Хезмәт

Сабырлыгы, тыйнаклыгы белән матур иде

Кинәт артымнан ишетелгән ягымлы сүзгә борылып карасам, ниндидер бик ягымлы матур хатын миңа эндәшә, миңа таба атлый. Мин дә аңа каршы киттем, без күптәнге танышлар кебек бер-беребезне кочаклап алдык.

Бервакыт газета редак­ция­сенең хатлар бүлегенә бер апа килде. Керә-керешкә:
– Мин Тынычлык бис­тә­сеннән Хәбирә исемле булам,  – диде. – Газетагызда бер ке­ше­гә рәхмәт яздырасым килә.
– Андыйлар күп инде ул, бөтен яхшылыкны да язып бетереп булмый, – дигән булдым.

– Юк, сеңлем, бер генә, ул – Президент хатыны. Сөй­лим әле сиңа, тыңлап кара, калганын үзең хәл итәрсең, – диде.

Бисмилләсен әйтеп, бик матур итеп сөйләп китте. Мин, кымшанырга да куркып, дөньямны  онытып тың­ла­дым. Бик матур вакыйга, булган хәл.

Ул елны Хәбирә апаның бик тә корбан чаласы килгән. Акчасы да булган, корбанлык кына таба алмаган. Хәзер инде, корбанлык таба алмаган, дигән сүзгә кеше ышанырлык түгел. Ә бит бар иде шундый еллар, йә акча җыештырып бетереп булмый, йә корбанлык булмый иде. Аз, санаулы кешеләр генә корбан чала иде.

– Каяндыр китермәс­ләр­ме дип, мәчет, кибет, базар тирәләрен өч көн урадым, – ди Хәбирә апа. – Үзем дә чала алмадым, чалучылар да бер калҗа ит бирмәде, – ди. – Күңелем тулды, кесәм­дәге акчамны учлап мәчет тарт­масына салдым да елый-елый кайтып киттем. Шатланырга да белмим, кайгырырга да. Өем мәчеттән шактый читтә, юл буйлап акрын гына елый-елый кайтам. Бер зур, биек, ялтырап торган машина, әкренәеп, әйләнеп узды да нәкъ барасы юлыма килеп басты. Әй, Раббым! Миңа юлымны бүләргә шул машина гына җитми иде, дим.

Шул урында кире борылдым да килгән ягыма киттем. Кинәт артымнан ишетелгән ягымлы сүзгә борылып карасам, ниндидер бик ягымлы матур хатын миңа эндәшә, миңа таба атлый. Мин дә аңа каршы киттем, без күптәнге танышлар кебек бер-беребезне кочаклап алдык. Аллаһының сә­ламнәрен, рәхмәтләрен җиткерешеп, Корбан бәй­рәм­нәре белән котлаштык. Ул арада шоферы аңа зур бер пакет китереп тоттырды. Корбан ите. Мин югалып калдым: “Болай күп булмый бит ул”, – дидем. Ул тагын шоферына эндәште, тагын берне яныма китереп куйдылар. Телем аңкавыма ябышты, көчкә-көчкә: “Син кем кызы?” – дидем. Ул: “Мин – Сә­кинә Шакир кызы, каенатам Шә­рип атлы”, – диде. Бернәр­сә аңламадым, шулай да исемен истә калдырасы бар, дога кылырга тиешмен бит әле. Ярый әле авызым сүз ясады: “Син – Аллаһының илчеседер, фә­рештәседер”, – дидем. Кем икәнен белмәдем, ул арада кузгалып та китте­ләр.

Тагын шулай зиһенемне җыя алмыйча күпме басып торган булыр идем, машинасыннан күрше малаеның: “Хәбирә апа, син кайтасың­мы?” – дип кычкырганыга ай­нып киттем. Күршем машинасына үзе күтәреп куймаса, мин күтәрә алмас идем. Үзе үк өемә дә кертеп бирде: “Хә­бирә апа, корбан чал­дыңмы әллә?” – диде. “Ми­нем өчен чалганнар”, – дидем. Яшьләр укымышлы, белемле шул, бер дә ишет­кәнем юк иде, тиз генә сөйләп алды: “Хә­бирә апа, беләсеңме, Пәй­гамбәребез Мөхәммәд Мос­тафа сал­ләл­лаһу галәйһи вә сәлләм дә корбан чаласы килеп тә, чала алмый калганнар исеменнән Аллаһ ризалыгы өчен корбан чала торган булган. Синең исемең­нән дә корбан чалганнар булып чыга бит. Яныңа Президент машинасы туктаган иде. Әйе, бу шул үзе – Сәкинә ханым, мин аның сайлауга килгәнен телевизордан күргән идем”.

Ул елны корбан чалырмын да, корбан ашлары, Коръ­ән мәҗлесләре үткә­рермен дип адарынган, әзер­ләнеп куйган идем. Ул итләр­нең, алып куйган ризык­лар­ның бәрәкәтен күрсәгез иде. Өч табын мәҗлес үткәрдем. Беренче – ир-атлар, икенче – хатын-кызлар, өченчесе – яшь­ләр, тирә-күршегә, туганнарга, бала-чагаларга да җитте. Әй, сеңлем Фәния, шуларга бер рәхмәт яз инде, – диде дә елап җибәрде.

Мин дә кушылдым. Тынычландырырга теләп:

– Һичшиксез язачакмын, Хәбирә апа, ләкин бүген-ир­тәгә генә түгел, – дидем.
Минем шуңа охшаш хәл­ләрне тирә-күрше авыл, бис­тәләрдә ишеткәнем, Сә­кинә ханымга рәхмәт язуымны сораган кешеләрне оч­ратканым булды. Хәбирә апага сүз бирсәм дә, өстемә зур васыять алсам да, язганым булмады.

Тыйнак кешеләрне мактап та, кәефләрен бозарга мөмкин икәнен беләм. Кылган изгелекләренең савабын киметермен дип курка идем. Гаҗәп дәрәҗәдә сабыр, акыл­лы, сөйкемле ханым, ханбикә иде ул. Мөселман йөзле, нур бөркелеп тора торган сөйкемле хатын иде. Татар хатыны нинди була, нинди булырга тиеш дигән сорауларга тулы бер җавап ул. Татар театрын, Камал театрын ярата иде алар. Әгәр парлап килеп керсәләр, тамашачылар, дәррәү кузгалып, кул чабарга тотыналар иде. Ә бит театрга премьераларга аны күрер өчен барган, хат, үтенеч, сораулар тап­­шырган, аларның уңай хәл ителгәннәрен дә белә, күрә идек.

Гомеремнең бер чорында мин ат чабышлары, машина ярышларына йөри, телевизордан уллары Айрат бе­лән Радикның машина узышларын күрә идем дә, бу Сә­кинә ханымның йөрәге ничек чыдый икән, дип куя идем. Аңа бу дөньяда беренче Пре­зидентның хатыны булу бер дә җиңел булмагандыр. Ул үзе дә туктаусыз хәрәкәттә, борчуда булгандыр. Күп еллар элек Минтимер Шәри­повичтан: “Сезнең хезмәт­челәрегез бармы?” – дип сораганнар иде. Ул рәхәт итеп көлеп җибәрде: “Әгәр хез­мәтче алсак, Сәкинә апагыз аңа да хезмәт итә башлаячак”, – диде. Шулайдыр, аның аш-су тирәсенә чит кешене катнаштырмаганын да ишет­кәнем бар. Павлюхин почмагындагы урам чатында авыл кешеләре сатып торган базардан яшел үләннәр, кү­кәй алып торганын күр­гәнем бул­ды. Анда да ул матур, яшел җирлеккә ак борчак төшкән, килешле крепдешин күлмәк, аягына ак босоножка кигән, кешеләр белән елмаеп сөй­ләшә, ягымлы, сөй­кемле иде.

Алар матур, тигез, бә­хет­ле пар, яр булып, 57 ел гомер иттеләр. Килгәннәр китә, беркемне дә бернәрсә дә алып кала алмый, 79 яше тулгач, Сәкинә апа да мәңгелек сәфәренә кузгалды, гамәл дәфтәре ябылды. Аллаһ аны ишетте. Хушлашу җеназа­сында Минтимер агай: “Сә­кинә, кеше җомга көнне вафат булса, бу кеше изге булган, җомга көнне китте, дия иде”, – диде. Әйе, Сәкинә ханым нәкъ Рәшидә абыстай кебек җомга көнне вафат булды, җомга көнне гүр куенына иңдерелде. Аны Тукай, Мәрҗани (күп инде алар), күп галимнәр, яхшы кешеләр, хәзрәтләр яткан татар зиратына җирләделәр. Ул вафаты, җирләнгән урыны белән дә зур сабак биреп, Минтимер агайга тау кадәр эш калдырып китте. Моннан соң татар зираты бу хәлдә була ал­мый, аны карыйсы, тө­зек­ләндерәсе, чистартасы бар. Агаебызның нинди эш­ләргә сәләтле икәнен күреп бе­ләбез. Аннан соң да ул мондый эшләрдә ялгыз тү­гел, уллары, без, Хәбирә апалар, татар халкы бар. Инде әллә ничә кеше: “Сәкинә Шакир кызы рухына Коръән чыга башладым, 40 Йәсин укыйм”, – дип шылтыраттылар. Аллаһ күрүче, Аллаһ бе­лүче, “Изге эшләрдә ярышыйк”, һәр барчабызга да мөселман булып кубарылырга язсын.

(“Ватаным Татарстан”,   /№ 167, 20.11.2018/)

Реклама
Теги: Мәрсия
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: