Хезмәт

“Сәдака бирер идем”... – дип үкенерлек булмасын

Сәдака бирүе белән адәм баласы Аллаһка тугрылыгын күрсәтә, ягъни Аллаһ биргән байлыктан Аның ризалыгы, кыямәт көнендә әҗер-савапларга ирешү өчен, ул сәдака бирә.

Саранланып, сәдака бирмәгән кеше кыямәт көнендә: “Раббым! Миңа тагын бераз гына булса да гомер бирсәң иде! Ул гомерем буена кешеләргә, ятимнәргә ярдәм итәр, сәдака бирер идем”, – дип әйтер ди. Нәрсә соң ул сәдака? Ул гарәпчә “сыдык” сүзеннән алынган, ягъни тугрылык, эчкерсезлек дигән мәгънәне бирә. Сәдака бирүе белән адәм баласы Аллаһка тугрылыгын күрсәтә, ягъни Аллаһ биргән байлыктан Аның ризалыгы, кыямәт көнендә әҗер-савапларга ирешү өчен, ул сәдака бирә. Әмма сәдаканы акчага гына кайтарып калдырырга кирәкми. Пәйгамбәребез (с.г.с.): “Хәтта елмаю да, кешеләрне яхшылыкка өндәү дә сәдака”, – ди. Сөбханаллаһ, әлхәмдүлилләһ, Аллаһу әкбәр дию дә сәдака.

Кеше тәнендә 360 буын бар. Намаз вакытында аларның барысы да хәрәкәткә килә. Хәдисләрдә иртән кояш күтәрелгәннән зәвәлгә кадәр (кояш төш вакытын кисеп үткән мизгел) ике рәкәгать духа намазы укырга киңәш ителә. Ул 360 буыннан сәдака дип атала.

“Сәдаканы байлар бирсен, миндә аның кадәр мал юк”, – диючеләр дә юк түгел. Әмма, истә тотсак иде, сәдака бирүченең малы кимеми. Аллаһ сиңа малны икенче яктан бирә яки биргән сәдакаң сәбәпле төрле бәладән саклый. Әйтик, авырып китеп, дәвалану өчен акчаң китәргә мөмкин булыр иде, ә биргән сәдакаң нәтиҗәсендә Ул сине чирдән саклап, акчаңны үзеңдә калдыра. Мал сакланып калу да керем ул.

Реклама

 “Тәүбә” сүрәсенең 60нчы аятендә кемнәргә бирергә кирәклеге дә языла: “Сәдакалар – фәкыйрьләргә, мескеннәргә, әмир тарафыннан куелган зәкят җыючыларга вә зәкят өчен исламга күңелләре өлфәт хасыйл иткән кешеләргә: тоткында булган кешеләргә, бурычын түләргә көче җитмәгән бурычлы кешеләргә, ислам дине өчен Аллаһ юлына һәм малсыз калган мосафирларгадыр, шул күрсәтелгән урыннарга бирмәк Аллаһыдан фарыз ителде”. Тагын бер үзенчәлеге: фарыз сәдака фәкать мөселманнарга бирелә. Нәфел ул – көндәлек бирә торган сәдака, аның күләме юк, бирмәү дә гөнаһ түгел. Бу сәдаканы акчалата да, мал белән дә бирергә була, берәр изге гамәл дә кыла аласыз. Нәфел сәдаканы күңелең белән кемгә бирәсең килә, диненә, милләтенә карамыйча, шуңа бирергә мөмкин. Пәйгамбәребез, артык малың булса, иң беренче үзеңә тот, ди, ягъни башта бурычларыңны түлә, фарыз сәдакаларыңны бир, аннары гаиләңне кара. Алардан соң якыннарыңны, туганнарыңны барла. Аннары гына инде башкаларны. Күләменә килгәндә, кайвакыт бер дирһәм йөз дирһәм бирүгә караганда да саваплырак була. Берәүнең ике дирһәм акчасы булып, берсен сәдака итеп бирә, ә икенче бер кешенең миллионлаган акчасы булып, шуның йөзен генә бирә. Димәк, Аллаһ ризалыгы өчен әз генә биргән сәдакаңның әҗер-савабы күбрәк тә булырга мөмкин.

Сәдаканы күңелдән Аллаһ ризалыгы өчен дип ниятләп бирү дөрес. Аннары теләк теләп куясың. Кайберәүләр теләк тели белми. Мәчеткә дога кылдырырга керәләр дә сәдакаларын биреп чыгып китәләр. Сәдакаңны биргәч, йа Раббым Аллаһ, тәнемә – сәламәтлек, балаларыма тәүфыйк бир, савабын мәрхүм булган әтиемә ирештер дип яки башка теләкләрне дә әйтеп дога кылып куегыз. Мәчеткә килеп җитмәүчеләр берәр мохтаҗга бирсен дә сәдакасын, теләк теләсен.

Сәдаканың иң хәерлесе – дингә файда китерү максатыннан бирелгәне. Мәчетләргә бирелгәне дә дин файдасы хакына санала. Иң мөһиме ихлас булу кирәк, савабы һичшиксез булачак. Иң саваплы мал сәдакасы  – корбан чалу. Корбан гаетендәгесе түгел, ә сәдака итеп бирү максатыннан чалынганы. Шуны да әйтергә кирәк: Аллаһка авыр булганда гына түгел, рәхәт вакытта да якынаегыз. Сәдаканы сөенечле вакытыгызда да бирергә тырышыгыз. Шул ук вакытта Аллаһы Тәгалә, яшерен биргән сәдака тәмуг утыннан пәрдә булыр, дигән.

Равил хәзрәт Бикбаев, якташыбыз, Казанның Әмәт мәчете имам-хатыйбы

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: сәдака
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: