Мәүлид бәйрәме уңаеннан Куныр мәдәният йортында үткәрелгән кичәдә әти-әниләре, әби-бабайлары белән килгән сабыйлар, мәктәп балалары күп катнаша.
Быел Габдель-Кәрим хәзрәтнең үтемле вәгазен, 5-6 яшьлек Инзилә белән Илданның укыган сүрәләрен залда утыручылар тын да алмыйча тыңладылар. Мәктәп балалары укыган сүрәләр, әби-бабайлар көйләгән мөнәҗәтләр, шигырьләр дә күңелгә ятышлы иде. Хәмит абый Гәрәев, авыл җирлеге башлыгы Зиннур Әсхәдуллин, мәктәп директоры Вагыйз Галиевның чыгышлары да зур кызыксыну уятты. Сәхнәдән авыл халкын мәчеткә тарту, якынлаштыру өлкәсендә эшләгән авылдашларга рәхмәт сүзләре әйтелде. Төзекләндерелгән зират коймаларын да, мәчеттә үткән ремонт эшләрен дә, бәйрәмнәр уңаеннан үткәрелгән төрле чараларны да искә алдылар. Бу эшләрнең башында торган Нуриян Фатыйховка рәхмәтләр әйтелде.
Фото: http://www.notebookufa.ru/anews/890.html