Хезмәт

Сәгыйт ибн Гамир.

Хөрмәтле укучы, без Сезгә Балтач җәмигъ мәчетенеӊ остазы Гомәр хәзрәт әзерләгән бер-ничә кисәктән торган динебез тарихына кагылышлы мәкаләләр тәкъдим итәбез (дәвамы).

Мәккәдән ерак түгел курайш мөшрикләренең түрәләре, Хубәйб ибн Гади исемле сәхабәне җәзалаганны күзәтү өчен Мәккә халкын җәза мәйданына җыялар. Җыелган халык арасында булган меңләгән егет-кызлар белән Сәгыйт ибн Гамир исемле яшүсмер дә бу урынга килә. Хатын-кызлар да, балалар да, яшьләр дә Хубәйбне җәзаланучыны кадаклый торган агач янына таба төрткәлиләр. Шул вакыт Хубәйб халыкка мөрәҗәгать итә: "Мөмкин булса миңа үлер алдыннан ике рәкәгать намаз гына укып алырга рөхсәт бирегез".
Моңа кадәр мөшрик булып яшәгән Сәгыйт, потларга табынудан башка гыйбәдәтне белми. Хубәйб укыган намаз аңа бик ошый һәм ул аны ахырына хәтле сокланып карап тора. Намазны укып бетергәч Хубәйб курайш кабиләсенең түрәләренә әйтә: "Аллаһ белән ант итәм, сез мине үлемнән куркып озаккарак суза дип уйламасагыз, мин намазны озаграк укыган булыр идем".
Шуннан соң Сәгыйт үз күзләре белән халыкның ничек итеп Хубәйбкә төрле яктан, төрле кораллар белән ярсып ябырылганын күрә. Һөҗүмнәрен дәвам иткән хәлдә алар Хубәйбкә кычкыралар: "Сине азат итеп, иминлектә калдырып, синең урынга Мөхәммәдне җәзалавыбызны теләр идеңме?" Әмма Хубәйб аларга: "Әйе, азат итегез, коткарыгыз мине", - дип әйтми, ә киресенчә: "Аллаһ белән ант итәм, мин үз өемдә иминлектә, гаиләм, балаларым янында булуыма һәм шул вакытта Мөхәммәдне (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) бер чәнечке генә чәнечтереп алуына да һич риза булмас идем", - дип җавап бирә. Шундый авыр чакта да Хубәйб үзе өчен борчылмый, ә пәйгамбәребезгә иминлек тели, чөнки пәйгамбәребез (аңа Аллаһның сәламе булсын) бөтен җир шарына Аллаһның нуры таралуга сәбәп булды. Аның (аңа Аллаһның сәламе булсын) сәбәпле бүгенгәчә миллиардалаган кешеләр туры юлны, Аллаһның рәхмәтен таптылар. Менә ничек тәкъва мөэминнәр сайларга туры килгәндә үзләренең яки гаиләләренең иминлеге турында түгел, ә Аллаһ ризалыгы турында уйлыйлар һәм бер мизгел эчендә тормышларын да, гаиләләрен, балаларын да, гомер буе җыелган малларын да югалтудан курыкмыйлар...
Мөшрикләр куллары белән селтәнә-селтәнә: "Үтерегез аны! Үтерегез!" - дип кычкырыша башлыйлар. Бераздан, тәнендәге хисапсыз кылыч һәм сөңге яраларыннан Хубәйб җан бирә. Бу вакыйга Сәгыйткә бик нык тәэсир итә һәм гомере буе хәтереннән чыкмый. Ул Хубәйбне төшләрендә дә бик еш күрә, көндезләрен дә аның турында күп уйлый. Аның ничек итеп йөзендә бернинди борчу-дулкынлану әсәре булмаган хәлдә, тыныч кыяфәт белән соңгы ике рәкәгать намазын укыганын күз алдына китерә.
Хубәйб тормышының соңгы мизгелләрендә үзен тотышы белән Сәгыйткә бик зур дәрес бирә. Үлгәнчегә хәтле Аллаһка нык инану белән инанган хәлдә яшәү генә чын, дөрес яшәү булганын аңлый ул. Шулай ук Хубәйб аша ул, ничек нык иман гаҗәеп эшләргә этәрә алуын аңлый. Сәгыйт тагын шуны аңлый, бөтен сәхабәләре өчен бу дөньяда иң сөекле булган кеше - Аллаһның соңгы пәйгамбәре Мөхәммәд (салләллаһү галәйһи үә сәлләм).
Менә шунда Аллаһ Тәгалә Сәгыйтнең күңелендә Ислам диненә карата мәхәббәт уята. Аллаһ Тәгалә Үзенең хак китабы Коръәндә әйтә: "Әгәр Аллаһ берәүнең күкрәген (күңелен) киңәйтеп, Ислам динен кабул иттерсә, һәм ул Раббысының һидаят (җитәкчелек) нуры яктылыгында булса (туры юлны бик яхшы күреп барса, ул кеше, имансыз, юлсыз кеше кебек булырмы?" (Зүмәр сүрәсе, 22 аять). Шулай ук Әнгам сүрәсенең 125 аятендә Аллаһ әйтә: "Аллаһ, бер кешене туры юлга бастырырга теләсә, Ислам дине өчен аның күкрәген (күңелен) ачыр, янә Аллаһ, бер кешене хак диннән адаштырырга теләсә, ул кешенең күкрәген күккә күтәрелеп баручыныкы кебек тар кылыр. Әнә шулай Аллаһ имансыз кешеләргә үзенең җәзасын бирә". Туры юлда булыр өчен, адашмас өчен һәр кеше, нинди генә милләттән булмасын, иң беренче чиратта кулларын күккә күтәреп: "Йә Раббым, мине туры юлга күндерсәң иде", - дип сорарга, ә аннан соң инде белемле кешеләрдән динне өйрәнергә тиеш.
Сәгыйт тә бу тәэсирләнүеннән соң, бер төркем кеше янында үзенең Аллаһ динен кабул итүе турында һәм мөшрикләр табына торган таш һәм агач потларга бүтән беркайчан да гыйбадәт кылмаячагы хакында игълан итә. Шулай итеп Хубәйб тормышының соңгы мизгелләрендә дә Сәгыйтнең Ислам диненә керүенә сәбәпче була ала.
Пәйгамбәребез вафат булганчыга кадәр Сәгыйт гел аның янында булырга, аннан хак динне өйрәнергә тырыша. Ә инде аның вафатыннан соң Сәгыйт, аннан соңгы хәлифәләргә дин эшләрендә яхшы ярдәмче һәм киңәшче була. Гомәр ибн әл-Хаттаб хәлифә булганының беренче көнендә үк Сәгыйт аңа шундый киңәш бирә: "Кешеләр белән мөнәсәбәттә Аллаһтан курык (алар белән гадел бул) һәм Аллаһ кушканнарны үтәүдә кешеләрдән курыкма. Шулай ук, әйткән сүзең эшләгән эшеңә каршы килмәсен, хакыйкаттә иң хәерле сүз - ул эш белән расланган сүз. Синең кул астыңда булган ерак һәм якын мөселманнарга йөзеңне юнәлт. Үзеңә һәм гаиләңә теләгән изгелекләрне аларга да телә. Һәм үзеңә теләмәгән әйберне аларга да теләмә. Кайда гына булсаң да авырлыклардан курыкмыйча дөреслеккә (гаделлеккә) омтыл. Әгәр шул чакта тәнкыйтләүчеләр булса, аларга игътибар бирмә". Гаҗәпләнгән хәлдә Гомәр моңа җавап итеп: "Әй Сәгыйт, бу кадәр эшкә кемнең көче җитсен соң!?" Сәгыйт: "Аллаһ теләге белән син мөэминнәрнең әмире (җитәкчесе) булдың, һәм синең кебек кеше бу эшләрне эшли алачак". Гомәр, халык белән идарә итүдә ярдәмче булсын өчен, Сәгыйткә: "Мин сине Химс шәһәренә җитәкче итеп билгелим", - дип мөрәҗәгать итә. Сәгыйт: "Болай эшли күрмә, әй мөэминнәрнең әмире, әгәр болай эшләсәң, минем дөньяга алданып, адашып китүем бар", - дип әмир булу вазыйфасын кире какмакчы була. Гомәр ачуланып: "Хәлифәлекне миңа йөкләдегез дә, үзегез котылмакчы буласыз. Аллаһ белән ант итәм, мин сине болай гына җибәрмим", - ди дә, Сәгыйтне Химска әмир итеп билгели. Шуннан соң Гомәр әйтә: "Сиңа өстәмә матди ярдәм билгеликме?" Сәгыйт: "Минем аңа мохтаҗлыгым юк, чөнки миңа билгеләнгән хезмәт хакы да хаҗәтләремне артыгы белән каплый" - дип ярдәмнән баш тарта.
Сәгыйт Химска әмир булып җибәрелгәннән соң күп тә үтми хәлифә Гомәр ибн әл-Хаттаб янына Химстан берничә кешелек делегация килеп төшә. Гомәр аларга үзләрендә булган фәкыйрләрнең исемлеген язып бирергә куша һәм әйтә: "Мин аларга хаҗәтләрен капларга җитәрлек ярдәм акчасы җибәрермен". Гомәргә исемлекне китергәч, ул башка фәкыйрләр арасында Сәгыйтнең дә исемен күрә. Ул үз күзләренә ышанасы килмичә сорау бирә: "Кайсы Сәгыйт ибн Гамир бу?" Кешеләр берәвыздан: "Ул безнең әмиребез", - дип җавап кайтаралар. Гомәр гаҗәпләнеп: "Сезнең әмирегез фәкыйрме?" - дип сорый. "Әйе, Аллаһ белән ант итәбез, инде күптән аның өендә ашау пешерер өчен ут кабызганнары күренми", - дип җавап бирәләр. Бу сүзләрдән Гомәр елап җибәрә, хәтта бу елаудан аның сакалы да юешләнә. Шуннан соң Гомәр бер янчыкка мең динар акча сала һәм әйтә: "Аңа миннән сәлам тапшырыгыз һәм: "Мөэминнәрнең әмире сиңа бу акчаны үз хаҗәтләреңә кулланыр өчен җибәрде дип әйтегез".
Кешеләр кайтып янчыкны Сәгыйткә тапшыралар. Янчыкны ачып карагач Сәгыйт аны үзеннән этеп куя һәм әйтә: "Иннәә лилләһи үә иннәә иләйһи рааҗигүүн!" ("Дөреслектә без Аллаһныкы һәм Аңа кайтачакбыз"). Моны ишеткән хатыны: "Сәгыйт, нәрсә булды? Мөэминнәрнең әмире вафат булмагандыр бит?!" - дип борчылып сорау бирә. "Юк, аннан да җитдирәк вакыйга булды", - дип җавап бирә Сәгыйт. Хатыны: "Әллә дошман һөҗүм итеп, мөэминнәрне тармар иткәнме?!" Сәгыйт: "Юк, аннан да куркынычрак вакыйга килеп чыкты", - дип, Сәгыйт хатынын тагын да гаҗәпләндерә. Хатыны әйтә: "Моннан да куркынычрак әйбер була ала мени?!" Сәгыйт җавап бирә: "Минем ахирәтемне бозыр өчен өемә кызыктыручы һәм фетнәле дөнья (малы) керде". "Алайса ул фетнәдән тизрәк котылу чарасын күр", - ди, динарлар турында әле бернәрсә дә белмәүче хатыны. "Син миңа бу эштә булышырсыңмы?" - дип сорый Сәгыйт. "Әйе", - ди хатыны. Шуннан Сәгыйт янчыкта булган бөтен акчаларны берничә янчыкка бүлеп фәкыйрләргә таратып чыга.
Бу вакыйгадан соң күп тә үтми, Гомәр үзе Химска килеп чыга. Бер төркем кеше белән очрашкач, ул алардан: "Әмирегез турында нәрсә әйтә аласыз?" - дип сорый. Кешеләр Гомәргә зарлана башлыйлар, һәм әмирләренең үзләре риза булмаган дүрт гамәлен искә алып үтәләр. Гомәр Сәгыйтне чакырта һәм аның янында кешеләргә әйтә: "Әмирегезгә карата зарларыгызны сөйләгез". Кешеләр әйтәләр: "Иртән кояш кыздыра башлаганчы ул безнең янга чыкмый". Гомәр Сәгыйткә: "Бу турыда нәрсә әйтә аласың?" Сәгыйт: "Аллаһ белән ант итәм, минем бу турыда сөйлисем килмәгән иде, әмма сез сорагач әйтмичә кала алмыйм: "Һәр иртәдә мин гаиләм өчен камыр басам, ул күпергәннән соң өйдәге бөтен кешегә җитәрлек итеп икмәк пешерәм. Аннан соң тәһарәт алып, кешеләр янына чыгам". Гомәр: "Тагын нинди зарларыгыз бар?" Кешеләр: "Шулай ук, кичләрен безнең аңа сорауларыбыз булса да, ул безнең янга чыкмый", - дип җавап бирәләр. Сәгыйт әйтә: "Бу турыда да минем кешегә белдерәсем килмәгән иде. Дөреслектә, мин көннәрне кешеләр белән эш итүгә, әмма төннәрне Аллаһка гыйбадәт кылуга багышладым". Гомәр тагын алардан сорый: "Тагын нинди зарыгыз бар?" Кешеләр: "Ул айга бер көн бөтенләй безнең янга чыкмый", - диләр. Сәгыйт әйтә: "Минем өстемдә булган киемемнән башка киемем юк, шуңа күрә, айга бер мәртәбә мин киемнәремне юам да, алар кипкәнче көтеп торам һәм көннең ахырында гына кешеләр янына чыгам". Шуннан соң Гомәр алардан соңгы дүртенче зарларын сорый һәм алар әйтәләр: "Кайвакыт ул аңын югалтып торган шикелле була һәм янындагы кешеләрнең сөйләшкәннәре ишетми". Сәгыйт моңа да җавап бирә: "Мин яшь чагымда мөшрик идем һәм бервакыт мөшрикләрнең Хубәйб ибн Гади исемле мөселманны җәзалаганнарын күрдем. Мөшрикләр аңа: "Сине азат итеп, иминлектә калдырып, синең урынга Мөхәммәдне җәзалавыбызны теләр идеңме?" дигәч, ул аларга: "Аллаһ белән ант итәм, мин үз өемдә иминлектә, гаиләм, балаларым янында булуыма һәм шул вакытта Мөхәммәдне (салләллаһү галәйһи үә сәлләм) бер чәнечке генә чәнечтереп алуына да һич риза булмас идем", - дип җавап бирде. Мин шул көнне үземнең Хубәйбкә ярдәм кулы сузмаганымны искә төшерсәм, Аллаһ мине моның өчен гафу итмәс кебек тоела һәм мин куркудан аңымны югалтам". Сәгыйтнең бу җавабын ишеткәч Гомәр шатланып әйтә: "Минем Сәгыйт турында булган яхшы фикеремне үзгәртмәгән Аллаһка мактау!"
Бу вакыйгадан соң Гомәр Сәгыйткә ярдәм итеп тагын мең динар җибәрә. Бу акчаны күргәч, хатыны әйтә: "Безгә бу акчаны биреп өстәмә мәшәкатьләрдән азат итүче Аллаһка мактау! Азык-төлек сатып алыйк та бер хезмәтче яллыйк". Сәгыйт хатынына җавап итеп әйтә: "Моннан да хәерлерәк эш эшләргә теләмисеңме?" Хатын: "Нәрсә соң ул?" - дип кызыксына. "Аллаһка хәерле кредит бирик", - ди Сәгыйт. "Әйдә, шулай эшлик, Аллаһның рәхмәте яусын сиңа", - дип шатланып җавап бирә хатыны.
Мондый кредит турында Аллаһ Тәгалә Тәгабүн сүрәсенең 16-17 аятьләрендә болай ди: "Булдыра алганча Аллаһтан куркыгыз, Аңа гөнаһлы булудан сакланыгыз, Аллаһның сүзен ишетегез һәм буйсыныгыз, һәм малларыгыздан садәкалар бирегез - бу эшләр үзегез өчен файдалы. Кем нәфсенең комсызлыгыннан сакланса - андый кешеләр газабтан котылып өстенлек табучылар. Әгәр сез Аллаһка хәерле кредит бирсәгез, Ул сезгә аны күп тапкыр арттырып кайтарыр һәм сезне гафу итәр...".
Сәгыйт булган мең динарны янчыкларга тутырып, үз өеннән бер кешене янчыкларны ятимнәр, тол хатыннар һәм башка фәкыйрләргә өләшергә җибәрә. Сәгыйт шикелле кешеләр турында дөньясын сатып, ахирәтен алды дип әйтәләр. Аллаһ аннан һәм пәйгамбәребезнең башка сәхабәләреннән разый булса иде.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: