Хезмәт

Сабыр итү һәм тәмуг утыннан котылу

Рамазан аен каршылап…

Мөхтәрәм җәмәгать! Исламда өметсезлеккә урын юк. Исламда теләсә нинди проблемага чара бар, шул исәптән өметсезлеккә дә. Аллаһ мөэминнәрнең өметсезлеккә бирелүен теләми. Өметсезлек - мөселманнарның иң зур дошманнарының берсе. Ләкин, кич ничек үтмәсен, барыбер икенче көн туа, ә көн белән яңа таң ата.
Өметсезлек мөселманның күңеленә үтеп керергә тиеш түгел, исламда өметсезлеккә, гомумән, урын юк.
Әгәр сез шундый хәлгә тарысагыз, шуны онытмагыз: караңгы төннәрдән соң якты көн туа, күңелләрне биләп алган болытлар, барыбер кайчан да булса тарала.
Хөрмәтле мөселманнар!
Ибраһим пәйгамбәрнең (галәйһиссәлам) Аллаһка ялварган әлеге сүзләре белән уйланыйк:
"Йә Раббым! Миңа тәкъва бала бүләк ит!"
Әйе, әгәр бала диндар, тәкъва булмаса, аның янындагыларга ул зур проблемага әверелә.
Аллаһның бер тәкъва колы - Хызыр, Муса пәйгамбәр (галәйһиссәлам) белән булган вакыйгаларны искә төшерик. Бергә барганда, алар бер баланы очрата. Аллаһның тәкъва колы Хызыр бу баланы шунда ук үтерә. Муса пәйгамбәр (галәйһиссәлам) аннан: "Син ул баланы нигә үтердең?" - дип сорый.
("Алар [тагын] юлга кузгалды һәм бер баланы очратканчы [барды]. [Безнең колыбыз] аны үтерде, ә [Муса] аннан сорады: "Син [кыелган] җан өчен җәза итеп түгел, ә бер гаепсез кешене үтердеңмени? Ул вакытта син гөнаһ кылдың").
Хызыр аңа түбәндәгечә җавап биргән:
"Бу малайга килгәндә, аның әтисе белән әнисе тәкъва мөэминнәр һәм без бу малайның итагатьсезлеге һәм көферлеге аларга зыян салыр дип курыктык һәм Раббыбыз бу [бала] урынына аларга [күңеле белән] сафрак һәм миһербанлырак икенче бер бала бирүен теләдек".
Димәк, нәрсәнең дә булса тамырлары яхшы булса, аннан үсеп чыккан үсентеләр дә яхшы була. Чәнечкеләр белән уратып алынган гөлчәчәк (роза чәчәге) - гаҗәеп бер күренеш. Кайвакыт, үсемлекнең кәүсәсе яхшы булып, аның ботак-үсентеләре начар булырга да мөмкин. Бу - Аллаһы Тәгаләнең капма-каршы төрле әйберләрне, күренешләрне бергә урнаштырган булуы мөмкин икәнлеген дә күрсәтә.
Аллаһ сораганнарны кире какмый. Ибраһим (галәйһиссәлам) Аннан сораган һәм Аллаһ аңа тәкъва бала биргән.
Ибраһимның (галәйһиссәлам) үз Раббысыннан ничек итеп тәкъва бала соравын карап китик.
قَالَ رَبِّ اشْرَحْ لِي صَدْرِي
وَيَسِّرْ لِي أَمْرِي
وَاحْلُلْ عُقْدَةً مِّن لِّسَانِي
يَفْقَهُوا قَوْلِي
وَاجْعَل لِّي وَزِيرًا مِّنْ أَهْلِي
هَارُونَ أَخِي
اشْدُدْ بِهِ أَزْرِي
وَأَشْرِكْهُ فِي أَمْرِي
كَيْ نُسَبِّحَكَ كَثِيرًا
وَنَذْكُرَكَ كَثِيرًا
إِنَّكَ كُنتَ بِنَا بَصِيرًا
"Муса әйтте: "Йә Рабби, күкрәгемне залимнәрнең каршылыгына сабыр итәргә киң кыл. Вә эшләремне миңа җиңел кыл. Вә телемнән төенне чиш, сөйләшүдә тотлыгуымны бетер. Тыңлаган кешеләр сүземне аңласын өчен (Муса сабый чагында авызына утлы күмер капкан, шул сәбәпле, тотлыгып сөйләшә торган булган). Миңа үз әһелемнән бер ярдәмче бир. Кардәшем Һарунны. Аның белән минем куәтемне яки арт тарафымны ныгыт. Вә миңа аны пәйгамбәрлек эшемдә миңа ярдәмче иптәш кыл. Сиңа күп тәсбих әйтмәклегебез өчен. Вә Сине күп зикер итмәклегебез өчен. Тәхкыйк, Син безнең хәлләрне күреп беләсең" ("Та һа" сүрәсе, 20:25-35).
Менә Аллаһы Тәгаләнең Мусага (галәйһиссәлам) җавабы:
قَالَ قَدْ أُوتِيتَ سُؤْلَكَ يَا مُوسَى
"Ий Муса! Тәхкыйк, сиңа сораган нәрсәләрең бирелде" ("Та һа" сүрәсе, 20:36).
Аллаһы Тәгаләгә догаларны кабул итү яки сораганнарны ирештерү ниндидер авыр эш яки проблема түгел. Коръәни-Кәримдә әйтелгән:
وَمَا أَمْرُنَا إِلَّا وَاحِدَةٌ كَلَمْحٍ بِالْبَصَرِ
"Безнең бар нәрсәне юктан бар итүебез - фәкать: "Бул!" - дип бер мәртәбә әйтүдер, күзне йомып ачкан арада ул бар булыр" ("Камәр(Ай)" сүрәсе, 54:50).
Аллаһка өмет баглаудан һәм Аңа ышанудан туктаган кеше - хак юлдан язган кеше. Кем дә булса үз байлыгына өмет тотса, бу - ышанычлы түгел, чөнки байлык кимергә дә мөмкин, кеше, гомумән, банкрот та була ала. Кем дә булса башка кешеләргә генә өмет итсә, ул кеше, гомумән, бернисез торып калырга мөмкин.
Ә Аллаһка тапшырган, Аңа өмет баглаган кеше һәрвакыт өстенлекле хәлдә кала. Шуңа күрә, ярдәм кирәк булганда, Аллаһка мөрәҗәгать итәргә кирәк. Аллаһтан, фәкать бер Аллаһтан гына ярдәм сорарга.
Аллаһны онытып, ярдәмне башкадан сораган кешенең хәле шушы аятьтә күрсәтелгән кешеләрнеке кебек булачак:
وَالَّذِينَ كَفَرُوا أَعْمَالُهُمْ كَسَرَابٍ بِقِيعَةٍ يَحْسَبُهُ الظَّمْآنُ
مَاء حَتَّى إِذَا جَاءهُ لَمْ يَجِدْهُ شَيْئاً وَوَجَدَ اللَّهَ
عِندَهُ فَوَفَّاهُ حِسَابَهُ وَاللَّهُ سَرِيعُ الْحِسَابِ
"Имансыз дин тотучыларның гамәлләренең мисалы, тигез киң җирдә рәшә (мираж) кебидер, бик сусаган кеше аны су дип белер һәм су эчәм дип барыр, хәтта барып җитсә - ул җирдә һичнәрсә тапмас, имансызның гамәле нәкъ шундыйдыр вә ул гамәле өстендә Аллаһның хөкемен табар, Аллаһ аңа тулысынча хисап ясап, тиешле җәзаны бирер. Бит Аллаһ бик тиз хисап итүчедер" ("Нур" сүрәсе, 24:39).
Димәк, Аллаһтан түгел, башкадан сорасалар, ул кешеләр бу гамәлләре белән Аллаһның ризалыгына каршы килә, кешенең каршында мираждан башка берни дә булмый һәм ул кешеләргә Аллаһ каршында хисап тотарга туры киләчәк.
Беркем дә беркемгә, үз акчаларына һәм үз акылына гына ышанып бетмәсен. Нур - Аллаһ нуры гына, булган бар нур да Аллаһтан гына, Кодрәт - Аллаһ кодрәте генә, булган бар кодрәт тә Аллаһтан гына, бар Бөеклек тә - Аллаһтан гына.
Бар мактауларга да лаеклы - Аллаһ кына. Бары Аллаһтан гына куркырга кирәк. Әгәр дә бу шулай булса, әйдәгез, болай дип әйтик:
"Лә иләһә илләллаһ". - "Аллаһтан башка илаһ юк".
Әгәр ни дә булса кирәк булса, фәкать Аллаһтан гына сорыйк.
ДУМ РТ сайтыннан. Дәвамы булачак.
Фото: http://dumrt.ru/
Дәвамы:

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: