Хезмәт

Сихерче – шайтанның дусты

Рамазан аенда җеннәр богауланып куела дигән сүзләрне еш ишетәбез. Изге айда җеннәр чыннан да бәйдәме? Кара көчләр, сихер белән эш итүчеләр бу айда үзләрен ничек хис итә? Гомумән, сихердән ничек сакланырга?

Әлеге һәм башка сорауларга Татарстан мөфтие урынбасары, Апанай мәчете имамы Нияз хәзрәт Сабиров җавап бирде.
Җен суккан, күз тигән, бозганнар, сихерләгәннәр - тормыш булгач, андый очраклар белән дә очрашырга туры килә. Җеннәр үзләренә яшеренер урынны күбесенчә ташландык биналарда, чүп-чар җыелып торган җирләрдә таба. Шулай ук алар тау куышларында, җир ярыгында, җанвар ояларында, урман-кырларда, хәтта хастаханәләрдә һәм эш урыннарында да очрый, ди белгечләр.
Cихер - төрле әфсеннәр уку, төеннәр бәйләү һәм кешеләрнең акылына, җанына-тәненә тискәре йогынты ясау ул. Сихерче - җеннәргә, шайтанга мөрәҗәгать итүче кеше, ул үзенең имансызлыгы аркасында аларга кирәк булган юньсез һәм динсез гамәлләр кыла. Ул аларны җеннәр һәм иблис аңа сихерендә ярдәм итсен өчен эшли.
Кара көчләргә юлыгасыгыз килмәсә, күңелегездә һәрвакыт «Аятел-Көрси», «Нәс», «Ихлас», «Фәләкъ» сүрәләрен яңартып торыгыз!
- Коръәндә сихер, бозым, күз тиюләрдән сүрәләр бар. Димәк, бу күренеш дөнья яралган вакыттан ук килә?
- Сихер турында сөйләгән вакытта, Коръәндәге "Бәкара" ("Сыер") сүрәсенең 102нче аятен искә алып үтәргә кирәк. Әлеге аятьтә сихер һәм аның зыяны турында сөйләнә. Аллаһы Тәгалә әйткән: "Яһүдләр, Сөләйман пәйгамбәрдән соң шайтаннарның сихер белемен өйрәтүләренә дә иярделәр. Әмма яһүдләрнең наданнары бу Сөләйман галәйһиссәламнән калган китап дип, сихерне кабул иттеләр. Сөләйман галәйһиссәлам кәфер булмады, ягъни ул сихер белән шөгыльләнмәде һәм сихер китабын язмады, әгәр дә ул бу эшләрне эшләгән булса, әлбәттә, кәфер булыр иде. Шайтаннар кәфер булдылар, чөнки сихер китабын алар язды һәм кешеләргә өйрәттеләр. Бабил шәһәрендә шайтаннар Һарут һәм Марут исемле ике фәрештәгә иңдерелгән сихерне дә кешеләргә өйрәттеләр. Әмма бу ике фәрештә сихерне һичкемгә өйрәтмәде яисә өйрәтсәләр дә әйттеләр:
«Дөреслектә, без сезгә фетнәбез, Аллаһ безне сихер белән сезне сынар өчен җибәрде, әгәр сихер белән шөгыльләнсәгез - кәфер булырсыз. Сихерне өйрәтеп һәм аның белән эш кылып, кәфер булмагыз!» Фәкать кәфер булудан курыкмаган җеннәр, ир белән хатын арасын боза торган сихерне шул ике фәрештәдән өйрәнделәр. Алар сихерләре белән һичкемгә зарар итүче түгелләр, мәгәр Аллаһ Тәгалә теләге белән генә зарар итәрләр. Яһүдләр дә зарар итә торган һич файдасыз булган сихерне өйрәнделәр. Шиксез, алар Тәүраттан укып, сихер белән шөгыльләнгән кешегә ахирәттә газаптан башка һичнәрсә юклыгын белделәр. Ул сихерчеләрнең үз-үзләрен сихергә сатулары нинди яман сәүдә, белә торып, ягъни җәннәтне биреп җәһәннәмне алдылар".
Бу аятьтән аңлашылганча, Аллаһы Тәгалә Бабил шәһәрендә (хәзерге Гыйрак җирләре) кешеләрне сынар өчен Һарут һәм Марут исемле ике фәрештә аша сихер гыйлемен иңдерде. Кеше сихер белән шөгыльләнсә, кәфергә әйләнә. Кем дә кем сихергә каршы булып, Аллаһ кушканнарны үтәсә, тыйганнарыннан тыелса, ике дөнья бәхет-сәгадәтенә ирешә.
- Хәзрәт, тимер акчалар аша бозым ясарга мөмкиннәрме? Еш кына юлда очраган андый акчаларга кагылмаска кушалар бит.
- Бозымны төрле әйберләр аша ясарга мөмкин. Әфсен укылган әйберләрне гадәттә яшерен урынга куялар. Алар ачык җирдә ятмый. Шуңа күрә җирдә тимер акча табылса, аны мохтаҗларга, фәкыйрьләргә бирү хәерле.
- Ислам динендә бу юнәлешне өйрәнүчеләр яисә тармак бармы?
- Сихерне өйрәнүче ислам галимнәре бар. Мәсәлән, урта гасырларда яшәгән Әбү Бәкер әр-Рази, ибн Кайим әл-Җәүзия кебек мәшһүр галимнәр үз хезмәтләрендә сихернең зыяны, төрләре, аннан саклану ысуллары турында тәфсилләп язган. Әгәр кеше сихерне башкаларга зыян китерү нияте белән өйрәнсә, ул шайтанның дустына әверелә, Аллаһның рәхмәтеннән ерагая. Сихерне бары тик саклану, сихерләнгән кешеләргә ярдәм күрсәтү нияте белән генә өйрәнергә рөхсәт ителә.
- Теләсә кайсы хәзрәт сихерне чыгара аламы?
- Юк, чөнки моның өчен ихласлык, зур гыйлем, рухи көч кирәк. Бу сыйфатлар булмаса, сихерне чыгаручы үзе зыян күрергә мөмкин.
- Сихер-бозым намазлы кешегә дә тияргә мөмкинме?
- Әйе, мөмкин. Сихердән саклану өчен намазны вакытында җиренә җиткереп, чын ихластан уку зарур. Шулай ук Аллаһы Тәгалә тыйган эшләрдән сакланырга, көн саен кимендә 100 мәртәбә: «Лә иләәһә иллә ллаһү», - дип әйтергә, Коръәнне ешрак укырга тырышырга кирәк.
- Ураза аенда җеннәр богаулап куела диләр. Димәк, бу айда алар кешегә зыян сала алмый...
- Әйе, сөекле Пәйгамбәребез салләллаһү галәйһи вәсәлләм әйткән: "Рамазан ае җитү белән бөтен җәннәт ишекләре ачылыр, җәһәннәм ишекләре ябылыр һәм бөтен шайтаннар бәйдә булыр". Изге айда җеннәр кешеләргә зыян китерә алмый. Рамазан ае үткәннән соң, шайтаннарга ирек бирелә.
- Шайтанга сатылган кара көчләр белән эш итүчеләрне гади кеше ачыклый аламы? Алардан фәкать дога белән генә котылырга мөмкинме?
- Cихерче, күрәзәче һәм багучыларның билгеләре шактый күп. Алар кергән кешенең исемен, әнисенең исемен, яшәгән җирен, авыруын әйтеп бирергә мөмкиннәр. Ислам галимнәре: "Яшерен һәм серле белемнәргә иямен диюче һәркем янына йөрергә ярамый! Күлмәкне дә, башка киемне дә, гомумән, бернәрсәне дә алар сорады, дип алып барырга ярамый", - дип белдерә. Кайбер сихерче һәм күрәзәчеләр хәтта хаҗ кылырга да мөмкин. Бу - аларның надан кешеләр арасында "гыйлемле" булып кылануы, әлеге шөгыльләре һәм «сәләтләре»нең «Аллаһтан булуын» белемсез кешеләргә дәлилләргә маташуы гына.
Мөршидә КЫЯМОВА
Чыганак: Интертат.ру
Фото: http://onbog.com/kategorii/koldovstvo

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: