Хезмәт

Тәүбә иң зур нигъмәт.

Татарстан Республикасының Диния нәзарәте Баш казые, районыбыз мөхтәсибе Җәлил хәзрәт ФАЗЛЫЕВ вәгазьләре, киңәшләре аша мөселман дөньясына яхшы таныш. Аның соңгы сөйләгән вәгазьләрен һәм газета укучыларыбыз сорауларына җавапларын бирә башлыйбыз.

Әгуузе билләһи минаш-шайтан-иирраҗиим, бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим!
Газиз дин кардәшләрем, әссәләмммүгәләйкүм үә рахмәтуллаһи үә бәракәәтүһ.
Бөтен дөнья кризис турында сөйләгәч, бүген без дә шул турыда сөйләшсәк, каршылар булмастыр.
Грек телендә «кризис» сүзе Аллаһы Тәгаләнең хөкеме дип атала икән. Аллаһы Тәгаләнең хөкеме килгән икән, димәк без нәрсәнедер дөрес эшләмәгән булып чыгабыз. Монда һәркемгә - дәүләт җитәкчелегенә дә, урыннардагы хуҗаларга да, безгә дә уйланырга, фикерләнергә урын бар. Аллаһы Тәгалә үзенең «Шура» сүрәсендә әйтә: «Әгәр мин ризыкны тигез генә бирсәм, бәндәләр минем турыда оныталар һәм бозыклык кыла башлыйлар», ди. Шуңа күрә, Аллаһы Тәгалә безнең күпмедер ризыкны кисеп куйган.
Әмма безгә, әгәр без иманлы кешеләр икән, Аллаһы Тәгаләнең хәерсез эше юк, дияргә һәм дә төшенкелеккә бирелергә ярамый. Үзең авырып китсәң, балаңа авырлык килсә, «шул банкта акчаны 25 доллардан алыштыралар икән», дисәләр, бер дә йөгерәсебез килми, чөнки үз хәлебез хәл. Сөекле пәйгамбәребез Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.) әйтте: «Сау-сәламәт булып йокыдан торсаң, бер көнлек ризыгың бар икән, син - бу дөньяның патшасы», диде. Бу вәгазьгә килүчеләр арасында, бүген нәрсә ашарбыз икән, дип утыручылар, шәт юктыр, димәк, без барыбыз да шөкер кылырга тиешбез.
Заманында «политэкономия» дигән фән укыган идек, анда «акча - товар - акча», дип өйрәтәләр иде. Без исә ил белән җитештерү турында уйламыйча, акчаны банкларга салып, кыйммәтле кәгазъләргә әйләндереп, акчадан акча ясап, шуның белән генә яшәргә уйладык. Нефтьнең бәясе дөнья базарында күләме 100-120 доллар булганда җитештерүгә, авыл хуҗалыгын үстерүгә тотарга кирәк, дип тапмадык. Нинди матур еллар булса да, акча җитми, дип мәктәпләрне кыскарттык, больницаларга оптимизация ясадык. Аллаһы Тәгалә: «Әле сез җитештермичә, көч куймыйча, җирдә эшләмичә генә яшәмәкче буласызмы?», дип җайлап кына безгә үзенең сабакларын бирә башлады.
Бу барыбызга да кагыла, ник дигән дә, бүген беребезнең дә артык эшлисе килеп тормый. Без үзебез үзгәрми торып, балаларыбызга дөрес тәрбия бирми торып, нәрсәдер үзгәрер дип көтеп ятып булмый. Коръән аятьләрендә, Мөхәммәт Мостафа (с.г.в.) әйтеп калдырган хәдисләрдә ризыкларыбыз нинди очракларда киңәя, дигән сорауларга ачык җавап табыла. Иң беренчесе, Пәйгәмбәребез (с.пв.) әйтә: «Тәүбә кылыгыз, тәүбә кылсагыз ризык киңәер». Әйткәнемчә, Аллаһы Тәгалә ризыкны бераз кисә икән, димәк без дөрес яшәп бетермибез. Бу бит илдәге хәл генә түгел, ул һәр гаиләгә үзенең йогынтысын ясый, аның да акча кереме кими. Әгәр без тәүбә кылып, кушканны эшләсәк, аның әҗере үзебезгә булачак.
Тагы Пәйгәмбәребез (с.г.в.) алган гыйлемеңнең, кылган гыйбәдәтеңнең кабул була башлануын шуннан белерсең - сиңа Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте килер, ди. Аның килүен шуннан белерсең, син үзеңнең кимчелегеңне күрә башларсың, ди. Үзеңнең җитешмәгән ягыңны, кимчелегеңне белми, танымый торып, тәүбә кылып булмый бит. Бу Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте икән. Тоткан уразаларыбыз, укыган намазларыбыз, алган гыйлемнәребез җиренә җитеп үк бетми күрәсең, без үзебезнең кимчелекне түгел, күбрәк кешенекен курәбез, аны сөйлибез. Үзебезнең кимчелекне күрмәгәч, тәүбә кыла алмыйбыз, тәүбә кылмагач, төзәлә алмыйбыз. Төзәлмәгәч, Аллаһы Тәгаләгә якыная алмыйбыз, ризык та киңәйми. Тәүбә безгә Аллаһы Тәгалә тарафыннан бирелгән иң зур нигъмәт. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Кем дә кем үзенең хаталарын танып, аларны яңадан кабатламаса, үткәндәге гөнаһларын савапка алыштырам», ди. Баштарак бу аятьне укыганда үзем дә бик гаҗәпләнә идем, чөнки сүз гафу итү турында гына түгел, гөнаһларны савапка алыштыру турында бара бит. Берәү, моңарчы бер цистерна хәмер эчкән, тәүбә кылган да, аның гөнаһлары бер цистерна савапка әйләнгән. Һәм бер кемнең дә аның үткәнен тикшерергә, сөйләргә хакы юк. Ни өчен шулай соң? Аллаһы Тәгалә Корьәндә әйтә: «И иман китергән бәндәләр, хәмер эчү, отыш уеннары, багучылык, сихер белән шөгыльләнү сезгә харам кылынды, аннан ерак йөрегез, шаять сөенеч табарсыз», диде. Шулай дип әйтте дә, урамга безгә «наглядное пособие» - исерекне чыгарып, аракы эчсәгез шушы хәлгә төшәсез, дип күрсәтте. Өйсез, сыеныр урыны булмаган, урамда тукланып йөри торган «бомж» да безгә күрсәтмә материал. Аллаһы Тәгалә рәхимсез, дип әйтә алмыйбыз, ул бу кешеләргә тәүбә капкасын бикләмәгән. Кешенең иң зур гөнаһсы - гөнаһ эшләүгә караганда, тәүбәсен кичектеп торуда.
Өлгерермен әле, тәүбә кылырмын әле, дип йөри-йөри дә, үлеп тә китә. Урамда күргән «күргәзмә әсбаптан» без дөрес нәтиҗә ясыйбызмы... Юк! Чөнки, безнең күбебезнең акыл намаз белән тәрбия кылынмаган. «Күрдеңме теге исерекне, тагы эчкән, кайчан айныр инде», дип (бу бигрәк тә хатын-кызларга кагыла) урам буйлап сүгәбез, сөйләп йөрибез. Шуннан кибеткә керәбез дә, аракы сатып алып, кирәк булыр бу дип, аны өйдә ераккарак яшереп куябыз. Ирләрдә гадәттә аракы тормый. Ә хатын-кыз, елан агуын саклаган шикелле, берәр якын туганым килсә, агулармын әле, дип җыеп куя. Аллаһы Тәгалә әйтә: «Мин Сезгә әниегезгә караганда да якынрак», дип. Кайсы әни, әле дөрес булса да, үз баласын сүккәнен ярата. Яратмый! Кемне генә сүксәк тә, кемне генә сөйләсәк тә, без кемнеңдер баласын сүгәбез, бу очракта аның әнисеннән дә якын булган Аллаһы Тәгалә бездән риза түгел. Без, сүгү түгел, дога кылырга тиешбез: «Я раббым, шушы кешегә тәүфыйк-хидаять бир», дип. Безнең нәфрәт нәрсәгә булырга тиеш? Аракыга. Ә без киресен эшлибез, аракысыз туй булмый, аракысыз туган көн үткәрмибез. Үзебез шушы гамәлләрне дә кылабыз, гайбәт тә сөйлибез. Бездә шушы аракыга, отыш уеннарына, багучылыкка каршы нәфрәт уянырга тиеш, балаларыбызны да шулай тәрбия кылырга тиешбез.
(Дәвамы бар)

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: