Хезмәт

Шөкер итә белергә кирәк (фото)

Кичә Балтач үзәк мәчетендә Түбән Кама җәмигъ мәчете имамы Йосыф Дәүләтшин районыбыз һәм күрше тирә-як районнардан килгән мөселманнар каршында вәгазь белән чыгыш ясады.

Ул үзенең чыгышында ислам дине кануннарыннан чыгып, тормышка караш һәм булган сәламәтлеккә, яшәешкә шөкер итү турында сүз алып барды. Тормыштан канәгать булу, кешенекенә кызыкмау һәрвакыт һәр нәрсәне бөек Аллаһтан икәнен онытмыйча, кәсеп итәргә чакырды. Соңыннан җыелышны алып барган Җәлил хәзрәт Фазлыев Йосыф Дәүләтшинга мөселманнар исеменнән рәхмәтен җиткерде.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: