Хезмәт

Шодада гошер сәдакәсе җыйганнар

13нче сентябрь көнне  Шода авылында гошер җыелып тиешле урынга тапшырылган.

Гошер сәдакәсенә барлыгы 65 капчык бәрәңге, 20 данә кабачки һәм кабак бирелгән.

Реклама

"Үзләреннән Аллаһ юлында өлеш чыгарган барлык Шода авылы халкына Аллаһның рәхмәте булсын. Аллаһ гошер бирүчеләрнең тәннәренә сәләмәтлек, малларына бәрәкәт, күнелләренә иман насыйп итсен. Алга таба да бергә һәм бердәм булып динебезгә хезмәт кую насыйп булсын. Аллаһ җыеп алган ашлык һәм бәрәңгеләрне үзебезгә кулланып Аңа шөкерана кылучылардан булуны насыйп итсен", авыл имамы Илнур хәзрәт.

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: