Хезмәт

Балтач районы

Дин һәм тормыш

Солтан Ибраһим улының Кавказ жирендә туган хыяллары чынга ашты...

Ким дигәндә 5-6 гасырлык тарихы булган Смәел авылы тарихчы, шагыйрь Гарифҗан ага Мөхәммәтшинның хезмәтләрендә күренгәнчә, Алтын Урда дәүләте чорында ук нигезләнгән.

1740 елларда бик күп мәчетләр җимертелә. Смәел казнага зур салымнар түләү бәрабәренә мәчетләрен саклап калуга ирешкән сигез авылның берсе. Шул дәһшәтле елларда исән калган иман йорты тагын ике гасыр чамасы халыкка хезмәт итә әле. Ә узган гасырның утызынчы елларында Кызыл террор аларны да читләп узмый, манаралар киселә. Ә күңелгә сеңгән иман нуры сүрелми.
1995 елда авылда заманча яңа мәчет сафка басып, манарасыннан бөтен Шушма үзәнен «уятырлык» моңлы азан яңгырый... Себер тракты буенча Киров ягыннан республикабызга килеп кереп, Шеңшеңәр авылын узгач, каршыда Шушма елгасының аръягында урнашкан районыбызның иң матур, төзек авылларының берсе - Смәел өстендә нурларын, бөтен Шушма үзәненә сипкән мәчетнең манаралы, көмештәй ярым ае балкый. Чирек гасыр чамасы элек, «Смәел» хужалыгының ул чактагы рәисе Солтан Фатыйхов хыялланганча, авылның изге йорты әллә каян күренеп тора.
Күптән түгел смәеллеләр зур бәйрәм ясап, мәчетнең 20 еллыгын билгеләп үттеләр. Кемнәр генә килмәгән: тамырлары шушы җирдән булган читтә яшәүче авылдашлары, район җитәкчеләре, Диния нәзарәте, республика Президенты аппараты вәкилләре, башкалабызның төрле мәдрәсә мөгаллимнәре, әдәбият һәм сәнгать әһелләре, райондашлар...
Җәлил хәзрәт үз чыгышында кызыклы бер хатирәгә тукталды:
«Туксанынчы еллар башында, әле үзебезнең хуҗалыкта (Бөрбашта) экономист булып эшләгән чагымда мине авыл хуҗалыгы идарәсеннән Илдар Нуриазданов, колхоз рәисләре Нурулла Сәгъдиев һәм Солтан Фатыйховлар белән республикабыз делегациясе составында Дагыстанга алдынгы эш алымнарын өйрәнергә җибәрделәр. Безне җирле халыкның динебезне хөрмәт итүе сокландырды. Сәфәребез ураза вакытына туры килде. Эш өсте булуга карамастан, кырга ашау китермиләр. Намаз вакыты керүгә эшләрен туктатып, намазларын укыйлар. Дагыстанлыларның дингә, гореф-гадәтләренә карашларын күреп, Нурулла һәм Солтан абзыйлар катгый карарга килгәннәр иде: «Аллаһы боерса, кайткач та мәчет төзелешенә керешәбез».
Һәм Солтан Ибраһим улының Кавказ жирендә туган хыяллары чынга ашты. Мәчетнең юбилей тантанасында Солтан әфәнде фидакарь җанлы авылдашларына, төзелешкә ярдәм күрсәткән һәркемгә ихлас рәхмәт сүзләрен ирештерде. Иман йорты үзенең юбилеен бик матур «киенеп» каршылый: су кертелгән, тәһарәтнамә бүлмәсе ясалган, җиһазлар яңартылган. Компьютер куелган, аны интернет челтәренә ялгап, аңа заманча методикага нигезләнгән программалар, мәдрәсә шәкертләренә шушы челтәр аша төрле дини сайтлар белән даими әлемтәдә тору, танылган дин белгечләренең чыгышларын тыңлау, алай гына да түгел, алардан турыдан-туры дәрес алу мөмкинлеге тудырылган.
Мәчетнең бүгенге халәте, ул беренче чиратта, күмәк хуҗалык рәисе Илһам Шакиров, җирле үзидарә башлыгы Рифнур Йосыпов, Смәел авылы мөтәвәллияте житәкчесе Солтан Фатыйхов, имамнар Шамил Хаҗиев, Илдар Закировларның үзара һәм авыл халкы белән уртак тел табып, кулга-кул тотынып эшләүләре нәтиҗәсе.
Мәчетнең 20 еллыгы тантанасына Солтан Фатыйховның зур тырышлыгы белән тарихны чагылдырган бай эчтәлекле китап басылган. Бу эштә Рәфхәт Зарипов, Илһам Шакировның булышлыгы зур. Мәчет тарихы белән кызыксынучыларга шушы китапны укырга тәкъдим итәм.

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Твиттер, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 250