Хезмәт

Татар телен мыскыл итеп, динебезгә тап төшерүчеләр

Бер көнне шулай ишегебезгә шакылдаткан тавышка кемме икән дигән уйлар белән барып ачсам, бер ир белән хатын-кыз басып торалар.

Аларның иң беренче биргән сораулары: "Сез дингә ышанасызмы? Коръәндәге сүзләрне дөрес дип саныйсызмы?". Әйе, дидем. Чөнки кайнанам биш вакытын калдырмый, аның ярдәме белән һәркайсыбызның өендә Коръән китаплары саклана, динебезгә карашым да башка хәзер, Аллаһыга шөкер. Җавабымны көтеп бетергәч, теге хатын кулындагы кечерәк кенә бер китаптан телен сындырып, татар сүзләрен дөрес укый да алмыйча, миңа ниндидер җөмлә китерә башлады. Ачуым чыкты телебезне бозып, сындырып, мыскыл иткәннәренә. Минем сезнең белән сөйләшер сүзем юк, дип ишекне ябып куймакчы идем, бу адымымны аңлатырга куштылар. Әлбәттә, мин аларга үз фикеремне җиткердем, чөнки дөрес динле һәм дөрес телле кешеләр түгел иде алар. Ә бүген шундыйлар турында интернет челтәрендә дә бер язмага тап булдым. Шуңа да хөрмәтле райондашларыбызга аны җиткерәсем килә.


Секталарга ничек каршы торырга?
Без еш кына яхшы түгел дип кыенсынабыз. Кайберәүләр ишектән кусаң, тәрәзәдән керә. Саентологлар, Йәһвә шаһитлары турында сүз чыкканда, ирексездән күңелгә шушындый чагыштыру килә. Урамнарда үз диннәренә чакырып йөрүләре генә җитмәгән, инде алар, фатир саен шакып йөреп, үз сафларына җәлеп итәргә тырыша башлады.
Әлеге шаукымга ничек каршы торырга, саентологларның, Йәһвә шаһитларының нинди зыяны бар, дип РИУдагы гуманитар фәннәр кафедрасының өлкән мөгаллиме, яңа дини хәрәкәтләр, суфичылык, дөнья диннәре тарихы фәннәрен укытучы Исмәгыйль Наширбановка мөрәҗәгать иттек.


- Беренчедән, алар традицион диннәргә зыян сала. Икенчедән, гомумән, кеше психикасына начар йогынты ясый. Әйтик, саентология - тулаем коммерциягә, акча эшләүгә корылган дин. Үз тарафдарларының аңында гаять зур үзгәрешләр пәйда була. Саентология чиркәве өйрәтүләрен йөрәгенә якын алган кешеләрнең үз-үзләренә кул салу очраклары да мәгълүм. Җәмгыятькә, психикага зыян китерә торган тәгълимат бу. Нигез салучыларының чыгышларын игътибар белән укып карасаң, аның акча эшләү максатында оештырылганын күрү кыен түгел. "Әгәр бай буласың килсә, үз динеңне булдыр", - дип ачыктан-ачык әйтеп калдырган әлеге сектага нигез салучы Рон Хаббард. Бу тәгълиматның бер баскычыннан икенчесенә күчү өчен байтак акча түләргә, китапларын, билгеләрен, биологик актив өстәмәләрен сатып алырга кирәк. Карьера баскычыннан өскәрәк күтәрелә барган саен, акчаңны күбрәк чыгарырга туры килә. Гадәти кеше бу кадәр акчаны кайдан алсын?! Яңа тарафдарлар ияртеп алып килә алган сурәттә генә ташламалар ясала, түләргә тиешле сумма кечерәя.


- Хаббард тарафдарлары бездә күпме икән: әйтә аласызмы?
- Төгәл санын әйтә алмыйм. Алар Чаллыда, Түбән Камада, Казанда да шактый гына. Әйтик, Чаллыда күркәм генә бер бинада "Дианетиканы өйрәнү үзәге" эшләп килә. Казаныбызда саентологларны Бауман урамында еш күрергә мөмкин. Юстиция министрлыгы тарафыннан Россиядә саентология чиркәве тыелган. Әмма дианетиканы өйрәнү үзәкләре тыелмаган һәм аны тыеп та булмый. Мәсәлән, Карл Марксның "Капитал"ын өйрәнү үзәген ничек тыясың ди?! Дианетика саентологиянең нигезе булса да, ул үзен психологик тәгълимат, психологик мөмкинлекләреңне үстерүче, проблемалардан котылырга өйрәтүче юнәлеш дип тәкъдим итә. Узган ел ахырында Саентология чиркәвенең Мәскәү шәһәре бүлеген тыйдылар. Әмма җанатарлары моның белән килешмичә, халыкара судларга мөрәҗәгать итте. Нишләп бетәрләр... Саентологлар бик үҗәт, аларны бик белемле, оста адвокатлар яклый.


- Йәһвә шаһитлары урамда өндәү белән генә чикләнмичә, өеңә кереп тә үгетләргә мөмкин.
- Әйе, алар аеруча актив. Бәхәсләшергә, ничек тә үзләренә җәлеп итәргә тырышалар. Үземә дә тарафдарлары белән бәхәсләшергә туры килгәне бар. Яңа протестантлык культы бу. Алар теләсә кайсы христианлык сектасы кебек үзләрен чын христиан итеп күрсәтергә тырыша. Библияне өйрәнүче Чарльз Тейз Рассель әлеге сектага 1870 елны нигез салган. Баштарак ул Библияне өйрәнүче түгәрәк буларак эшли. Янәсе, хаталар табылган, шуңа күрә Библиянең үз вариантын булдырганнар. Имеш, Кыямәт көнне фәкать аларның чиркәве генә сакланып калачак. Мөселманнар Библиянең күп кенә раславын кире какса, Йәхвә шаһитлары исә тагын да ераграк киткәннәр, әйтик, күп кенә гыйбадәтләрдән баш тартканнар. Аларның гыйбадәте, күпләп үзәктә - Йәһвә патшалыгы сараенда җыелып, журналларының чираттагы санын укуга, азактан бергәләшеп гимннарын башкаруга кайтып кала. Татарстанда шактый күп тарафдарлары бар. Теге яки бу динне сайлый алмый азапланган кешеләр дә, ниндидер сәбәптән моңарчы тоткан диннәреннән ваз кичкәннәр дә еш очрый анда. Табигый, теләсә кайсы диндә яңа тарафдарларга җылы, яхшы мөгамәлә була. Бигрәк тә яшүсмерләр өйдә үзләрен аңламыйлар дип яңа тарафдарларына тартыла. Өлкәннәр дә җылы мөнәсәбәттән "эреп китә". Шулай да төп сәбәп, миңа калса, традицион диннәребезнең йомшап-зәгыйфьләнеп калуы.


Саентологлар исә фән казанышларына басым ясарга тырыша. Рон Хаббардның "Дианетика" китабына килгәндә, ул фәнни ачышлардан, яшерен гыйлемнәрдән һәм буддизм, индуизм кебек Көнчыгыш диннәренең кайсыбер раслауларыннан гыйбарәт. Менә шундый кушылма ул. Күпләрне шушы "фәнни караш", психологик үсеш күнекмәләре җәлеп итә. Психологик яктан караганда, әлеге күнекмәләрнең байтагы кеше психологиясенә шактый зыян салырга мөмкин. Саентологлар, белә торып, бу алымнарны еш куллана. Йәһвә шаһитларында мондый күнекмәләр гомумән үткәрелми. Аларда, алда әйткәнемчә, бергә җыелып журнал уку, гимн җырлау һәм хезмәт хакыңның ун процентын чиркәү файдасына бирү шарт итеп куела. Ярлырак кешеләр кимрәк тә бирә ала, хәллерәкләр күбрәк тә өлеш чыгара дип беләм.
Саентологларда мондый чикләү юк, алар синең барча малыңны, акчаңны үзләштерергә әзер. Икътисадый мөмкинлеге беткәнче, тәмам "сыгалар". Шулай итеп кеше мөшкел хәлдә кала. Түли алмаса, "үсәргә" мөмкинлек бирмиләр, үз сафларыннан куалар, калырга маташса, психологик эзәрлеклиләр, физик юк итү белән яныйлар. Шушылай тарафдарларын үз-үзләренә кул салу дәрәҗәсенә җиткерергә мөмкиннәр. Хәтта Рон Хаббард үзе дә әлеге тәгълиматы нәтиҗәсендә гомер ахырында акылдан шашкан диләр. Аның психологик проблемалары да булган, наркотик та кулланган дип әйтүчеләр бар. Хаббард әлеге китапларын язганда психикага тәэсир итә торган матдәләр Америка җәмгыятендә бик зур популярлык казанган вакыт була.

Реклама


- Кем соң ул Йәһвә?
- Библияне өйрәнә торгач, Алланың иудаизмда телгә алынган иң борынгы исеме Йәһвә булырга тиеш дигән нәтиҗәгә килгән әлеге секта тарафдарлары. Заманында яһүдиләр Алланы шулай атап йөрткән булган. Бу вакытта Иерусалимдагы бер храмга бара торган булганнар. Анда да баш дин әһеленә елга бер мәртәбә, Янки Пур бәйрәме вакытында гына пышылдап Аллага үз исеме белән эндәшү рөхсәт ителгән. Бу храм җимерелгән инде. Яһүдләргә Алланың исемен теләсә кайчан телгә алу тыела. Алар беркайчан да диярлек бу исемне кычкырып әйтми. Без, мөселманнар, Алла боерса, Алланың рәхмәте яусын дип, Алланы еш телгә алабыз, моны бәрәкәтле гамәл дип беләбез. Яһүдләрдә, киресенчә, тел тибрәтеп әйтергә ярамый. Аны башка сыйфатлары белән атап, әйтик, Шаддай, Хуҗа дип телгә алырга мөмкин. Библияне өйрәнүчеләр бу исемнең барлыгын белеп алганнар да аны, американлаштырып, Иегово дип атый башлаганнар. Хәтта хәзерге иудаизмда да әлеге исемнең чынбарлыкта ничек яңгырарга тиешлеге хакында бер уртак фикер юк. Кыскасы, дүрт аваз яңгырарга тиеш. Йәхв.


- Әлеге дини агым вәкилләре аптырата башласа, нишләргә соң?
- Әгәр традицион булмаган агым вәкилләре мөрәҗәгать итә икән, сезнең - үз динегез, минем - үз динем, ары таба сөйләшеп торырга вакытым юк, дип саубуллашып китеп баруың хәерлерәк. Урамда, юл өстендә яки бусага төбендә үз динемнең күркәмлеген аңлатыйм әле дип тә вакытыгызны әрәм итмәгез.


Чыганак: http://matbugat.ru/news/?id=14755

Фото: https://vk.com/doc65725841_437483944?hash=87a2e83df96866eddc&dl=052a5079be758b1637

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: