Хезмәт

Сынлы сәнгать һәм Ислам дине

Рәссам һәм укытучы буларак, миңа, кайбер кешеләрдән ислам дине сүрәт (рәсем) ясауны тыя дигән сүзләр ишетергә туры килгәли. Бу язмамда, сәнгать белгече буларак үземнең фикерләремне әйтеп китәргә булдым.

Татар зыялысы Ризаэтдин Фәхретдин үзенең «Җәвәмигүль-кәлимшәрхе»ндә дин һәмсәнгатьнең үзара мөнәсәбәтләре адәм баласы өчен бернинди дә зыян булмавын, ә, киресенчә бик зур файдасы барлыгын дәлилли.
Кешене бар иткәндә үк, Аллаһы Тәгалә аңа зиһен салган,камиллеккә һәм матурлыкка омтылу ихтыяҗын да биргән. Адәм баласы үзенең гамәлләрен бары тик яхшылыкка юнәлтсен өчен аңа күрү, сизү, тою, уйлау, соклану үзлеген беркеткән. Аерым шәхесләргә бу тойгылар күбрәк тә «тамган» бугай, аларга табигатьнең матурлыгын күрә белү генә түгел, үз хисләрен бүтәннәргә дә курсәтү, иҗат итү сәләте дә бүләк ителгән. Борынгы заманнан ук,андый кешеләрнең дәрәҗәсе зур, абруе чиксез булган. Исемнәре тарихка кереп калган.
Гасырлар уза. Аллаһы Тәгалә кешелек дөньясын даими сынап тора. Аларга юлбашчылар, дин һәм Шәригать өйрәтәчәк кешеләр җибәрә торган. Соңгысы Мөхәммәтпәйгамбәрне (с.г.в.)җибәреп, аңа Коръәни ңдерә.
Шул вакыттан Ислам дине дөнья буенча тарала башлый. Бигрәктә Урта Азия, Якын Көнчыгыш, Кавказ, Төньяк Африка илләрендә яшәүче халыклар бу динне якын кабул итәләр.
Евангелиядән аермалы буларак, Коръән беркайчан да иллюстрацияләнмәгән. Ислам дине АллаһыТәгаләне сүрәт итми. Аллаһ исламда чиста рух, бар нәрсәдән өстен, кешесыманлык аңа хас түгел һәм була да алмый, чөнки бу һәм башка дөньяларны бар итүче, барлык тереклекне булдыручы Аллаһы Тәгалә бер үзе.
Ислам дине кешеләрне һәм хайваннарны сүрәтләүне тыя дигән фаразлар бар. Бу тыю тәгълимәти беркайда да беркетелмәгән, дип беләм. Коръәннеӊ үзендә тереклекне ясауны ачык итеп тыймый кебек. Шулай да хадисләр (Рәсүлебез(с.г.в.) хуплавы, карары, гамәле һәм сүзләре), дингә багышлап ясалган сүрәтләрне, аеруча потларны, сыннарны ясауны кырыс рәвештә тыйган. Аллаһы Тәгаләне, пәйгамбәрләрне, әүлияләрне, фәрештәләрне, дин әһелләрен ясау да тыелган. Бу тыюның әһәмияте дин белән бәйле, гыйбәдәт сәнгатькә кагыла. Йосыф әл-Кардавиның "Исламда рөхсәт ителгән һәм тыелган нәрсәләр" китабында, сәнгать әсәре гыйбәдәттә, кемне дә булса бөекләү өчен, яки зиннәткә кулланылмаса, Аллаһы Тәгалә гамәлләренә тиңдәшлек булмаса, тыелмый дип яза.
Сынлы сәнгать, башка сәнгать төрләре кебек үк, кешелеккә хезмәт итә. Башкаручыдан тыш әсәрне караучысы да бар бит әле. Кабул ителү тамашачының әхлакый тәрбиясенә, эчке культурасына, белемле булуына да (һ.б.) бәйле.
Ислам илләренең дөньяви тормышында сынлы сәнгать төрләре бик күп булган. Мәсьәлән, бизәлештә, бүгенге көн билгеләмәсе белән әйтсәк, дизайнда бик зур, әһәмиятле урын алган. Археологик табышлар, язма документлар, китаплар ислам илләрендә сынлы сәнгатьнең бик киң таралганың дәлилли, бигрәк тә, миниатюраларда (кечкенә зурлыктагы рәсем сәнгате әсәрләре), каллиграфиядә чагылыш таба. Халыкның иң яраткан әдәбият әсәрләрен, әкият геройларына багышланган иллюстрацияләр аерым зәвык белән башкарылганнар. Патшалар, кнәзьләр рәссамнәрне үз сарайларында яшәтеп, иҗат иттергәннәр. Алар заказы белән эшләнгән әсәрләрдә сарай тормышының зиннәтлеген, нечкәлеген, бөеклеген күрсәткән рәсемнәр зур хикәя циклларына әйләнгән очраклары да бар. Аеруча, бай декоратив бизәлеш, матур каллиграфия белән язылган текстлар бүген дә сокландыра. Ислам сәнгатенең пигы персия һәм монгол миниатюраларына туры килә.
Мөселман миниатюраларның бик бай җыелмасы төрек солтаннарында була. Солтаннарның портретлары белән бизәлгән гинеология китаплары билгеле. Солтан Сөләймәнныӊ (1520-1566) миниатюраларга тартылуы зурдан булып, сарай тормышын, үзен, үзенең улларын да ясатып калдыра.
Миниатюра сәнгате китап белән бәйле. Белгәнегезчә, ул вакытларда китап кулдан язылган һәм матур язу - каллиграфия сәнгате барлыкка килүенә зур йогынты ясаган. Каллиграфия сәнгате ислам дөньясында иң күркәм, гүзәл, затлы сәнгать булып санала. Каллиграфик юл белән язылган, әкәмәт гарәп бизәге яисә искиткеч үсемлек бизәге, арабескалар белән бизәлгән Аллаһы Тәгалә сүзләре язылган китаплар, Коръән Кәрим, шамаилләр, аятел-көрсиләр иң затлы сәнгать әсәрләренә әйләнәләр.
Шушы миниатюраларны, шамаилләрне өйрәнү, элеккеге гасырларда ислам илләрендә халыкның көн-күрешен, кием-салымын, ашаган ризыкларын, яшәгән йортларын күзалларга мөмкинчелек бирә, тарихи документ булып та тора.
Ислам мәдәниятендә Урта дингез, Европа сәнгатьләренә хас булган сынлы сәнгать барлыкка килмәгән. Аның үсеше җир шарының төрле почмакларында төрлечә уза, шулай да төп тенденцияләр күптән билгеләнгән, нигездә ислам рухы белән бәйле.
Тарихтан белгәнегезчә, XIX гасырдан башлап җир шарында бик зур үзгәрешләр була. Революцияләр, бөтендөнья сугышлары килеп чыгып кына торалар. Бик кызу темпта фән, сәнәгать һәм технологияләр үсә. Мәдәният тә төрле кичерешләр уза. Бу үзгәрешләр ислам илләрен дә әйләнеп узмый. Ассимиляция зур адымнар белән бара. Төрле мәдәниятләр бер-берсенә үтеп кереп, ислам мәдәнияте һәм сәнгате белән кушылып үзенчәлекле көчыгыш колоритлы сәнгать китереп чыгаралар. Урта диңгез, Европа, Россия сынлы сәнгате йогынтысы да бик зур.
Бүгенге көндә халыкара күргәзмәләрдә, сынлы сәнгать музейларында, ислам илләрендә яшәп иҗат итүче рәссамнарның зәвык белән эшләнгән каллиграфия әсәрләре белән беррәттән реализм стилендә ясалган әсәрләрен дә, абстракционизм һәм башка төр юнәлештәге әсәрләрен дә күрергә була.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: