Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Рөстәм Миңнеханов Хәким Биктиевны “Дуслык” ордены белән бүләкләде

Казанда татар дин әһелләре форумында Калининградта мөселман җәмгыятенә нигез салучыга орден тапшырдылар.

(Казан, 20 июль, “Татар-информ”). Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов Калининградта мөселман җәмгыятенә нигез салучы Хәким Биктиевка “Дуслык” орденын тапшырды. Бу хакта Россия мөселманнары Диния нәзарәте матбугат хезмәте хәбәр итә.

Бүләкләү Шиһабетдин Мәрҗанинең тууына 200 ел тулуга багышланган “Милли тормыш һәм дин” IX Бөтенроссия татар дин әһелләре форумының пленар утырышы кысаларында узды.

Пленарное заседание Всероссийского форума имамов.

Хәким Биктиев Татарстанның беренче Президенты Минтимер Шәймиевнең, Татарстанның хәзерге Президенты Рөстәм Миңнехановның һәм мөфти Равил Гайнетдиннең татар телен һәм татар мәдәни мирасын саклауды зур өлеш кертүләрен әйтеп үтте.

  • Хәким Биктиев 1925 елның 27 мартында Мордовиядә туган. Бөек Ватан сугышында катнашкан, Кенигсбергны яулап алу операциясе герое. Ул күпсанлы хәрби бүләкләргә ия. Хәким Биктиев 1945 елдан бирле Калининградта яши. 2011 елда аңа “Калининград өлкәсе алдындагы хезмәтләре өчен” медален тапшырдылар.

Пленарное заседание Всероссийского форума имамов.

  • Россия мөселманнары Диния нәзарәте рәисе һәм Россия Мөфтиләр шурасы рәисе, шәех Равил Гайнетдин боерыгы белән, Хәким Биктиев Калининград мөселманнар өммәтенә хезмәте өчен I дәрәҗә “Әл-Фәхр” мактау ордены белән бүләкләнде. Россия мөселманнары Диния нәзарәтенең иҗат кинотөркеме төшергән “Боль войны” документаль фильмы Биктиевка багышланган.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Дин әһелләре форумы