Шөкер, динебез нык!
Телефон шалтырый. Китапханә мөдире Розалия апа икән. Китапханәгә чакыра, авылдашыбыз Наҗия апа хаҗ хәлләре турында сөйләячәк.
Кичке сәгать җидене көтеп алдык. Ә китапханә ишеген ачып җибәрсәк, зур матур өстәл, ә өстәлдә нигъмәтләр. Табын артына узабыз. Түрдә Наҗия апа, янында авылыбызның ихтирамга лаек әбиләре - озак еллар эшләп лаеклы ялда булган Роза, Рәйханә, Рәмзия апалар. Алар янәшәсендә өч бала әнисе, авылыбызның иң уңган ханымнарының берсе булган Розалия апа. Авылыбыз Фәүзия абыстай белән дан тота. Ул Коръән укыганда, вәгазьләр сөйләгәндә тамакка төер утыра, күзгә яшь килә. Рәмзия апа да аның кызы, Наҗия апа да аның туганы. Кем соң ул Наҗия апа диярсез? Олыгаеп кына мәдрәсә бетергән, үз тырышлыгы белән хаҗга барып кайткан. Хәзергесе көндә авылыбызның яшьләренә дин таләпләрен, Коръән серләрен, намаз уку тәртипләрен өйрәтүче бердәнбер шәхес. Мәҗлесебезне Наҗия апа Коръән аятьләре белән башлап җибәрде һәм хаҗ хәлләре турында сөйләде. Без барыбыз да йотлыгып аны тыңладык, сораулар бирдек. Үзебез өчен бик күп мәгълүматлар җыйдык. Розалия апаның тәмле бәлешләрен, барлык сый-нигъмәтләрен авыз итеп чәй эчтек.
Мәҗлескә килгән һәрберебез күтәренке күңел, эчке бер рәхәтлек кичереп, мәхәлләбездә динебез нык, арабызда яшьләр тагын да күбрәк булсын иде дигән теләкләр белән өйләребезгә таралыштык.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз
-
28 февраль 2021 - 18:41“Гомер җыр була ала ул, таба белсәң үз көен” Аның тормыш чакыруы-девизы : “Олы мәртәбәдер илдә-көндә Милләт кызы булып яшәүләр”2900
-
28 февраль 2021 - 17:11«Нәрсә? Кайда? Кайчан?» -- моны район укытучылары яхшы белә(+ бик күп фото) "Барыгызга да күңел чисталыгы, сафлыгы, матурлыгы телибез. Без җиңелдек — күңелегез булсын!”11901
-
28 февраль 2021 - 15:41Хәзер бит роллы даими ризыкка әйләнеп бара. Кызларны-егетләрне җыеп, мастер-класслар үткәрәләр, һөнәргә өйрәтәләр.10500
-
16 февраль 2021 - 13:55Район үзәк китапханәсендә шагыйрь Рәмис Аймәт белән очрашу булды
-
5 февраль 2021 - 10:42Райнур Фәизов һәм Рәмис Ганиев тальянда сыздыра...
-
26 февраль 2021 - 11:36Газетаның 7нче санында (26 февраль, 2021 ел) чыгарылган белдерүләр һәм рекламалар Сатам, алам, хезмәт күрсәтү һәм башкалар18500
-
24 февраль 2021 - 08:30ВЫСТАВКА-ПРОДАЖА ШУБ 26 февраля с 9 до 18 час. в Доме Культуры Балтаси состоится распродажа Шуб из г. Пятигорск.17300
-
26 февраль 2021 - 12:11Юл фаҗигасендә һәлак булган Хашимовлар бәби ашына барырга чыккан булганнар... "Киа" машинасы йөртүчесе турында мәгълүмат аз. - Бик матур, яшь егет. Ялгышмасам, Апас районыннан, диделәр. Эш буенча Балык Бистәсенә кайткан булган, - диде Нәзирә.59700
-
28 февраль 2021 - 14:11Балтач бистәсендә яшәүче Сәлаховлар машина отты - Фольксваген ! "И сөендек инде барыбыз да, әле безнең «с нуля» яңа машина алган юк иде бит".52302
© ТАТМЕДИА. Все материалы, размещенные на сайте, защищены законом.
Перепечатка, воспроизведение и распространение в любом объеме информации,
размещенной на сайте, возможна только с письменного согласия редакций СМИ.
При поддержке Республиканского агентства по печати и массовым коммуникациям «ТАТМЕДИА».
Наименование СМИ: Хезмәт
№ свидетельства о регистрации СМИ, дата: Эл №ФС77-79109 от 08.09.2020
выдано Федеральной службой по надзору в сфере связи,
информационных технологий и массовых коммуникаций
ФИО главного редактора: Закиев Вакиф Мансурович
Адрес редакции: 422250, Татарстан Респ., Балтасинский р-н, пгт. Балтаси, ул. Ленина, д. 91
Телефон редакции: (84368) 2-47-16
Политика о персональных данных
Антикоррупционная политика