Хезмәт

РӨСТӘМ ХӘЗРӘТ ХӘЙРУЛЛИН: КАДЕР КИЧӘСЕНДӘ ДОГА КЫЛУ - 83 ЕЛ БУЕ БЕРӨЗЛЕКСЕЗ ДОГА КЫЛУГА ТИҢ

Гадәттә, ураза тәмамлангач, күңелләр бушап кала.

Мөселманнар өчен иң кадерле һәм мөкаддәс Рамазан ае ахырына якынлаша. Гадәттә, ураза тәмамлангач, күңелләр бушап кала. Бер ай буе ураза тотып, сәхәр бәрәкәтен, ифтар тәмен тойган мөселманнар Рамазанны авырлык белән озата. Рамазан аен ничек тәмамларга, сәдакаларны ничек һәм кемгә бирергә, Кадер кичәсен һәм Гаетне ничек үткәрергә? “Татар-информ”ның бу сорауларына Казанның “Гаилә” мәчете имам-хатыйбы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин җавап бирде.

–Рөстәм хәзрәт, Ураза Гаете мөселманнар өчен ни дәрәҗәдә зур бәйрәм?

–  Ураза бәйрәме яки Ураза гаете – Исламда Рамазан ае тәмамлану хөрмәтенә билгеләнгән зур бәйрәм. Аның тарихы Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.в) заманына – 624 елга ук барып тоташа. Пәйгамберебез (с.г.в) Мәдинәдә булганда ураза тота башлыйлар һәм бер айлык ураза тәмамлангач, аны бәйрәм итәләр. Пәйгамбәребез (с.г.в) үз мисалында ниләр эшләргә икәнен күрсәтеп калдырган безгә. 

Гаеткә ничек әзерләнергә соң? Гает алдыннан юынырга кирәк. Мунча керү - күркәм гамәл. Иң матур, чиста күлмәкләрне киеп, иң тәмле ислемайларын сөртенеп, бәйрәмгә – Гает намазына барырга кирәк. Бәйрәм намазына бер юл белән баралар, ә аннан икенче юл белән кайталар.



–  Ураза Гаете ничә көн дәвам итә? Бер көнме? Өч көнме? 

–  Ураза Гаете өч көн бәйрәм ителә. Әмма бездән еш кына: “Без Гаеттән соң тагын уразага керә алабызмы?” дип сорыйлар. Рамазан ае тәмамлангач, Шәүвәл аенда тагын 6 көн ураза тотсак, безгә бер ел ураза тоткан кебек савап языла. Аны кайчаннан тота башларга соң? Гаетнең икенче көнендә ураза тотарга ярамый, аннан соң дәвам итсәгез була. 

– Рамазан аенда теге яки бу сәбәп белән калган уразаларны Гаеттән соң ук тотарга ярыймы?

– Әйе, ярый. Әмма башта Шәүвәл ае уразасын тотсагыз, хәерлерәк. 

– Рөстәм хәзрәт, фитр сәдакасының күләмен искә төшерсәгез иде. Аны кемгә бирергә?

– Диния Нәзарәте билгеләгәнчә, фитр сәдакасын, арпа кебек ярма белән санасак, ул кеше башыннан 100 сум, йөзем-хөрмә белән санасак, фитр сәдакасы 600 сумны тәшкил итә. Без аны мескеннәргә, ятимнәргә һәм фәкыйрьләргә ризыклата да бирә алабыз. Әти-әнигә, әби-бабайга фитр сәдакасы бирергә ярамый. Рамазан аенда сәдака бирү бик фазыйләтле. Чөнки фитр ул аерым сәдака, ә нәфел сәдакасын аерым бирергә кирәк. Аллаһы Тәгалә аларны кабуллардан кылсын! 

– Фитр сәдакасын кайчан бирәләр?

– Гаеткә кадәр бирергә кирәк. Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйтә, “Кем дә кем Гаеткә кадәр фитр сәдакасын бирсә, ул фитр сәдакасы дип саналыр һәм безнең хата-кимчелекләребезне, гөнаһларыбызны Аллаһы Тәгалә гафу итәр, кичерер”. Гаеттән соң бирсәк, ул гади сәдакалардан булыр. Шуңа күрә фитр сәдакасын Гаеткә кадәр бирү хәерлерәк. Әмма Гаеткә кадәр бирергә өлгермәгәнсез икән, кул селтәмәгез, барыбер бирегез, ниятегез чиста булсын. Гади сәдака булып саналса да, савабы булыр. Әмма Гаеттән соң бирелгән фитр сәдакасы ураза хаталарын чистартмый, кичерми. 




– Ураза тотмаган өчен, уразаны калдырган өчен сәдаканы кайчан бирергә?

– Моны да ураза аенда бирү хәерлерәк. Мәчетләрдә көн саен ифтарлар уза, ураза тота алмаган өчен сәдаканы мәчетләргә илтегез. Шул акчага уразада булучыларны һәм мескен-ятимнәрне ашатырлар. 

– Сәдаканы кул белән бирмичә, төрле хәйрия чараларына, авыру балаларга күчерергә ярыймы?

– Ярый, әлбәттә. Күп әйбер нияттән тора. Аның һәрберсе сәдака дип санала.

– Ураза Гаете көнне бер-береңне ничек котларга?

– Бәйрәм белән котлау – матур гадәт. Исәнлек-саулык, бәрәкәт, озын гомерләр теләргә һәм Раббыбыз шушы тоткан уразаларыбызны кабул кылсын дияргә кирәк. Чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.) вакытында сәхәбәләр әйтә: “Без уразаны тоткач, ярты ел буе “Йә, Раббым, уразамны кабул кыл” дип, икенче яртыеллыкта “Икенче уразаны күрергә насыйп кыл” дип дога кыла идек, ди. Ураза Гаете – бик зур бәйрәм. Сабырлыкның тантана итү көне.

 Нинди бәйрәм булса да, шул көн уңаеннан социаль челтәрләргә картинкалар җибәрү модага керде. Гает бәйрәме белән котлап шундый картинкалар җибәрергә ярыймы?

– Бу тыелган гамәл түгел. Бәйрәм белән төрле картинкалар, сурәтләр җибәрергә ярый. Әмма кайберәүләр моны кабул итми һәм ачулана. Шуңа күрә, кешенең ачуы чыкмый икән, котлагыз, җибәрегез, Аллаһы Тәгалә бәрәкәт бирсен. Картинкамы ул, аудиоязмамы, үзегез шалтыратып котлыйсызмы яки күңедән чыккан теләкләрне язып җибәрәсезме, Гает ул – бәйрәм.



– Ураза Гаетен ничек бәйрәм итәргә кирәк?

– Чын бәйрәм кебек үткәрегез. Кунак чакырыгыз, кунакка йөрегез. Гадәттә, Гает көнне коймак һәм башка таба ашлары пешерелә. 

Гаетнең тагын бер әдәбе - зиратларга бару, каберлекләрне чистарту һәм дога кылу. Әгәр әти-әниләрегез, әби-бабайларыгыз исән икән, алар янына барыгыз, хәлләрен белегез. Коймак һәм башка таба ашлары пешереп, аларны үзегез дә кунак итегез. Балаларыбызны да онытмыйк. Гает белән котлап, аларга да бүләкләр бирик. Алар да Гаетне танысыннар, белсеннәр иде. 



– Гает көнне һәм аннан соңгы өч көндә идән, кер юарга ярамый диләр. Бу чыннан да шулаймы, әллә ышану гынамы?

– Бәйрәм көнендә идән, кер юу дөрес түгел. Аны бәйрәмгә кадәр эшләргә кирәк. Җыештырып өлгермәсәгез дә, гөнаһы булмас, ләкин бу - әдәпсезлек булыр.
  
– Рөстәм хәзрәт, Рамазан аеның иң кадерле һәм баһәле көне Кадер кичәсен ничек белергә?

– Пәйгамбәребез (с.г.в.) әйткән: “Ул - бик тыныч кичә булыр, этләр дә өрмәс, җил дә исмәс, хәтта яфрак селкенмәс” ди. Уразаның соңгы ункөнлегендә яшерелгән була ул. Шуны эзлик. Иншалла, бәлки быел ул 10 июньгә туры килер дип көтәбез.

– Ул көнне нинди догалар укырга? Кадер кичәсе кайсы ягы белән әһәмиятле?

– Кадер кичәсе – Коръән иңдерелгән көн. Кадер кичәсендә кылган изге гамәл-гыйбадәтләр өчен Аллаһы Раббыбыз савапларны күпкә арттырып бирә. Әгәр Кадер кичәсендә кылган изге гамәлләрне башка айларда, кичәләрдә кылсак, андый зур әҗер-савапларга ирешә алмас идек. Бу көнне Аллаһы Тәгалә кылган бар догаларыбызны кабул итә. Хәерле тәкъдирләр сорасак, хәерле тәкъдирләр бирергә мөмкин. Теләкләр кабул ителә торган көн ул. Бу көнне дога кылу – 83 ел буе берөзлексез дога кылуга тиң. Ул - 83 елдан да хәерлерәк бер кичә. Кадер кичәсе мең айдан да хәерлерәк.  Бу кичтә Аллаһның рәхмәте бик зур. Көндез бер-береңә, ярдәм сораган кешегә мөмкин кадәр ярдәм итәргә, ифтар уздырырга, кичен Коръән укып, гыйбадәт кылып үткәрергә кирәк. Кадер кичәсенең әһәмияте ураза тотучылар өчен генә түгел, мәгълүм сәбәпләр белән, уразага керә алмаучылар өчен дә кадерле. 
өнки бу көнне Аллаһы Тәгаләнең рәхмәт һәм бәрәкәт ишекләре ачыла. Бу – тәүбәгә килү өчен дә иң кулай кичә.



- Рөстәм хәзрәт, уразадан соң гадәти тормышка, гадәти туклануга ничек күчәргә?

– Гает бәйрәменнән соң, 6 көн Шәүвәл уразасын һәм Рамазан аенда тотып бетермәгән уразаны тотып бетерергә тырышыгыз. Аннары әкрен-әкрен генә гади ризыклардан туклана башлап гадәти тормышка кайтырсыз. Аллаһы Тәгалә ризыкларыбызга бәрәкәт бирсен. Киләсе уразаларны

intertat.tatar

Теги: ислам
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: