Хезмәт

Сөннәт нәрсә ул?

“Сөннәт” сүзенең мәгънәсе. Гарәп телендә «сөннәт» сүзе «гадәт» мәгънәсендә килә. Бу мәгънәдә «сөннәт» сүзе Коръәни-Кәримдә дә, хәдисләрдә дә очрый.

Гарәп телендә «сөннәт» сүзе «гадәт» мәгънәсендә килә. Бу мәгънәдә «сөннәт» сүзе Коръәни-Кәримдә дә, хәдисләрдә дә очрый. Мәсәлән «Әл-Әнфәл» сүрәсенең 38 аятендә Раббыбыз: «Көферлек кылучыларга әйт: «Әгәр (көферлектән) туктасалар, үткәннәре аларга кичерелер. Әгәр (көферлеккә) кайтсалар, әүвәлгеләрнең (элеккеләрнең) инде гадәте узды (ягъни үзләренең көферлек гадәтләренә карата җәзаларын алдылар инде)», — дип әйтә.

«Сөннәт» сүзе Аллаһ Тәгаләгә бәйләп әйтелсә, монда Аллаһ Тәгаләнең бөтен галәмгә булдырылган тәртибе мәгънәсендә килә, Коръәндә искә алынганда шул ук әүвәлгеләргә көферлекләренә карата җәза бирү гадәте турында сүз бара.

«Сөннәт» сүзе Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) исеме белән бергә әйтелсә, ул очракта монда аның әйткән сүзләре, кылган гамәлләре, әхлагы һәм тышкы кыяфәт сыйфатлары керә. Аның белән бергә тагын Пәйгамбәребез (с.г.в.с)нең икърары да керә, ягъни ул үзе кылмаган, ләкин сәхабәләргә дә тыймаган гамәлләр. Мәсәлән, дабб исемле эре кәлтә итен ашау. Мөхәммәд (с.г.в.с.) үзе аны ашамаган, ләкин сәхабәләргә ашарга тыймаган. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сөннәтен безгә җиткергән хәбәрләр хәдис дип йөртелә.

Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сөннәте ике төрлегә бүленә: үзенә генә карата хас килгән хөкемнәр һәм бөтен өммәтенә билгеләнгән сөннәт. Мәсәлән, хатыннарының саны дүрттән ашып китүнең һәм һәр төннең күпчелек вакытын намазда уздыруның фарыз булуы Рәсүлебез (с.г.в.с) генә хас.

Шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.вс.) үзенең сөннәте белән бергә безгә тугры хәлифәләрнең: Әбу Бәкер, Гомәр, Госман һәм Галинең, Аллаһ Тәгалә алардан разый булсын, сөннәтләрен тотуны йөкләде. Моның турында без шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең хәдисеннән беләбез. Кайбер мөселман халыклары «сөннәт» сүзен күбрәк ниндидер бер төрле гадәт өчен кулланалар. Мәсәлән, безнең якларда мөселман малайларын кечкенәдән сөннәткә утырту гадәте бар. Бу сүз аңлатуга мохтаҗ түгел.

Кылсаң – хәерле, кылмасаң – җәза юк

Ә хәзер “сөннәт” сүзенең фикх (мөселман хокук белеме) гыйлемендә аерым бер хөкем өчен кулланылганын ачыклап китик. Кыскача сыйфатлаганда, сөннәт – ул шундый гамәл, аны кылу хәерле, әҗер-савапка ирештерә, ләкин кылынмаганы өчен җәза юк. Аның фикхтагы тагын бер исеме — мәндүб. Бу сөннәт тә ике төрлегә бүленә: ихтыяри, ягъни кеше кылыргамы, кылмаскамы дип, үзе сайлый һәм мәҗбүригә якыны, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аны беркайчан да калдырмаган. Мәсәлән, иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәте. Ләкин ихтыяри сөннәтне дә даими рәвештә калдыру шәригатебездә тәнкыйтьләнә. Искә алынган сөннәт намазлары турында аерым әйтергә кирәк. Алар 18 рәкәгать. Шуларның 12сен кылу сөннәт (икесе — иртәнге намазда, алтысы — өйләдә, икесе — ахшамда һәм икесе ястүдә даими рәвештә укыла). Гарәпчә алар берлек санда «ратиб», күплек санында «раватиб» дип әйтелә. Җитди сәбәпсез аларны калдыру ярамый. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аларны сәфәрдә яисә чирләгәндә генә калдырган. 18нең алтысы тулысынча ихтыяри сөннәт, чөнки Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) аларны кайчандыр кылган, кайчандыр калдырган (4 рәкәгать икенде фарызына кадәр һәм ахшам алдыннан 2 рәкәгать).

Намаз вакытларына бәйле сөннәт намазлары 3 төрлегә бүленә. Беренчесе: ваҗибка якын — беркайчан да калдырылмый торган иртәнге намазның 2 рәкәгать сөннәте. Икенче төркем: сәфәр белән чир вакытында гына калдырырга рөхсәт ителгән сөннәт намазлары, алар — 10 (өйләдә 4 рәкәгать фарызга кадәр, 2-фарыздан соң; ахшамда 2-фарыздан соң һәм ястүдә 2-фарыздан соң). Өченче төркем: бу сөннәт намазлары тулысынча ихтыяри (4 рәкәгать икенде фарызына кадәр һәм ахшам алдыннан 2 рәкәгать).

Шәригатьтә сөннәт хөкеменең бертөсле дәрәҗәдә булмаганын аңлыйбыз. Аларның кайсыдыр ваҗибка якын (суннәтун-муәккәдә). Кайберсе даими рәвештә кылына. Аларның төрлелеге бер дәлилдән генә алынмый, берничә дәлилдән һәм шәригатьтә булган гомуми кагыйдәләргә таянып барлыкка килә.

Шәригать хөкемнәре хакында сөйләгәндә без нинди сөннәт турында сүз барганын аңларга, иң еш кулланыла торган ике төшенчәне аера белергә тиеш. Беренчесе: Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең сөннәте – ул аның хәдисләре. Икенчесе: сөннәт хөкеме, ягъни аны кылган кеше саваплы, кылмаган кеше гөнаһлы түгел, аны танымаган кеше зур гөнаһлы.

Хөкем чыгарырга ашыкмагыз

Бүгенге көндә күп яшьләребез Пәйгам­бәребез (с.г.в.с.)нең сөннәтенә, ягъни хәдисләрдә әйтелгәннәргә иярергә өнди. Әйе, Пәйгамбәребез (с.г.в.с.) әмеренә иярү бик яхшы гамәл.

Ләкин бик еш кына алар Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең әйткән бөтен сүзләрен, ә еш кына бөтен кылган эшләрен барча мөселманнарга мәҗбүр итәләр.

Коръәндә фарыз да, сөннәт хөкеме дә, мөстәхәбе дә, хәрәме дә, мәкруһы да бар. Нәкъ шулай ук Пәйгамбәребез (с.г.в.с.)нең хәдисләреннән фарыз, ваҗиб, сөннәт, мөстәхәб, хәрәм, мәкруһ хөкемнәре чыгарыла. Моны һәрбер кеше хәдисне уку белән генә эшли алмый, аның өчен, гомумән, шәригать кагыйдәләрен, башка төрле дәлилләрне белү кирәк. Шуңа күрә ниндидер сүзне яисә гамәлне кешеләргә мәҗбүр иткәнче аның фарыз яисә ваҗиб икәнлеген исбатларга кирәк. Шуңа күрә бер хәдисне укып хөкем чыгарырга ашыкмагыз. Пәйгамбәребез (с.г.в.с.): «Фәтва чыгарганчы, утка сикерергә ашыгыгыз!» — дигән.

Исмәгыйль хәзрәт Шәйхетдинов, Ижауның Җәмигъ мәчете имамы.

Реклама
Теги: ислам
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: