Хезмәт

Җәсаден урлап кайтканнар һәм Борнак зиратында соңгы бер каберне ачып, шунда җирләгәннәр

Сүз Ишми ишан җәсаде турында бара. 80 яшьлек Ишмөхәммәт хәзрәт (чын исеме шулай, аны халык зурлап "Дәмулла хәзрәт" дирп йөрткән) 95 ел элек Малмыж шәһәрендә судсыз нисез "ЧК" тарафыннан атып үтерелгән.

Ишмөхәммәт хәзрәт 42 ел дәвамында Түнтәр мәдрәсәсен җитәкләгән. Биредә белем эстәргә шәкертләр Вятка һәм Казан губернасы авылларыннан гына түгел, Казанның үзеннән, Пермь, Вятка, Оренбург төбәкләреннән дә килә.
Ишмөхәммәт хәзрәт хаҗ сәфәре кыла, дин галиме буларак, хезмәтләрен гарәп телендә (гарәп шрифты белән татар яки төрек телендә түгел) язган. Аның егермедән артык китап-брошюралары булуы билгеле. 2000-2005 елларда Вәлиулла хәзрәт Ишмөхәммәтнең ун брошюрасын татар һәм рус телләренә тәрҗемә иттереп "Иман" нәшриятында бастырып чыгарды. Мәдрәсәләрдә гарәп, фарсы (иран) һәм төрек телләре укытылган. Татар телендә хат язу дәресләре генә кертелгән.
Ишмөхәммәт Ш.Мәрҗани һәм Р.Фәхретдин белән бик зур каршылыкка кергән. "Җәдитчеләрнең яңача укыту ысуллары динебезнең нигезен какшата, көнбатышның сасы әхлагы татар халкына килеп җитәргә мөмкин", дип кисәтә. Шуңа күрә аны искелек калдыгы - кадимче дип атыйлар. 1911 елда Ишмөхәммәт хәзрәт хәтта патша хәзрәтләренә үтенеч-хат белән мөрәҗәгать итә: "Безнең мәдрәсәләргә дәүләт ярдәме кирәкми. Үзебезнең борынгы укыту ысуллары калсын", ди. Ул хатта бернинди әләк булмаса да, аңа "Доносчы Ишми" тамгасы ябышып кала.
Революциягә кадәр Ишми ишан татар дөньясында "кадимчелек" үзәгендә торган. Совет чорында аны татар халкының олы дошманы итеп сүрәтләп, динсезлекне пропагандалау өчен кара символ рәвешендә файдаландылар. Хәзер ул өлешчә акланды. Тулаем аклау өчен архивларда аны хөкем иткән бернинди документ юк. Тарихчы галимнәр һәм язучылар арасында бүген аны яклаучылар да, минем фикергә турыдан туры каршы чыгучылар да бар.
Ишмөхәммәт хәзрәтне "талканы коры", үзе көчле, горур, үзсүзле булган дип сөйлиләр. Большевиклар революция ясаган, ил башына килгән. Эре сәүдәгәрләрнең бар мөлкәте тартып алынган, үзләре юкка чыгарылган. Кайберләре чит илләргә качып котылган. Ишмөхәммәт хәзрәткә дә кайбер дуслары "Качарга, чит илгә китеп большевиклардан котылырга кирәк", дигән тәкъдим ясалган. Хәзрәт андый "коткы"ларга ышанмаган.
1919 елның апрелендә аны Малмыж чекистлары кулга алырга килгән. Ул вакытта да өйдәгеләргә: "Борчылмагыз, минем беркем алдында да гаебем юк. Кайтырмын", дигән. Төрмәдә аны озак тотмаганнар. 8 май төнендә Малмыжның пристань ягындагы урман эченә алып барып атканнар. Ишми генә атылмаган бу вакытта. Малмыж өязенең төрле авылларыннан җыелган 15 дин эшлеклесе корбан ителгән.14е мулла, берсе поп булган. Бу кара эшнең бернинди документы калдырылмаган.
Бу вакытта Малмыж янында, Вятканың теге ягына Себердән Колчак армиясе килеп җиткән. Алар бу якка чыкса, абруйлы дин эшлеклеләре халыкны аклар ягына авыштырыр дип курыккан большевиклар.
Ишмөхәммәтнең җиде баласы булган. Шуларның өчесе 1918 елда ук большевиклар ягына чыккан: Нургаян - кызыл комиссар, Габделхәй - язучы, журналист, Нурислам - укытучы булган. Шунысы кызганыч, әтиләре атылган вакытта бу егетләр Малмыжда була. Атылган төндә үк Ишмөхәммәт фаҗигасе Түнтәргә ирешә.
Хәзрәтнең ышанычлысы Хөсәен абзый иптәшкә кеше алып, төнлә ат белән Малмыжга юнәлә. Хәзрәт мәетен урлап, Борнак авылына алып кайталар. Шул төндә үк берәүнең кара мунчасында мәетне юып, кәфенләп, Борнак зиратында җиргә иңдерәләр. Яңа кабер казылмый. Соңгы бер каберне ачып, андагы мәет ләхетенә куела ул. Үтә яшерен рәвештә башкарыла бу эш. Шунлыктан, бу факт, фараз буларак, хәбәрдарлык чорында гына калкып чыкты.
Яшерен эшнең икенче көнендә Түнтәргә һәм күрше авылларга Малмыж чекистлары килә, эзләнә. Әмма беркем бернәрсә белми. Әтиләре атылганда Малмыжда хезмәт иткән хәзрәтнең өч улы бу вакыйгадан соң берничә ел эчендә вафат була. Калган балалары һәм җәмәгате Ситдыйка абыстай колхозлашу елларында каһәрләнә. Өйләреннән куыла, зур салымнар салына, кайберләре төрмәгә ябыла.
Тормыш дәвам итә. Репрессиягә дучар булганнарның балалары (Ишми ишан оныклары) совет чорында ил азатлыгы өчен фронтка китә. Кайберләренең гомере сугыш кырында өзелә, сугыштан исән кайтканнары зыялы, дәрәҗәле шәхесләр булып җитешә: Сәгыйть һәм Икрам Фәйзуллиннар үз чорының танылган журналистлары; Фарук Нәкыйпов һәм Тәлгать Айдаров танылган инженер, уйлап табучы, дәүләт бүләге ияләре; Җәүдәт Айдаров Ленинград блокадасында Д.Шостаковичның атаклы "Җиденче симфония"сен башкарганда бәрмә уен коралларында уйный. Бу оркестрдагы бердәнбер татар музыканты була. Казанга кайткач, аның дирижерлык таланты ачыла. Аңа Татарстанның атказанган сәнгать эшлеклесе исеме бирелә.
Түнтәр мәдрәсәсендә кулланылган Коръән һәм кайбер дәреслекләр: гарәп теле, философия, табигать белеме, физика, математика, география һ.б.
Ишмөхәммәт хәзрәт язган китапларның тәрҗемә ителгәннәре һәм фотодокументлар.
Ишмөхәммәт хәзрәт кулланган кайбер китаплар һәм шәхси Атласы (1830 елларда Төркиядә басылган).
Ишмөхәммәт улы Нәкйп мулланың муллалыкка алган Указы. Ана мөфти Риза Фәхретдин кул куйган.
Ишмөхәммәт хәзрәтнең кызы Латыйфа абыстай уллары белән. Фото һәм китаплар Латыйфа абыстайның улы Җәүдәт Айдаровның шәхси пианиносы өстенә куелган.
Ленинградта блокадниклар очрашуы. Алгы рәттә уңнан өченче Җәүдәт Айдаров. 1980 еллар.
Сугыш ветераны, Казандагы РТИ заводының элекке директор урынбасары, баш инженеры Фарук Нәкыйпов.
Ишми ишанның патшага язган хаты. Оригиналның копияләре.
Патшага язган хатның шул чорда (1911 ел) рус теленә тәрҗемәсе. Тәрҗемәне Вятка губернасы Малмыж өязе Шода волостена кергән Әтнә авылында яшәүче отставкадагы унтер офицер Әхмәтҗан Хисмәтуллин башкарган.
Киров өлкә архивы раслаган мөһер һәм имзалар.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: