Хезмәт

Балтач районы

18+
2024 - Гаилә елы
Дин һәм тормыш

Сосна мәчетендә үзенчәлекле чара узган

Чараның икенче өлешендә малайлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшереп уеннарда катнаштылар.

Светофор көне уңаеннан, Сосна авылында мәчет яны лагерына йөрүче малайлар белән «Светофорның өч төсе» дип исемләнгән кичә уздырылды.

Кичәгә «Юл хәрәкәте иминлеге» оешмасының Балтач бүлекчәсе җитәкчесе Һадыева Лилия Мөхәммәт кызы һәм ГАИ инспекторлары чакырылды.

Инспекторлар балаларга юлларда үз-үзеңне хәвефсез тоту, светофор сигналлары, урам аркылы кайдан, ничек чыгу, транспортны кайсы яктан әйләнеп үтү, бүгенге көннең иң актуаль мәсьәләләрнең берсе булган велосипед, квадрацикл, мопедлар, аларны ничә яшьтән мөстәкыйль идарә итәргә яраганлыгы турында аңлаттылар. 

Чараның икенче өлешендә малайлар юл хәрәкәте кагыйдәләрен искә төшереп уеннарда катнаштылар. Уен ахырында катнашкан һәр балага бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

 

Без социаль челтәрләрдә:  ВКонтакте, ВКонтакте, ТикТок, Ютуб, Одноклассники, Телеграм, Яндекс.Дзен

 

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев