Хезмәт

Сәфәр итүче мөселманнарга: Исламда кем юлчы санала һәм машинада утырып барганда ничек намаз укырга?

Җәен күпләр үз транспортында юлга кузгала. Сәфәрдә булганда ничек намаз укырга?

"Нур-ТВ" телеканалы, сәяхәт иткән мөселманнарга ярдәмлек әзерләгән. "Интертат" электрон газетасы бу ярдәмлек белән танышырга киңәш итә.
Ислам ул барысын да үз эченә ала торган яшәү рәвеше. Бүген без сәфәр вакытында намаз уку тәртибе белән танышырбыз.
Сәфәргә җыенганда иң беренче истихара намазы һәм истихара догасы уку кирәк. Бу Аллаһтан киңәш сорау. Без Аллаһтан игелекле эшләрдә ярдәм итүен һәм җиңеллек, әгәр дә бу эштә игелек юк икән, аны булдырмый калуны сорыйбыз. Истихара дагасы белән истихара намазын укыгач, Мөхәммәд с. г. в. әйткәнчә, үзебезгә юлдаш итеп яхшы кешеләрне сайлап, транспортның төзеклеген тикшергәч, без сәфәргә әзер.
Ислам динендә сәфәр сынау буларак кабул ителә шуңа күрә шәригатьтә юлаучыга төрле җиңеләйтүләр бирелгән. Мәсәлән, юлчыга ураза тотмаса да ярый, мәҗбүри булган уразаны өзә ала. Коръәндә юлчыга догаларын, намазын кыскартуның гөнаһы юк диелә. Дүрт рәкәгатьле намаз урынына ике рәкәгатьлене укырга була. Мәсәлән, өйлә намазы дүрт рәкәгатьле, юлда булган кеше аны ике рәкәгатьле итеп укый ала. Юлда вакытта шулай ук сөннәт намазлар, өстәмә догалар укылмый.
Билгеле булганча, төз басып тору яки кыям - намазның төп шарты, шуңа күрә әгәр кешенең басып тору мөмкинлеге бар икән, ул берничек тә утырган килеш намаз укырга тиеш түгел, бу очракта намаз кабул булмый. Ләкин төрле очраклар була: мәсәлән, кеше юлда вакытта, транспортта хәрәкәтләнгәндә, намазны басып укый алмаска мөмкин.
Мондый очракта нишләргә? Транспорт хәрәкәте уңаена урын алып утырабыз, кыйбланы билгелибез. Куллар бил турысында, Кыйбла ягына борылып тәкъбир әйтәбез һәм намаз укый башлыйбыз. Гадәти намаздагы кебек "Фатиха" сүрәсен укыйбыз. Рөкүгъка иелгәндә тәкъбир сүзләрен әйтеп алга ярым бөгеләбез, аннан тураеп утырабыз, сәҗдә өчен булдыра алган хатле аска иеләбез. Аннан тураеп утырып намазны төгәллибез.
Туктап намаз уку мөмкинлеге булганда, уңайлы җирдә туктап, кыйбланы билгелибез һәм чиста җиргә намазлык җәябез. Ният кылып, намаз укыйбыз. Әгәрдә алдан аякларны юып, тәһәрәт алынган булса, мөселман кешесе алдагы тәһәрәтләрдә аягын сөртеп кенә алырга мөмкин, бу аяк юуны алыштыра. Моның өчен аякларны юеш кул белән сыпырып алырга кирәк. Юлчы өчен аякны сөртеп тәһәрәт алу өч тәүлек, юлчы булмаган кешегә 1 тәүлек дәвамында рөхсәт ителә.
Үзенең яши торган җиреннән 85 км ераклыкка киткән кеше юлчы санала, килгән җирендә 15 көннән озакка калса, ул юлчы булып саналмый һәм барлык намазларны да кыскартмыйча укырга тиеш була. Әгәрдә юлчы килгән җирендә 15 көннән азрака калса, намазларын алда күрсәткәнчә кыскартып укырга мөмкин. Алдан әйткәнчә, сәфәр - ул сынау, һәм юлда вакытта Аллаһны ешрак мактау исә алу, догалар белән Аңа мөрәҗәгать итү кирәк.

Реклама
Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
  • 23 февраля 2018 в 17:06
    Аркан тартыша егетләрнең асыллары...
  • ТР Мәгариф һәм фән министры Рафис Борһанов Чапшар күпфункцияле үзәгенндә булды
  • Балтач район Советының егерменче утырышында Татарстан Республикасы Мәгариф һәм фән министры Рафис Тимерхан улы Борһанов катнаша
  • Район хуҗалыкларында үтә торган хисап җыелышларының чираттагысы "Уңыш"та булды
  • Балтачта 15 февральдә әфганчы-интернационалистлар көне билгеләп үтелде
  • "Татарстан чаңгы юллары"нда балтачлылар да зур активлык күрсәтте
  • "Смәел" җәмгыятендә эшләүчеләр 2017 елда башкарган эшләренә анализ ясарга җыелды...
  • Бүген “Кама” күмәк хуҗалыгында отчет-сайлау җыелышы булып узды. Анда районыбыз башлыгы Рамил Нотфуллин да катнашты
  • “Каймак-Тау”да онытылмаслык бәйрәм үтте
  • Көшкәтбашта февральдә дә чәчәкләр ата
  • Балтачның “Ак калфак”чылары быел кәсепчеләрне барлау эшенә керешә
  • Ветеран чик сакчылары Казан шәһәрендә хәрби-спорт темасына багышланган чарада катнаштылар
  • Кечкенә йолдызларыбыз "Йолдызлык"та сынала
  • Бассейн ачылды! Уррра!!!
  • Балтачта Бассейн ачылу тантанасы
  • Кариле китабын тәкъдим итү кичәсе
  • Балтачтагы "Дулкын" бассейны
  • Республиканың "Наз" хәйрия фонды Балтачның бертөркем баласына "Яңа ел тамашасы" бүләк итте
  • Балтачта җитәкчеләр ярышты
  • Район башлыгы Рамил Нотфуллин призына үткән көрәш ярышлары (1көн)
  • Норма урта мәктәбенең 100 еллык юбилей кичәсе
  • Балтач районында ЗАГС хезмәткәрләре хөрмәтләнде
  • Балтачта "Төнге чаңгы юллары" яңа сезонын ачты
  • 9 декабрьдә башкалада узган авыл хуҗалыгы ярминкәсеннән фоторепортаж
  • Районда терлекчелек өлкәсендә 11 айлык эш нәтиҗәләренә йомгак районнныӊ «Уӊыш» хуҗалыгында ясалды
  • Балтачның “Ватан сакчылары” һәйкәлендә тагын бер флаг күтәрелде
  • Балтач балалары коррупциягә кршы көрәшә
  • Нылкышно-анай куинь полэс дано
  • "Хезмәт"сез яшәп булмый ди карилелеләр
  • Балтачта Мәүлидкә Пәйгамбәрнең чәч бөртеген алып кайтканнар (+фоторепортаж)
  • Каратэ-кекусинкай соңгы елларда районыбызда зур популярлык казана (+фоторепортаж)