Хезмәт

Сабыр итү һәм тәмуг утыннан котылу (дәвамы)

Бар мактауларга да лаеклы - Аллаһ кына. Бары Аллаһтан гына куркырга кирәк.

Әгәр дә бу шулай булса, әйдәгез, болай дип әйтик:
"Лә иләһә илләллаһ". - "Аллаһтан башка илаһ юк".
Әгәр ни дә булса кирәк булса, фәкать Аллаһтан гына сорыйк.
Ибраһим пәйгамбәргә (галәйһиссәлам) сиксән яшь булганда, ул Аллаһтан угыл сораган һәм Аллаһ аның бу соравын канәгатьләндермәгәнмени?
Пәйгамбәр угыл сораганда күрәзәчеләргә барганмы, әллә нинди дә булса берәр юраучыга мөрәҗәгать иткәнме?
Ул кемгә барган, кемгә мөрәҗәгать иткән соң?
Ул Аллаһка мөрәҗәгать иткән, Ул Үз Кодрәте белән бар билгесезлекләрнең ачкычларын да Үз контролендә тота.
Ибраһим пәйгамбәрнең (галәйһиссәлам) Аллаһка ялваруының нәтиҗәсе ничек булып беткән соң?
Аңа итагатьле угыл бүләк ителгән. Ул угылның кем икәнлеге сезгә билгелеме?
Ул угыл Исмәгыйль (галәйһиссәлам) булган. Әйдәгез, бу турыда Коръәни-Кәримдә ни әйтелгәнен карап китик:
فَلَمَّا بَلَغَ مَعَهُ السَّعْيَ قَالَ يَا بُنَيَّ إِنِّي أَرَى فِي الْمَنَامِ
أَنِّي أَذْبَحُكَ فَانظُرْ مَاذَا تَرَى قَالَ يَا أَبَتِ
افْعَلْ مَا تُؤْمَرُ سَتَجِدُنِي إِن شَاء اللَّهُ مِنَ الصَّابِرِينَ
"Ул бала җиде яшенә җитеп атасы илә йөри башлагач, Ибраһим әйтте: "Ий углым, мин төшемдә Аллаһ тарафыннан сине корбан итеп чалырга боерыламын, уйлый күр, син бу эшкә ничек карыйсың?" Углы Исмәгыйль әйтте: "Ий атам, ни белән боерылган булсаң, шуны эшлә, мин Аллаһ хөкеменә ризамын, бу эштә мине, Аллаһ теләсә, сабыр итүчеләрдән табарсың" ("Саффат (Сафта торучылар)" сүрәсе, 37:102).
Аллаһ бу баланы киң күңелле, тәкъва һәм сабыр итеп тасвир итә. Ул чынлыкта да шундый кеше булган.
Йә Аллаһ, безнең балаларыбызны да шундыйлардан, киң күңеллеләрдән, тәкъвалардан һәм сабырлардан әйлә! Нинди гүзәл Хаким, Нинди гүзәл Ярдәмче Син, Аллаһ!
Хәзер инде Исхак пәйгамбәр (галәйһиссәлам) турында сүзебезне башлыйк. Ибраһим пәйгамбәргә (галәйһиссәлам) туксан тугыз яшь тулгач, аның хатыны Сара бик ныклап үзләренең балалары булуын тели башлый. Бу ни өчен мөмкин булмасын, Хаҗәр Сараның колы булган бит. Аллаһ сабырларның савапларын киметмәде.
Әйдәгез, бу турыда изге хәдистә ни әйтелгәнен карап китик:
"Мин тәне, байлыгы, гаиләсе, балалары белән сынау ителгән һәм ул сынауларны зур сабырлык белән кичергән колларымнан хисап алырга кыенсынам, аның урынына Мин аларга Җәннәттә урын бирермен".
Коръәни-Кәримдә әйтелгән:
إِنَّمَا يُوَفَّى الصَّابِرُونَ أَجْرَهُم بِغَيْرِ حِسَابٍ
"...Сабыр итүчеләргә хисапсыз әҗерләр бирелер" ("Зүмәра (Халык төркеме)" сүрәсе, 39:10).
Темабызга киредән әйләнеп кайтыйк.
Ибраһим пәйгамбәргә (галәйһиссәлам) туксан тугыз яшь булган, ә аның хатыны Сарага - сиксән биш. Сара, бик ныклап, үзләренең балалары булуын теләгән. Ибраһим (галәйһиссәлам) кунаклар кабул итәргә яраткан.
Ул өендә булганнарының барысын да кунаклар алдына куя торган булган. Раббыбызның әмерен үтәп, ул хәтта үзенең сөекле улы Исмәгыйльне дә корбан итәргә әзер булган. Менә шундый альтруист булган Ибраһим пәйгамбәр (галәйһиссәлам). Бервакыт, өч көн буена аларның ишеген беркем дә шакымаган. Шуннары Ибраһим пәйгамбәр (галәйһиссәлам) әлеге сүзләрне әйткән:
"Йә Аллаһ, минем түзәр хәлем калмады, миңа нинди дә булса берәр кунак юлласаң иде!"
"Кем таныш түгел кунакны яхшы кабул итеп, сыйлап хөрмәт итә, шул кеше Аллаһны сыйлап хөрмәт итә".
Шул сүзләрне әйткәч, аның ишеген шакыганнар. Ул ишеген ачкан. Алар бер кунак көткән булган, ә килүчеләр - өч кеше булган.
Аларның кулларында, аякларында, башларында һәм башка җирләрендә бернинди дә тузан яки юлдан килүнең башка төрле хәбәре булмаган. Алар кемнәр булган һәм ни өчен килгән соң?
Бу сорауга җавапны Аллаһы Тәгалә Коръәни-Кәримдә әйтә:
وَلَقَدْ جَاءتْ رُسُلُنَا إِبْرَاهِيمَ بِالْبُشْرَى قَالُواْ سَلاَمًا قَالَ سَلاَمٌ فَمَا لَبِثَ أَن جَاء بِعِجْلٍ حَنِيذٍ
"Тәхкыйк, безнең илче фәрештәләребез бала белән сөенеч бирмәк өчен Ибраһим галәйһиссәламгә килеп сәлам бирде. Ибраһим: "Сезгә дә сәлам булсын", - диде. Озын-озакка сузмыйча, Ибраһим майда пешергән бозауны кунаклар алдына алып килде" ("Һуд" сүрәсе, 11:69).
Аятьнең башында "сәламан" - "тынычлык" - сүзе кулланылган, ә аннары - "сәламун" сүзе. Беренче җөмлә үз структурасы белән фигыль җөмлә булып тора, ә икенчесе - исем җөмлә. Исем җөмлә фигыль җөмләдән көчлерәк. Ә бу исә, Ибраһим пәйгамбәрнең (галәйһиссәлам) сәлам җиткерүе - кунакларның сәлам җиткерүенә караганда көчлерәк һәм гүзәлрәк булуы турында сөйли.
Аннары Ибраһим пәйгамбәр (галәйһиссәлам), эчкә үтеп, кунакларга пешкән бозау ите алып килгән. Гомумән, аларга берничә килограмм ит тә җиткән булыр иде, тик юмарт кеше, кемне дә булса сыйларга теләсә, чаманы белми, кирәгеннән күбрәк сый чыгарып куя.
Ләкин кунаклар Ибраһим (галәйһиссәлам) алып килгән, яңа гына пешкән бу тәмле ризыкка кагылмаган. Пәйгамбәр (галәйһиссәлам) шикләнеп куйган, борчылган, ләкин моны сиздермәгән.
Тәкъдим ителгән бу ризыкка кагылмаган кунаклар кемнәр булган соң?
قَالُواْ لاَ تَوْجَلْ إِنَّا نُبَشِّرُكَ بِغُلامٍ عَلِيمٍ
"Фәрештәләр әйтте: "Син бездән курыкма, без сиңа шатлыклы хәбәр китердек, сездән бер галим бала туачак"" ("Хиҗер" сүрәсе, 15:53).
Әйе, фәрештәләр аңа әйткән: "Без, фәрештәләр - Раббыңның илчеләре".
Фәрештәләр ашамый, эчми, йокламый, өйләнми һәм үрчеми, аларның арасында ир яисә хатын җенесе юк.
Фәрештәләрнең миссиясе нидән гыйбарәт соң?
Аларның иң беренче вазыйфалары - Аллаһны мактау. Алар моны армый-талмый башкара. Коръәни-Кәримдә әйтелгән:
يُسَبِّحُونَ اللَّيْلَ وَالنَّهَارَ لَا يَفْتُرُونَ
"Кичә вә көндез Аллаһны мактап тәсбих әйтерләр, алар һич тә арымас" ("Пәйгамбәрләр" сүрәсе, 21:20).
Аларның мактаулары безнең тын алуыбыз кебек. Ий кеше туганым, әгәр син минутына уналты тапкыр гына тын алсаң да, фәрештәләр үз мактауларын өч тапкыр тизрәк әйтә:
سبحان الله و الحمد لله و لا اله الا الله و الله اكبر
"Бар кимчелекләрдән дә азат Аллаһка дан! Аллаһка - бар мактауларыбыз, Аллаһтан башка илаһ юк, Аллаһ - Әкбәр (Бөек)".
Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) әйткән:
"Фәрештәләрнең тын алуларыннан һәм аларның авырлыгыннан Күкләр ыңгырашты".
Әгәр, фәрештәләрнең кайсының - сәҗдә, кайсының рөкүгъ кылуын, анда басып торырга урын да булмавын исәпкә алганда, Күкләрнең ыңгырашуы - нормаль күренеш. Бар фәрештәләр дә Аллаһ рәсүлен (салләллаһу галәйһи вәсәлләм) Мигъраҗ төнендә елмаеп каршы алган, ләкин алар арасында бер фәрештә булган, ул елмаймаган да, көлмәгән дә. Аллаһның Рәсүле (саллаллаһу галәйһи вәсәлләм) үзенең юлдашы Җәбраил фәрештәдән:
"Бер дә елмаймаган бу фәрештә кем ул?" - дип сораган. Җәбраил аңа:
"Елмаймаган фәрештә - Тәмуг капкаларын саклаучы фәрештә. Кыямәт көнендә Тәмугка баручылар шул фәрештәгә:
"Ий капкаларны саклаучы, Аллаһ безнең җаныбызны алсын да, безне коткарсын", - дип әйтер. Аллаһның Рәсүле (салләллаһу галәйһи вәсәлләм):
"Ә син шул фәрештәнең аларга кайчан җавап бирәчәген беләсеңме?" - дип сораган. Җәбраил аңа шулай дип җавап биргән:
"Бер ел вакыт үткәч бу фәрештә аларга шулай дип җавап бирер:
"Сез шунда калырсыз. Сезгә бит хак дин - хакыйкать ирештерелгән иде, тик сезнең күбегез аны танымады"".
ДУМ РТ сайтыннан.
Дәвамы булачак.
Фото: http://dumrt.ru/node/13983

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: