Хезмәт

Әстәгәфирулла! Мәет юылмаган, кызлар инде мал бүлә

Әниләренең мәете әле юыла да башламаган, инде кызлары өйдә әйберләрне бүлешергә тотынды

Мирас малын бүлешә алмыйча судтан судка йөрүчеләр турында гел ишетеп торабыз. Соңгы телем икмәкне бүлешеп, бер-берсе өчен үләрдәй булып яшәгән бертуганнар арасында да бар алар. Газиз әти-әниләрен соңгы юлга озату кайгысын да онытып, кара тавыш чыгарып, йорт бүлешә башлыйлар. Ислам дине кушканча яшәсәләр, бу хәлгә тарымаслар иде, ди «Гаилә» мәчете имам хатибы Рөстәм хәзрәт Хәйруллин андыйлар турында.

– Раббыбыз Сөбханә вә Тәгалә Коръәндә: «Бу дөнья вакытлыча гына, Безгә әйләнеп кайтасыз», – ди. Җирдәге яшәешне ничек кенә яратсак та, бу дөнья безне ничек кенә алдаса да, вакытлыча яшәп, үлем җитү белән, киләсе дөньяга күчәбез. Без хәзер имтихан дөньясында. Аллаһы Тәгалә адәм баласын төрлечә сыный, шул исәптән мөлкәт белән дә, балалар белән дә. Әти-әниләр фани дөньядан мәңгелек ахирәткә күчкәннән соң, мөлкәт аркасында балалар арасында гауга чыгып, бертуганнар үзара аралашмый башласа, туганлык җепләре өзелсә, Аллаһ сакласын, үз өсләренә гөнаһ алалар. Рәсүлебез Мөхәммәд (с.г.с.) хәдис-шәрифләрендә: «Васыятьнамәне язмыйча йокларга ятмагыз», – ди. Йоклау ул – бәләкәй үлем. Йокыдан без уянырбызмы-юкмы, аны бер Аллаһ белә. Син бакыйлык­ка күчкәннән соң, улларың, кызларың нәрсә эшләп бетәр, васыять­намә язып калдырдыңмы, калдыр­ган очракта, мөлкәтеңне алар арасында гадел итеп бүлеп бирдеңме? Кеше, һичшиксез, шуның турында да уйланырга тиеш.  

– Өлкән яшьтәге кешегә васыять язып куй дисәң, аның бөтенләй башка мәгънәдә аңлавы бар бит. Мин әле үләргә ашыкмыйм, үлгәнемне көтәсезме дияргә мөмкин.

– Васыять яздым да бүген үк үлдем түгел. Ул гомер буе язылырга мөмкин. Бер мәзәк бар бит: әби кеше, колаклары ишетмәгәч, колак аппараты сатып алган. Шуннан соң васыятьнамәсен бер көндә өч тапкыр үзгәрткән, ди. Васыятьнамә белән гомер озынлыгы арасында бернинди дә бәйләнеш юк. Үзеңә язган гомерне син үзең яшисең. Ул сиңа үлем теләп тора дип куркырга кирәкми. Васыятеңне язып калдырсаң, күңелең дә тыныч була, балаларың да дус яши.   Тормышта төрле хәлләр була. Мулла булгач, мәет булган өйгә гел чакырып торалар. Берьюлы шундый күренешкә тап булдым: бер абзый үлеп киткән, ике кызы ишегалдында: «Әти, ник калдырып киттең, без синсез ничек яшәрбез», – дип, акыра-акыра елыйлар. Өйгә кергәч күрдем, вафат булган әтиләренең аяк тырнагы катлы-катлы булып үскән. Әтиләренә исән чакта хөрмәт күрсәтмәгәннәр булып чыга бит.   Икенче очрак: вафат булган әниләренең мәете әле юыла да башламаган, инде кызлары өйдә әйберләрне бүлешергә тотынды. Берсе хәтта: «Бу картинаны мин бүләк иткән идем, ул – минеке», – дип, шунда ук стенадан алып та төшерде. Йорт бүлешер вакыт җиткәч, әни янына мин атна саен кайтып йөрдем, бу койманы мин эшләттем, бәрәңгене мин утырттым, обойны мин ябыштырдым, дия-дия бәхәсләшүчеләр дә бар. Югыйсә ислам дине мирас малын бүлү мәсьәләсен гадел, төгәл итеп куйган бит. Дин кануннары беркемне дә аерып калдыр­мый, һәркем үзенә тиешлесен ала.  

– Хәзрәт, васыять язуның билгеле бер тәртибе бармы?

– Ул, гадәттә, ике өлештән тора. Беренче өлешен нәсыйхәт формасында язалар. Ислам дине кушканча яшәгез, сабыр булыгыз, намазларыгызны калдырмагыз, безне догагыз­дан калдырмагыз һәм башка шундый күркәм эш-гамәлләргә өндәп язган нәсыйхәткә беркем дә битараф калмас. Шунда ук әбиләребез үзе үлгәннән соң ләхет казучыга, тәнен юучыга һәм башкаларга аерым-аерым язып куеп, кайсы тастымал яки башка әйберләрне бирергә кирәклеген дә теркәп куялар. Икенче өлешендә матди мирасны бүлү тәртибе языла.  

– Анысы турында да сөйләп үтегез әле.

– Әлеге мәсьәләдә дә велосипед уйлап чыгарырга кирәкми. Коръәндә ул язылган. Мирас бүлгәндә, ир балага – аның ике өлеше, ә кыз балага бер өлеше тиеш. Бу бит гаделсезлек диючеләр дә бар. Ә аның үз хикмәте бар. Мирастан ике өлеш алган ир бала үз гаиләсен карарга, хатынын, балаларын кайгыртыр­га тиеш. Ә кыз бала кияүгә чыга, аны исә ире карый. Өлешенә тигән мирасы да фәкать аның үзенеке генә, аны беркем белән дә бүлешергә тиеш түгел, гаиләсенә тотмаса да гөнаһы юк. Гаиләне ир карарга тиеш. Ике ир малай яки кыз бала булса, мөлкәт икегә бүлеп бирелә.  

– Әгәр дә кызы кияүдә булмаса яки тол калган икән? Аны карарга ире юк бит. Бу очракта искәрмә юкмы?

Реклама

– Һәр әти-әни үз баласын яхшы белә. Балаларын җыеп, уртага салып сөйләшергә кирәк. Улына, менә шундый хәл дип, йомшак кына аңлата ала. Барысы да риза булса, кызга гына да калдыра ала мирасын.  

– Үлгән кешенең бурычы калган булса?

– Башта шул бурыч түләнә. Аннары гына мөлкәт бүленә.  

– Малының күпмедер өлешен хәйрия максатларында яки чит кешегә калдыра аламы кеше?

– Өчтән бер өлешен генә, артыгын ярамый. Апасының яки энесенең баласы аны караган булырга мөмкин яки берәр күршесе. Аларга өчтән бер өлешен мирас итеп язып калдыра ала. Мәчеткә бер әби килеп, бер бүлмәле фатирымны мәчеткә калдырам, нотариуска барып рәсмиләштердем дә дип, кәгазен дә күрсәтте. Теләсәгез, берәр хәзрәт торсын, теләсәгез сатып, акчасын мәчет ихтыяҗларына тотарсыз, диде. Без исә аңа милекне дин буенча ничек дөрес итеп бүләргә кирәклеге турында аңлаттык. Әгәр дә аның үз балалары юк икән, иң якын туганнарына: эне-сеңелләренә, абый-­апалары һәм аларның балаларына калдыра ала.  

– Мирас бүлү белән бәйле булмаган, әйтеп калдырган васыятьләр дә бар бит әле. Әгәр дә әниләре балаларына мине күлмәк кидереп җирләгез дисә, дингә каршы килү булса да, үтәлергә тиешме?

– Кызганыч, андый кешеләр бар. Берәү килеп: «Әни, үлгәч, кофта кидереп җирләгез, анда җир астында салкын булыр, тәнем туңар, дип әйтте», – ди. Әлбәттә, әти-әни әйткәнне без тыңларга, үтәргә тиешбез. Тик бу мәсьәләдә түгел! Без мәетне күлмәк, костюм, кофта кидереп җирләмибез, фәкать кәфенгә төреп озатабыз. Мәетнең күлмәге – кәфен. Гөнаһка китерә торган васыятьнамәне үтәргә ярамый. Үтәгән очракта, гөнаһлы буласың. Шуңа да үзегезне дә, әние­гезне дә гөнаһтан саклагыз, дип тыныч кына аңлаткач, уйларыннан кире кайталар.  

– Васыятьнамәне язгач, аның эчтәлеге белән балаларны да таныштырырга кирәктер бит?

– Әлбәттә. Әниләрен җирләп, өйләрен җыештыра башлагач кына яки кычкырышып-талашып беткәч кенә табып алучылар да бар ул васыятьнамәне. Бөтен кешегә сюрприз булып чыга инде ул. Алдан ук балаларны җыеп, аны укып чыгарга кирәк. Сораулар туса, килешмәүчеләр булса, исән чакта ук аңлашылмаучанлыкларны бетерергә тырышыгыз. Үзләре карар әле дип хәл итмичә калдырмагыз.

Дилбәр ГАРИФУЛЛИНА

Шәһри Казан 

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: