Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Шәмаил мине ничек мәчеткә алып килде?

Өлкән буын яхшы хәтерлидер: элек-электән татарлар (мөселманнар) яшәгән өйнең түрендә шәмаил тора иде. Ул бик кадерле әйбер. Әллә нигә бер авылга килеп сатып китәләр. Без үскәндә күп кеше гарәпчә укый-яза белмәсә дә, Коръән сүзләре язылган дип, бик кадерләп саклыйлар иде.

Яңа өйгә күчкәч тә, әниләр биргән иске шәмаилне, бөтен кешегә күренеп тормаслык итеп, өйгә элеп куйдык. Анда нәрсә язылуы белән кызыксынмадык та.

Еллар үтеп, дин тоту өчен бераз мөмкинлекләр ачылгач, кибетләргә матур шәмаилләр кайта башлады. Зурлары да, кечкенәләре дә – җаның ниндиен тели, шундые бар. Берничә генә сүз язылганнары да, озын догалар басылганнары да күренә.

Көннәрнең берендә мин дә үзебезгә шәмаил сайладым. Ачылган калын китап эченә шундый вак кына гарәп хәрефләре белән тулы бер поэма кадәр дога язылган. Күңелгә дә бик якын. Өйгә кергәч тә, ашау өстәле янына, бөтен кешегә күренерлек итеп элеп куйдык. Ашарга утырган саен күз шунда гына. Нәрсә язылган икән? Хаталары юкмы, моны укып буламы икән, мин дә өйрәнә алырмынмы икән?...

Шәмаил берничә ел эленеп торды. Кызыксынуым кимемәде һәм ул мине мәчеткә илтте. Ниһаять, укырга өйрәндек. Башта Коръәнне җайлап укый башладым. Беркөнне түзмәдем: урындыкка бастым да (ни өчендер кулга алып укырга башка килмәде) укый башладым. Йәсин сүрәсе икән. Сөендем. Ә аннары Коръән китабы белән чагыштырып укып чыктым. Хаталары да юк иде. Анысы өчен тагын бер кат куандым.

...Хәзер кемгә генә керсәң дә, һәр бүлмә саен диярлек, шәмаилләр эленеп тора. Мине чакырган кебек, алар да күпләрне мәчеткә чакырсын, Коръән серләрен ачарга өйрәтсен иде.

Зөләйха ХАФИЗОВА

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев