Хезмәт

Сорау – сездән, җавап – бездән

Бүген бит инде авыл өйләрендә дә сулар кергән, чыккан. Краннан суыгы да, җылы суы да килеп тора. Заманча, җылы бәдрәфләр дә өйдә. Юынгыч та, унитаз да шул сәбәпле бер бүлмәдә урнашкан. Мондый бүлмәдә тәһарәт алырга ярыймы? Гөнаһ булмыймы?

Хөрмәтле редакция! “Нәсыйхәт”кә бер соравым бар иде. Бүген бит инде авыл өйләрендә дә сулар кергән, чыккан. Краннан суыгы да, җылы суы да килеп тора. Заманча, җылы бәдрәфләр дә өйдә. Юынгыч та, унитаз да шул сәбәпле бер бүлмәдә урнашкан. Мондый бүлмәдә тәһарәт алырга ярыймы? Гөнаһ булмыймы?

Резидә Н.

Сорауга Балтач үзәк мәчете имамы Рамил хәзрәт Бикбаев аңлатма бирә:
– Ярый. Әмма тәһарәт алыр алдыннан, тәһарәт алганда әйтелә торган сүзләрне күңелдән генә әйтергә кирәк. Шулай ук мунчада госел коенганда, тәһарәт алганда да шулай кирәк. Аларның икесендә дә бу сүзләрдән тыш, тәсбих, зекер, догаларны да тавыш белән укырга ярамый.

Фото: pixabay.com/ru

Реклама
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: