелек дөньясы үзен ничек кенә камилләштерергә тырышса да, дөнья һәм кешелекне төрле дөньяви гыйлем белән аңлатырга тырышса да, барыбер юктан бар кылучы Аллаһ Раббысына әйләнеп кайта. Аллаһы Тәгалә Үз китабында кешелеккә бик күп төрле дәлилләр белән мөрәҗәгать итә. Аллаһ кешелеккә халык кылынганнан бирле, Үзенең туры юлына күндереп, изге гамәл кылучы кешеләрне сөендерүче, гөнаһ кылучыларны куркытучы илче-пәйгамбәрләрен җибәреп торды, чөнки Аллаһка иман китерми торып, кешелек күркәм һәм мәгънәле җәмгыять, тормыш төзи алмый. Аллаһ Раббыбыз һәр пәйгамбәрне җиргә җибәргәндә иманга, яхшылыкка өндәргә, дип җибәрә.
Бу хакта Аллаһ Раббыбыз Коръән Кәримдә болай дип әйтә:

«Сиңа кадәр Без һәр пәйгамбәрнең дә күңелләренә: «Миннән башка илаһ юк. Миңа гына гыйбадәт кылыгыз», - дип иңдермичә җибәрмәдек». («Әл-Әнбия / Пәйгамбәрләр», 21:25)

Дөреслектә, һәр җәмгыять шушы дөньяны бар Итүченең инструкциясенә бик мохтаҗ. Әгәр үткән гасырны гына алсак та, кешелекнең диннән ераклашып, бүтән юлларга кереп китүен, адашып югалуын күрәбез. Мәчетләр җимерелеп, ябылып, имамнар төрмәләргә утыртылганнан соң, кешеләр күңеленә бушлык урнаша башлаган, әхлаксызлык һәм әдәпсезлек таралган. Төрле-төрле бозыклыклар пәйда булган. Әлбәттә, без яшь буын мөселманнары, бу хәлләрне күрмәсәк тә, боларны өлкән буын сөйләүләреннән беләбез. Безгә, Аллаһның биргәненә шөкер, дингә яхшы караш уянган, дин иреге бирелгән вакытлар туры килде, шул сәбәпле без, яшь хәзрәтләр буыны, яшь мөселманнар буыны барлыкка килде, дип әйтсәк тә була.

Бүген исә моннан 40-50 ел элек иркен сулап мәчеткә намазга йөрү, яулык бәйләү, ифтар ашлары үткәрү, мәдрәсәләрдә уку мөмкин булмаганлыгын күз алдыбызга китерә дә алмыйбыз. Дин юлын сайлау үзеңнең тормышыңа һәм эш-карьераңа зур нокта кую дигән сүз булган. Кешеләр диндә булучыларны фанатик дип йөрткәннәр. Яшь буын мөселманнары бер мизгелгә дә күз алдына китерә алмый: бер бәйрәм дә хәмерсез уз-маган. Ә бүген? Ә бүген, Аллаһка мең шөкер, мәҗлесләрнең күбесе хәләл рәвештә уза. Коръән укып башлап, дога кылына.
Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә:

«Сезнең Раббыгыз: «Миннән сорагыз, Мин сезгә җавап бирермен, ягъни кылган догагызга җавап итеп, сораганыгызны бирермен. Хакыйкатьтә, кемнәр Миңа гыйбадәт кылуда тәкәбберләнә, аларны Мин җәһәннәмгә кертермен», - дип әйтте».(«Мөэмин», 40:60)

Берсүзсез, аятьтәгечә дога кылынган мәҗлеснең бәрәкәтле һәм дәвамлы булуында шик юктыр. Андый җыеннарда фәрештәләр бардыр, ә хәмер эчелеп, бәхетне стакан күтәреп сораган җирдә шайтан һәм бәхетсезлектер. Хәзер инде Сабантуй кебек бәйрәмнәрдә дә, урамда да исереп, аунап яткан кешене күрү бик сирәк хәл. Дин кешедән «кеше» ясый, чөнки Рәсүлебездән(с.г.в.): «Йә Аллаһның илчесе! Сине Аллаһы Тәгалә ни өчен җибәрде?» - дип сорадылар. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Әхлакны камилләштерер өчен», - дип җавап кайтара.

Кешенең яшәеше һәрчак Аллаһы Тәгалә куйган кануннарга бәйле. Шуңа күрә иман белән яшәгән, әдәп-әхлак югары булган җәмгыятьтә генә тынычлык, татулык һәм хөрмәт була ала. Безнең әби-бабайлар заманында халыкның әхлагы һәм әдәбе югары булган, чөнки алар Аллаһы Тәгалә кушкан һәр әмерне ихластан эшләп, куйган тыюларын чын күңелдән куркып, тыелганнар. Һәрберебез дә ихластан укылган намаз кешене фәхеш эштән тыйганын беләбез. Бу хакта Аллаһы Тәгалә Үзе әйтә: «Намаз кешене фәхеш эштән саклый». («Ганкәбут/Үрмәкүч», 29:45)  

Җәмгыять сау-сәламәт булсын өчен, һәр кеше үзеннән башларга тиеш: үзенең эчке халәтен карарга, гөнаһларына тәүбә итәргә һәм, иң мөһиме, кичерә белергә тиеш, һич югы тырышырга тиеш. Без, мөселманнар, җәмгыять белән дус-тату яшәп, мөселманнарның өстенә тагылган начар ярлыкларның дөрес түгеллеген күрсәтергә тиешбез. Без яхшырсак, тирә-юнебез яхшырыр.

Аллаһы Тәгалә Коръән Кәримдә болай дип әйтә:
«Дөреслектә, Аллаһы Тәгалә кешеләрнең хәлләрен, алар үзләре үзгәрмичә, үзгәртми».
(«Рәгыд / Күк Күкрәү», 13:11)
Бу сүзләрдән түбәндәгене аңларга була: кешелек никадәр генә тырышмасын, үзе үзгәрмәсә, башкалардан нидер таләп итеп кенә берни үзгәрмәячәк, һәрбер пәйгамбәр үзеннән башлаган, аннан соң үзенең гаиләсен туры юлга өндәгән. Кешелек дөньясы тулы иман, күркәм әхлакка омтылса гына, җирдә тынычлык, идеаль җәмгыять була ала. Аллаһы Тәгалә һәрбарчабызга дөрес ният, күркәм сыйфатлар биреп, иман белән бүләкләп, ике дөнья бәхетенә ирешергә насыйп итсә иде. һәм һәр гамәлебездән риза булса иде. Әмин!

Алмаз Галимҗанов,

Саба районы имам-мөхтәсибенең

яшьләр эше буенча урынбасары.
 Шура журналы, 2017 ел, №10

Фото: pixabay.com/ru

 

Реклама
Теги: Гаилә
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: