Хезмәт

Сәдаканың савабы

Әссәламу галәйкум вә рәхмәтул-Лаһи вә бәракәтуһ! Бакара сүрәсенең сәдака турында булган аятьләренең тәфсирен биреп, сәдакага кагылышлы хәдисләрне дә китерик, иншАллаһ.

Аллаһ юлында биргән малның мисалы - бер бөртек орлык кебек, ул орлыктан җиде башак үсәргә, һәр башакта йөзәр орлык булырга мөмкин. Аллаһ үзе теләгән бәндәсенә җиде йөздән дә арттырып бирер. "Аллаһ киңлек иясе һәм барча нәрсәне белүче" (261нче аять). "Биргән сәдакаларның савабы күп мәртәбә арттырылачак, кешеләр Аллаһ юлына сәдака бирерләр, ләкин сәдакаларына миннәтне вә рәнҗетүне ияртмәсләр. Аларның әҗерләре Раббылары хозурында, аларга аңда курку һәм кайгы булмас" (262нче аять). "Фәкыйрьләргә яки сораучыларга яхшы сүзләр әйтү һәм хата эшләре булса, гафу итү рәнҗетеп биргән сәдакага караганда яхшырак. Аллаһ сезнең үпкәләп яки рәнҗетеп биргән сәдакагызга мохтаҗ түгел, Ул бай һәм миһербанлы" (263нче аять). "Ий мөэминнәр! Биргән сәдакаларыгызны миннәт кылып яки рәнҗетеп биреп, савабын югалтмагыз! Рия белән биргән кешеләр - кәферләр кеби, алар Аллаһуга һәм ахирәт көненә ышанмыйлар, шулай да кешеләргә яхшы күренер өчен сәдака бирәләр. Рия белән яки рәнҗетү белән бирелгән сәдаканың мисалы - өстенә туфрак кунган шома таш кебек, яңгыр суы туфракны юып төшерә дә, таш тап-такыр булып, ялангач кала. Алар биргән сәдакаларының әҗеренә ирешергә һич кадир булмас­лар. Аллаһ Коръән белән гамәл кылмыйча кәфер булган кешеләрне туры юлга күндермәс" (264нче аять).

Бу аятьләрдә искә алынган 700 әҗер-савапка ирешүнең шартлары бар. Аларның иң мөһиме - Аллаһ ризалыгы өчен булуы, шаһитларсыз булуы һәм аның турында соңыннан сөйләмәү. Бу шартлар Пәйгамбәребез (с.г.в.с)нең кыямәт көнендә булган Аллаһы Тәгалә гаршенең (Аллаһы Тәгаләнең тәхете) күләгәсе турындагы мәшһүр хәдисендә бик кыска гыйбарә итеп китерелә. Анда Кыямәт көнендә бернинди күләгә дә булмавы, әмма Аллаһы Тәгалә гаршенең күләгәсе җиде төрле кешегә булуы әйтелә. Шуларның берсе турында кыска гына әйтелгән: «Сәдаканы биргәндә уң кулы биргәнне сул кулы белмәгән дәрәҗәдә яшереп биргән кеше». Ягъни, уң кул биргәнне сул кул белми каламы? Юк. Бу киная, ягъни арттырып әйтү. Аның мәгънәсе: "Биргәнен кеше үзе һәм алган кеше генә белә, бүтән кешеләрдән беркем дә белми". Мондый гамәлне ихлас Аллаһ ризалыгы өчен генә кылган кеше кыла ала. 700 әҗер савапны алуы җиңел түгел шул.
Ни өчен, «Аллаһ ризалыгы өчен диеп» ярдәм итүчеләр, соңыннан бир­гән кешегә үзләренең канәгатьсезлекләрен бел­гер­тәләр. Чөнки аларның бирү ниятләре асылда, Аллаһ ризалыгы өчен түгел, ә теге кешедән киләчәктә нәрсәдер өмет итүдә. Һәм өметләре акланмагач, алар бөтен үпкәләрен һәм ачуларын чыгара башлыйлар, теге кеше җир астына кереп китәрлек була.

Тагын бер хәдистә әй­телә: «Бер ир-ат Пәй­гам­­бәребез (с.г.в.с.)гә ки­­леп со­раган: "И Аллаһ Илчесе, кайсы сәдаканың әҗер-савабы артыграк?" "Ант итеп әйтәм, белегез: синең сәламәт һәм мохтаҗ вакытта сәдака бирүең. Син фәкыйрьлектән куркып һәм бу дөньяда әле яшәргә өметләнеп торган чакта. Һәм җаның бугазга килеп җиткән чакта монысы фәләнгә, тегесе төгәнгә, өченчесе фәсмәтәнгә диеп сәдаканы бирүең калдырылмасын», - дип, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) җавап бирә. Үлем алдыннан бирелгән ул сәдакаларның кабул булуы да нинди дәрәҗәдә генә булыр микән? Бөтенебез беләбез, сәдакаларны күб­­рәк бирү­че­ләр сәла­мәтлекләре бет­кән олы яшьтәге кешеләр. Яшь чакта күпчелегебез акчага мохтаҗлык кичерәбез, шуңа күрә сәдакалар сирәк һәм әз чыгарабыз. Ә олы яшьтәгеләр андый мохтаҗлык кичермичә гомерләренең көннәре кимеп барганын сизеп һәм сәламәтлекләренә ярдәм итү йөзеннән сәдаканы еш һәм күп бирәләр. Шуңа күрә яшьләргә әйтәсем килә: яшь, сәламәт вә мохтаҗ чакта биргән сәдакаларыгыз, чирләп вә картаеп беткәннән соң акчалар җитәрлек булганда биргән сәдакаларга караганда Аллаһ каршында күпкә авыррак, әҗер-савабы артыграк була. Аллаһы Тәгалә бу гамәлләрне кылырга ярдәм итсә иде.

Икенче бер хәдистә әйтелә: "Иң яхшы сәдака байлыктан башка бирелгәне". Ягъни бай булганчы биргән сәдака Аллаһ каршында кадерлерәк. Бирүче кул алучы кулга караганда хәерлерәк. Һәм мохтаҗрак булганнан башлана.

Хакыйкатьтә, сәдака гомерне арттыра, мәетне яманлыктан саклый, аның (ягъни сәдаканың) ярдәме белән Аллаһы Тәгалә кешедән тәкәбберлек белән купшылыкны бетерә.

Ураза ул калкан, сәдака исә су утны сүндергән сыман безне хата-гөнаһларыбызны җуйдыра.

Мәшһүр булган хәдистән алынган сүзләр мөселман дөньясында киң таралган: «Сәдакадан Аллаһ колының малы кимемәс» дигән сүзләр күбегезгә мәгълүм. Күп кенә әүвәлге буыннар аларга акча сорап килгән кешеләргә: «Мәрхәбә-и-мәрхәбә (ягъни: рәхим итегез) безнең малыбызны бу дөньядан икенче дөньяга күчерүчеләргә», - дигәннәр.

Шулай ук мөселман дөньясында билгеле булган сарык һәм аның калак сөяге турындагы кыйссаны онытмыйк. Гаишә (р.г.) сөйләгәнчә, Пәйгамбәребез сарыкны чалгач, аны тулысынча сәдака итеп таратырга кушкан. Соңыннан, Гаишә: «Бөтенесе китте, калак сөягеннән кала», - дип сорагач, ул: «Киресенчә, бөтенесе калды, калак сөягеннән башка», - дип җавап бирә.

Тагын берничә Аллаһның аятьләрен искә төшерик, мал сәдака бирүдән кимеми. Раббыбыз Коръәни-Кәримдә безгә җентекләп аңлата: «Күкләр белән җирнең милке бөтенесе Аллаһныкы». Соңыннан ул безгә милекне бирде һәм: «Без сезне ризыкландырган (малдан) өлеш чыгарыгыз», - дип әйтте. Соңыннан: «Нәрсәне сез малыгыздан чыгарсагыз, Аллаһ аны алмаштыра», - диде. Ягъни, Аллаһ безгә малны биреп, безгә аннан өлеш чыгарырга өнди, кызыктыра, чөнки ул аңа яхшы алмаштыруны әзерләгән. «Кем исә Аллаһка яхшы карыз (бурычка) бирсә, Аллаһ ул мөэминнең әҗерен күп мәртәбә арттырыр. Аллаһ кайбер кешенең тормышын тар кылыр, кайбер кешенең тормышын киң кылыр. Хөкем өчен, әлбәттә, Аллаһка кайтачаксыз». Һәм Раббың сиңа милекне биреп, соңыннан синнән үк бурычка алып, сиңа тагын да арттырып бирә. Аллаһы Тәгаләнең безгә булган юмартлыгы вә рәхмәте киң.
Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов,
Ижау Җәмигъ мәчете имамы.
Янарыш газетасы Ижевск шәһәре

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: