Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Салавычка кунакка кайткан балалар да көтеп алдылар

Яңа дуслар да табылды

Инде менә ничәнче ел рәттән Иске Салавыч авылы мәчетендә безнең балаларыбызга җәйге каникулда җәйге ял чаралары оештырыла.

Бу елгысын да балалар бик көтеп алдылар. Ике атна дәвамында, 19нчы июннән 1июльгә кадәр алар узган елларда өйрәнгәннәрен кабатлап, яңадан догалар өйрәнеп, табигатьтә уйнап, бик тәмле ризыклар белән сыйланып үткәрделәр.

Лагерьга җәйгә әби-бабаларына кунакка кайтучы оныклар да йөреп, анда яңа дуслар да табылды. Соңгы көндә алар барлык өйрәнгәннәрен үзара ярышып сөйләп, тагын да хәтерләренә салып куйдылар.

Җәйге ял чараларын бик күңелле һәм файдалы итеп оештырып, балаларыбызга дин сабагы өйрәткән Хәдичә, Гашурә һәм Гөлшат апаларга, тәмле ризыклар белән сыйлаган Раилә, Әлфия, Нүридә апаларга без, әти-әниләр, бик рәхмәтле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев