Хезмәт

Тәүбә – иӊ зур нигьмәт (дәвамы)

(Балтач үзәк мәчетендә сөйләгән вәгазьнеӊ дәвамы. Башы газетабызныӊ 2015 ел 8 апрель санында)

Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Берәү тәүбә кылса, Аллаһ ризыгын киң кылыр», - диде. Зур гөнаһлардан да яманрак гөнаһ - тәүбәне кичектерү. Иртәгә, берсекөнгә, киләсе елга, пенсиягә чыккач... Ә ул вакытка кадәр яшәвеңә гарантияң бармы? Юк икән, тизрәк тәүбәгә кил, иман белән дөньядан үтүне кәсеп итә башла, соңга калуың бар.
Тәүбәләребездә нык тору, хаталарны кабатламау, гөнаһларыбызны ярлыкар өчен Аллаһ Раббыбыз безгә биш вакыт намазны фарыз кылды. Коръәндә: «Иннәсса-ләәтә тәнһәә гәнил фәхшәәәә и вәл мүңкәр», ягъни: «Намаз кешене бозык, фәхеш эшләрдән саклый», - ди.
Кайсыбыз 50 ел, кайсыбыз 60, 70, 80 ел бу дөняда яшәгән. Һәркайсыбызның хаталары, эшләгән гөнаһлары бар. Берәү дә хатадан хали түгел. Имам Газали хәзрәтләре: «Һәркем үзен тикшерсә, башкаларны тикшерергә теләк һәм вакыты калмас иде», - дигән.
Җир йөзендә яшәп, Аллаһның дәресләре белән дәресләнеп, тәҗрибә туплаганбыз икән, ни өчен әле безнең газиз балаларыбыз без эшләгән хаталарны кабатларга тиеш. Шулай булмасын өчен хаталарыбызны танып, күз яшьләре белән: «Раббым, балаларым мин эшләгән гөнаһларны кабатламасын иде», - дип намазлар соң ник дога кылмыйбыз һәм балаларыбызны намаз иясе итеп тәрбияләмибез. Бүген намаз укырга, балаларны намазга өйрәтергә бөтен мөмкинлекләр бар, бары күӊел итәргә генә кирәк.
Ризыкны арттыра торган тагын бер гамәл - Аллаһка тәвәккәл кылу. Барлык нигъмәтләрнең хуҗасы бары Ул гына икәнен танып, фәкать Аннан гына барлык кирәкләрне сорау. Әлбәттә, Аллаһ дәүләте чиксез, Ул Үзенең сөекле колларына нидер биргәннән Аның мөлкәте кимеми. Ул - безнең догаларыбызны Ишетүче һәм Җавап бирүче. Әмма без дога кылып сораганда Аның бирүенә һич кенә дә шикләнмичә, ышанып, ихлас һәм саф күңелдән дога кылу кирәк. Фарфор пыяла савыт-саба алганда чиертеп карыйлар. Таза булса, чыңлап тора. Күзгә күренер-күренмәс кенә чатнаган булса, чыңламый. Шуның кебек, дога кылганда, сораганда «ә бәлки, бирмәс, ә бәлки, ишетмәс», дигән шик һич кенә дә булмаска тиеш.
Төшенкелеккә бирелүләр, чарасыз калулар, эчүчелеккә бирелүләр Аллаһны танып, аңа тәвәккәл кылмаудан килә. Нинди генә каза килсә дә, Аллаһка тәвәккәл кылырга һәм Аннан гына ярдәм сорарга кирәк. Аңа гына тәвәккәл кылырга, нәтиҗә чыкса, Аңа гына шөкер кылырга кирәк..
Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә («Ибраһим» сүрәсе, 7 нче аять) «Үә из тә әззәнә раббүкүм лә иң шә-кәртүм лә әзидәннәкүм», ягъни: «Әгәр нигъмәтләремә шөкер итсәгез, нигъмәтләремне арттырырмын», - диде. Ниндидер нәтиҗә булган икән, горурлану, мактану һич кенә дә ярамый. «Шөкранә кыл, зәкят бир», - дисәң, кайберәүләр: «Мин аны үзем, үз көчем белән булдырдым», - дип куя. «Мин», дигәнче, «үзем», дигәнче уйлап кара: кай җирең үзеңнеке соң? Кайда идең син, ничек бар булдың? Аллаһ теләмәсә, бер генә әти-әни дә баланы дөньяга китерә дә, сау-сәламәт итеп үстерә дә алмый. Күпме байлыклары булып, калдырырга варислары булмаган гаиләләр азмыни?!
Казан урамында берәү зарлана икән: «Хәерчелек чиктән ашты, машина куярга да урын юк», - дип. Шуның кебек без дә гел зарлануда, кемне генә сүкмибез, гаепләмибез. Безнең дә бит Аллаһ каршында вазыйфаларыбыз бар. Аллаһны танып, иман китерү, биш вакыт намаз, ураза тоту, зәкят бирү, хаҗга баруны күпмебез үти, кайсыларын үти? Без бит бәхетне дә: «Ни теләсәң, шуны эшләү, ни теләсәң, шуны ашый алу», - дип саныйбыз. Шуңа ирешә алмасак зарланабыз. Элек нәрсә бар - шуны ашадык, сәламәт булдык. Бүген балалар ни тели - шуны ашый, шуңа күрә барысы да авыру. Чир әйткән бит: «Мин сезгә яраткан әйберләрегез, гадәтләрегез аркылы керермен»,-дип. Нәфес артыннан куу сәламәтлекне какшата, гомерне кыскарта. Барына шөкер итеп, Аллаһ куш-канча нәфесеңне йөгәнләсәң - менә бу сәламәт яшәү рәвеше була. Дин ул - нәфесне йөгәндә тотарга өйрәтә торган фән. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Канәгать булыгыз - бай булырсыз», - диде.
Ризыкны киңәйтә торган тагын бер юл - изге гамәлләр кылу, туганнар, дин кардәшләр белән аралашу. Нәрсә соң ул изге гамәлләр? Намаз, ураза тоту, мәчеткә йөрү, хаҗ кылу - болар әле үзең өчен тырышу. Аллаһның газабыннан котылу һәм җәннәт белән өлешләнү өчен. Алар изге гамәл булса да, үзең өчен эшләгән изге гамәл.
Әти-әниеңне тәрбия кылу, туганнарыңа, күршеләреңә ярдәм итү, авыру - сырхауларның хәлен белү, ятимнәргә булышу, үзеңнең остазларыңның хәлен белү, аларга ярдәм итү - менә изге гамәлләр. Әти-әни хакы турында кешеләрне елатырлык итеп вәгазь сөйләү ул - бер нәрсә, алар белән тавыш-гауга чыгармый, аларны тәрбияләп, бер түбә астында яшәү-икенче нәрсә. Беренчесен бик күпләр булдырса да, икенчесенә күпләрнең ихтыяр көче, сабырлыгы җитми. Ә әти-әни догасыннан да кадерлерәк нәрсә бар?..
Әти-әниләребез исән икән, ул да Аллаһның нигъмәте, безнең өчен җәннәткә юл. Атнага бер шалтыратып булса да, хәлләрен белик, игътибарыбызны, матур сүзебезне жәлләмик. Өйләребез иркен, ләкин иман нуры зәгыйфьләнеп, күңелләр тарайды, суынды. Бер-беребезгә җылы сүз әйтә алмыйбыз. Аралар өзек, мөнәсәбәтләр суык. Югыйсә, әти-әнинең хәлен белү - балалар өчен вәҗиб.
Аллаһ Раббыбыз: «Мин авыру - сырхаулар, мохтаҗлар, ятимнәр янында булам, миңа якын буласыгыз килсә, аларга якын барыгыз», - ди.
Бүген кешеләр эшләрен югалтып, авыр хәлдә калганда, төрле бәла-казалар килгәндә, ярдәм итү бигрәк тә мөһим. Зәкят, гошерләребез дә авыру - сырхаулар, мохтаҗлыкта булучылар, толлар, ятимнәр, дин юлында тырышып хезмәт итүчеләр өчен. Аларга ярдәм итү үзең өчен генә тырышу түгел, үзеңнең нәфесеңнән арттырып, кешеләргә ярдәм итү була. Пәйгамбәребез (с.г.в.): «Күршең ач булса, мул табын артында утыруың дөрес түгел», - диде.
Аллаһ Раббыбыз Коръәни-Кәримдә («Инширах» сүрәсе, 5, 6 нчы аятьләр). «Фәиннә мәгәл гүсри йүсра, иннә мәгәл гүсри йүсра», ягъни: «Дөреслектә, файдалы булган авырлыктан соң гына файдалы җиңеллек табыла», - диде.
Аллаһның хәерсез эше юк, фикерли белгән кешегә һәр нәрсә артында хәер бар, шуңа күрә дә кризис дип төшенкелеккә бирелергә ярамый. Үзебез зарланганча, ярлы икәнбез, безгә торгынлык бөтенләй янамый, юк байлыкны югалтып булмый, борчылабыз икән - димәк, нәрсәбездер бар.
Гөнаһларга тәүбә кылсак, намазны торгызсак (бигрәк тә җәмәгать намазын), Аллаһка тәвәккәл кылсак, тырышып хезмәт итсәк, булганына шөкер итсәк, дин кардәшләребез, туганнарыбыз белән аралашып, күркәм мөгамәлә кылсак, ятимнәрне, мескеннәрне, фәкыйрьләрне, авыруларны зиярәт кылсак, аларга ярдәм итсәк, иншә Аллаһ, Раббыбыз ризыгыбызны киңәйтер, торгынлыктан котылу юлларын насыйп итәр. Бу изге Рамазан айларында Аллаһ ризалыгын өмет итеп тоткан уразаларыбыз, укыган фарыз һәм сөннәт, вәҗиб һәм тәрәвих намазларыбыз, кылган догаларыбыз, биргән садәкәләребезне һәм бирәчәк фитр садәкәләребезне кабуллардан кылса иде. Изге эшләребездә бер-беребезгә ярдәмче булып ислам динендә яшәргә, дөньядан үткәндә: «Ләәә иләәһә илләллааһү Мүхәммәдәр-расүлулла-ааһ», - дип иман белән үтәргә һәм Аллаһның җәннәт-ләрендә очрашырга насыйп булсын. Әмин.
Җәлил хәзрәт Фазлыев, Бөрбаш авылы имамы, Балтач районы мөхтәсибе, Татарстан Республикасыныӊ Баш Казые.

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: