Хезмәт

Сихер бармы-юкмы, аннан ничек сакланырга?

Икенде һәм иртәнге намазлардан соң өчәр тапкыр “Бисмилләәһил ләзии ләә йәдурру мәгәсмиһи шәйъүң фиил-әрдый үә ләә фииссәмәәәәии үә һүүә-ссәмигул-гәлиим” дип әйтергә кирәк. Шушы догалардан соң, елан чакса да, зыян булмый.

Бүген бозым һәм сихер турында күп сөйлиләр. Хәтта җырчылар да интервьюларында сихергә тап булулары турында гәп куерта. Аеруча бу тема “Инстаграм”да бик популяр. Халык мәш килеп бозымны чыгара торган өшкерүчеләрне эзли. Кемне тәкъдим итсәләр дә, шунда чабарга әзерләр. Сихер чынлап та бармы ул? Булса, аны ни рәвешле белеп була һәм аннан ничек сакланырга? “Иске таш” мәчете имамы Рамил хәзрәт ЮНЫС белән без бүген шуның турында сөйләшәбез.

– Сихер бар, әмма җен-пәриләрне, фәрештәләрне күрмәгән кебек, ул да безнең күзгә күренми. Шулай булса да, сихер-бозымга ышанырга тиешбез, чөнки Коръәндә аның турында мәгълүмат китерелә. Аңа ышанмасак, Коръәнгә дә ышанмыйбыз булып чыга. “Бәкара” сүрәсенең 102 нче аятендә Аллаһы Тәгалә хәбәр иткәнчә, җеннәр, давыллар, кошлар, хайваннар Сөләйман пәйгамбәргә буйсынган була. Шайтан-җеннәргә ирексез булу ошамый һәм Сөләйман пәйгамбәр вафат булганнан соң, Иблис сихер китабын язып, аның тәхете астына ата. Һәм шуннан соң ул кешеләр арасында, Сөләйман сихер китабы белән идарә итте, дигән коткы тарата. Ул вакытта ук җеннәр сихер белән шөгыльләнә. Аллаһы Тәгалә Вавилон шәһәренә Һарут һәм Марут исемле ике фәрештәне төшерә. Алар хакында гөнаһлы фәрештәләр дигән фикер дә әйтелә. Без иманыбызның бер терәге булган фәрештәләрнең барлыгына ышанабыз һәм аларның Аллаһ каршында гөнаһ кылмауларын, Ул нәрсә әйтте – шуны үтәүләрен беләбез, чөнки фәрештәләргә ихтыяр иреге бирелмәгән. Һарут белән Марут, сихер таралгач, адәм балаларын аннан котылу юллары, аны ничек итеп танып булуы турында кисәтергә тиеш була. Аларның сөйләгәннәрен исә җеннәр һәм шайтаннар да ишетеп тора. Алган гыйлемне кем ничек куллана бит. Берәү бикле йозакны ача белә, ул бу сәләте белән кемгәдер ярдәм дә итә яки, берәүнең өенә кереп, әйберен урлап чыгарга да мөмкин. Һәр гыйлем һәм эштә файда да, зарар да бар. Җеннәр дә бу гыйлемне арттыра башлый һәм китап язалар. Бүгенгә кадәр шул сихер китабы күчереп язалып тарала. Монысы инде хәзер адәми шайтаннар эше. Иманы зәгыйфь булган, Аллаһтан ерагайган кешеләр шул сихер китабына иярә. Аллаһы Тәгалә, кешеләрне сынау өчен, сихерне ирекле кылган. Андый сынаулар бик күп: шайтаннарны да яраткан, хәмерне дә булдырган, дуңгыз итен дә биргән. Сихергә килсәк, күпләр аның белән бик күп акча эшли, ул – үзенә күрә бер зур бизнес.

– Сихерчеләр шул җеннәр ярдәмендә эшли булып чыгамы инде?

– Аллаһы Тәгалә, Җир йөзендә адәмне яралтыр алдыннан, фәрештәләргә шул хакта игълан бирә. Берәр хәл яки вакыйга буласы булса, Аллаһ аны фәрештәләргә әйтә, соңгылары исә бер-беренә җиткерә. Күктә мәгълүмат кыры бар. Сихерче янындагы җеннәр дә шуларны белеп, аңа әйтеп торалар. “Җеннәр” сүрәсендә, без өскә менеп мәгълүмат тыңлый идек, диелә. Әмма Коръән иңә башлаганнан бирле, җеннәр анда менеп, иркенләп сүз тыңлап утыра алмый. Мәгълүмат кырын фәрештәләр ныклап саклый. Өскә менгән җеннәрне таш атып куалар, әмма шул арада тегеләре берничә җөмлә ишетеп кала да, үзеннән дә өстәп, сихерчегә кайтып сөйлиләр. Сихерче моны үзем беләм дип уйлый, чынлыкта аңа җеннәр сөйләп тора. “Су” эчендә дөрес мәгълүмат та була, билгеле. Шуңа кеше ышана да. Сихерчеләр кешеләргә шул җеннәр аша тәэсир кыла да инде. Аларның бу куркыныч һәм зыянлы гыйлемне бер буыннан икенче буынга күчереп калдыру традициясе дә бар.

– Кешегә, әгәр Аллаһның рөхсәте булмаса, беркем дә, шул исәптән сихерче дә зыян китерә алмый, диләр. Ә ни өчен соң ул рөхсәт итә?

– Димәк, ул кешенең гаебе бар. Бу сиңа – сабак һәм гыйбрәт. Кемдер авырып китә, кемдер таеп егыла, кемнеңдер өенә караклар керә. Ә кемгәдер сихерченең зарарын бирә. Сихерләгәннәр, дигәннәр икән, син әүвәл гаепне үзеңнән эзләргә тиеш. Гаепнең 80 проценты үзеңдә. Бу очракта сихер Аллаһның резин күсәге булып чыга. Син бу хәлдән соң яшәү рәвешеңне хәерлегә үзгәртә башларга тиеш. “Сәҗдә” сүрәсендә, без сезгә авырлыкны хәерле юлга кайтмасмы икән дип бирәбез, диелә. Гөнаһларыңа тәүбә иттеңме, намаз, Коръән укыйсыңмы – шулар турында уйлый башларга вакыт. Ә кешеләр, даруханәдән дару эзләгән кебек, республика буйлап өшкерүчеләрне эзли башлый. Шуларның өшкерүе җитә дип уйлый, ничек яшәгән, шулай яшәвен дәвам иттерә, үзгәрергә ашыкмый. Сихер – икенче, ә син – беренче сәбәп.

– Сихер бармы-юкмы икәнен ничек белеп була?

– Кеше бик актив булып, тиктомалдан йомыла, аралашучан кеше ялгызлыкны ярата башлый, үз-үзенә кул салу уе керә, куркак кешегә әйләнә, чирленең бөтен анализлары яхшы булып, авыруының сәбәбе табылмый, ир белән хатын сәбәпсез бер-берен күралмый. Сихер кешене кабергә дә салырга мөмкин. Ир белән хатынны аеру, дус белән дусны, бертуганнарны дошманлаштыру, кешене авыруга сабыштыру, үз-үзенә кул салуга этәрү һәм башка төрләре бар аның. Ә сихердән иманлы тәкъва кеше генә арындыра ала. Ул кешегә диагнозны Коръән белән куя һәм дәвалый. Диагноз кую дигәндә, кешенең Коръән укыганда үз-үзен тотышын өйрәнүне аңларга кирәк. Аның авызы ачыла, елый, калтырана, чыгып китәсе килә башлый, әллә нинди тавышлар чыгарып кычкыра, хәтта аңын да югалта.

– Сез үзегез дә бозымнан өшкереп дәвалый идегез. Җеннәр белән аралашканыгыз булдымы?

– Берара өшкерү белән чынлап та ныклап шөгыльләнә башлаган идем. Бер газетада минем җеннәр белән сөйләшүем турында язма да чыкты. Шуннан соң көненә кырыгар кеше килә башлады. Төп вазифам – динне тарату, дәресләр бирүдән читләштерә дип, бу эшне ташладым. Шуны да әйтәсем килә: өшкерүчеләрне җеннәр яратмый, алардан үч ала, якыннарына зыян сала. Кечкенә генә ялгыш гамәлең булса да, аягыңнан егалар. Өшкергәндә чынлап та синең белән элемтәгә керәләр. Бервакыт Коръән укыган вакытта бер хатын аңын җуйды. Шуннан соң эчендәге шайтан сөйләшә башлады. Мине чыгарасың килсә, әйдә бу кешене бергәләп үтерик, миңа шул вазифаны йөкләделәр, ди. Икенче бер хатын аңын җуйгач, аның шайтанын сөйләштердем. “Сине кем куйды?” – дип сорыйм. “Инәе”, – ди. Димәк, Башкортстан кешесе дип уйлыйм. “Сихерен кая куйды?” – дигәч, “Агыйделгә ташлады”, – ди. Теге хатынны уятып сораштыргач, аның чынлап та Башкортстаннан килүен белдем. “Инәең кем була?” дигәч, “Иремнең әнисе”, – диде. Җеннәрнең миңа, сез – кешеләр матур, без ямьсез, озын, ябык, дип тә сөйләгәннәре бар. Алар бик озак яши һәм әллә нинди мәгълүматларга ия. Шикле акча табу юлларын да сөйләргә мөмкиннәр, калдыр гына кеше эчендә. Кеше тәнендә йөргән җеннәрнең күләгәләрен күреп, шунда суккалап, Коръән укыган мөселман кешеләрен үз күзләрем белән күргән булды. Әмма андый кешеләр бик аз.

– Нәселдән килгән сихерне дәвалау мөмкин түгел, диләр. Аларга чынлап та ярдәм итеп булмыймы?

– Буыннан буынга күчүе шикле, сихерне билгеле бер кешегә куялар. Әмма йөкле булганда сихерләнгән әни кешедән баласына күчүе мөмкин, чөнки ана ризыгы – бала ризыгы да.

– Өеңдә яки башка урында бозымга тап булсаң, аннан ничек котылырга?

– Шикле әйбергә юлыксагыз, перчатка белән алып, сулы банкага салыгыз. Башта суга “Фатиха”, Аятел-көрси”, “Ихлас”, “Фәләкъ”, “Нәс” сүрәләрен укыгыз. Берникадәр вакыттан кеше йөрми торган җиргә суы белән бергә җиргә күмеп куясың.

– Өшкергәннән соң, сихер аны куйган кешенең үзенә кире кайтамы?

– Сине өшкереп дәвалаганда, сихер куйган кешенең хәле авырая. Дәваланганнан соң, аны беркемгә әйтмәгез, тагын сихер куя күрмәсеннәр.

– Аннан ничек сакланырга?

– Тәһарәтле йөрегез, намаз укыгыз. Бигрәк тә иртәнге һәм икенде намазыннан соң йөзәр тапкыр “Ләәә иләәһә илләллаһу үәхдәхү ләә шәриикә ләһ. Ләһүл-мүлкү үә ләһүл-хәмдү үә һүүә гәләә күлли шәйъиң кадииир” дисәң, Аллаһ сине саклый. Берәр җиргә кунакка барсаң, “Әгүүзү бикәлимәти лләәһиттәәмәәти миң шәрри мәә халәкы” дисәң, шушы урында булганда сиңа беркем дә зыян итә алмый. Икенде һәм иртәнге намазлардан соң өчәр тапкыр “Бисмилләәһил ләзии ләә йәдурру мәгәсмиһи шәйъүң фиил-әрдый үә ләә фииссәмәәәәии үә һүүә-ссәмигул-гәлиим” дип әйтергә кирәк. Шушы догалардан соң, елан чакса да, зыян булмый. Иң мөһиме – үзеңне гөнаһлардан сакларга кирәк. Сабыр һәм тәкъва булсаң, беркемнең дә мәкерлеге зыян китермәс.

Ватаным Татарстан

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: сихер
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: