Хезмәт

Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ: «Дога тәкъдирне дә үзгәртә»

Берәр авырлык килеп чыкса, сәламәтлегебез какшап китсә, шунда ук Аллаһны искә төшереп, кулларыбызны күтәреп, дога кылырга керешәбез.

«Бәкара» сүрәсенең 186нчы аятендә Аллаһы Тәгалә Үзе дә: «Бәндәләрем Минем турында сораштырсалар, әйт: Мин чыннан да һәр кешегә бик якын һәм Миңа ялварып дога кылучыларга җавап бирәм, бәлки алар туры юлны табарлар», – ди. Догабыз Аллаһка барып ирешсен өчен нәрсә эшләргә кирәк һәм ни өчен кабул булмаган догаларыбыз безнең хәерле генә булачак? «Сәләх» мәчете имам хатибы Тимергали хәзрәт ЮЛДАШЕВ шулар хакында сөйләде.

– Дога ул – гарәп теленнән мөрәҗәгать итү, сорау дип тәрҗемә ителә. Пәйгамбәребез (с.г.с.), дога ул бәлаләрдән саклый, хәтта кешенең тәкъдирен дә үзгәртә ала, диде. Пәйгамбәрнең сәхабәсе Ибне Гомәр: «Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, бу язуны беркайчан да сөртелми торган ит», – дип дога кылуы билгеле. Моннан күренгәнчә, дога ул, чыннан да, көчле корал. Даими рәвештә дога кылган кеше беркайчан да үзен югалган булып тоймас, чөнки Аллаһ кешенең догасына җавап бирмәүдән ояла.

Ихласлык кирәк

– Дога кабул булуның билгеле бер шартлары бармы?
– Беренче шарт: хәләл ризык белән туклану, хәләл кием кию һәм хәләл кәсеп белән шөгыльләнү. Доганың кабул булуы өчен ихласлык та кирәк. Сораганымны Аллаһ кабул итәрме-юкмы икән дип шикләнергә ярамый. Өченче шарт – үҗәтлек күрсәтү. Булса – була, булмаса – юк дип торсаң, әлбәттә, кабул булмый, әрсезләнеп сорасаң, чынга ашу ихтималы да арта. Ашыгу да дөрес түгел. Аллаһы Тәгалә, кешеләрнең төп хатасы – ашыктырулары, ди. Дога кылдым да хәзер булырга тиеш дип ашыктырырга кирәкми. Аллаһ бирмәскә дә мөмкин бит, ул – Аның хакы. Догада шуны аңларга кирәк: син хуҗаңнан сорыйсың, ә калганын ул хәл итә. Әйтик, бер кол хуҗасыннан нәрсә дә булса сорый. Теләсә бирә ул, теләмәсә – юк. Колга ризалашудан башка чара калмый. Ибраһим ибн Әдһәм бер көнне колның хуҗасы белән сөйләшкәнен карап торган. Хуҗасы, колым, нәрсә кияргә теләр идең, дип сорый. Нәрсә бирсәң – шуны, ди тегесе. Нәрсә ашар идең? Нәрсә бирсәң – шуны. Кайда йокларга теләр идең? Кая яткыз­саң – шунда. Ибраһим ибн Әдһәм шунда, Раббым, бөтен колларың да шушы кол кебек булса иде, ди. Әлеге кол булганга риза һәм канәгать. Без дә шулай булырга тиеш. Шул ук вакытта Аллаһ дога кылучыны ярата. Догасыз кеше ул – тәкәббер, үзенә генә ышанган бәндә. Без Аллаһтан хәерле әйберләр генә сорыйк. Мисалга, гыйлем, сәламәтлек, хәерле байлык, сәгадәт тормыш, күркәм хатын яки ир, тәүфыйклы балалар һәм башкалар. Болар – кеше тормышындагы бәһасез байлык.

Хаҗда дога кабул була

– Дога кабул була торган аерым вакыт һәм урын юкмы?
– Дога кылуның аерым бер вакыты бар дип аерып кую бик үк дөрес булмас, кеше Аллаһка теләсә кай­чан мөрәҗәгать итә ала. Ләкин Пәйгамбәребез, доганың кабул булу ихтималы зур булган вакыт ул – тәһәҗҗүд, дигән. Төнге намазны укыганнан соң дога кылсаң, ул, һичшиксез, кабул булачак. Тагын бер хикмәтле вакыт – кояш чыккач укыла торган ишракъ намазы. Һәрбер фарыз намазыннан соң да дога кылырга тырышыгыз. Пәйгамбәребез, җомга көнне дога кабул була торган яшерен бер вакыт бар, дип кисәтте. Бу вакыт изге җомга көнендә кеше күбрәк догада булсын өчен махсус тәгаенләп әйтелми. Дога кабул була торган урыннар да бар. Өч төрле кеше Аллаһның кунагы санала. Шуның берсе – хаҗга баручы. Нинди сәгатьтә дога кылса да, кабул була. Хаҗда дога кабул була торган урыннар күп. Кәгъбәтулланың ишеге тирәсендә чынлап та ниндидер көчле энергетика сизелә. Кешеләр шуңа куллары белән тотынып дога кыла. Пәйгамбәребез хәдисендә дә, нәкъ шушы урында дога кабул булучан, дип килә. Таваф вакытында, зәм-зәм суын эчкәндә, Сафа белән Мәрва арасында йөгергән вакытта, мәкам Ибраһим дип атала торган җирдә, ягъни Ибраһим пәйгамбәрнең Кәгъбәне төзегәндә ташта калган аяк эзләре урынында, Гарафатта, Мина һәм Мөздәлифә үзәнлегендә, һичшиксез, дога кабул була.

– Әбиләрнең, яңгыр яуганда теләгән теләк кабул була, дигәнен ишеткән бар. Бу чынлап та шулаймы?
– Яңгыр ул – Аллаһның рәхмәте. Аның рәхмәте иңгән вакытта догалар кабул булучан.

– Яңгыр яуган вакытта, төнлә тәһәҗҗүд намазына торып махсус дога кылуның нияте дөрес булып чыгамы?
– Нишләп дөрес булмасын. Кешенең төп максаты – дога кылу һәм шуның белән ул Аллаһка якыная. Ул бит Үзе дә шушы көннәрдә яки вакытта дога кабул була дип махсус әйткән. Кеше моннан файдалансын, Аллаһны искә төшерсен, аңа зекер кылсын өчен. Бөтенләй дога кылмаганга караганда, бу әйбәтрәк, билгеле. Шуның белән, бәлки, даими дога кылу теләге туар, дингә тагын да якынаер.

Кабул булмаган дога да синең файдага

– Кабул булмаган доганың әҗерен теге дөньяда күрәчәксең, диләр. Моны ничек аңларга?
– Аллаһы Тәгалә адәм баласының догасын йә шунда ук кабул итә, яки аны бераз соңгарак калдыра, йә инде ахирәткә калдыра, йә булмаса шуның өчен берәр бәладән коткара. Син зур байлык сорыйсың ди. Аллаһ аның синең иманыңа яки киләчәгеңә зарар китерәсен алдан белә һәм аны бирми, әмма аның өчен зур гына бәладән коткарып-саклап калырга мөмкин. Аллаһ сиңа нәрсәнең кайчан кирәген яхшырак белә. Кемдер хаҗга барырга мөмкинлек сорый, Аллаһ аңа әлегә юлын бирми тора. Чөнки Ул белә бу кешенең хаҗга әзер түгеллеген. Иманы ныгып беткәч, Үзе үк чакыра. Әмма Аллаһ үзе белә, сорамасам да бирер әле дип тик утырырга кирәкми. Әгәр дә безнең догаларыбыз булмаса, Раб­быбыз безгә игътибар да итмәс иде. Проблемасы булган кеше, ни өчен миңа авырлык килде, дип уйлый. Димәк, Аллаһы Тәгалә шул кешенең дога кылуын тели. Кеше йә масаеп, йә тәкәбберләнеп китсә дә, Ул Үзе турында исенә төшертә. Әмма әз генә җиңеллек килеп куйса, адәм баласы тагын онытып куя. Кызганыч, кешенең табигате шундый.

– Кабул булмаган доганың теге дөньяга калдырылуы турында тәфсилләбрәк сөйләгез әле.
– Кеше кабердән кубарылып, Аллаһ каршына баргач, тау кадәр өелгән зур саваплар күрәчәк һәм Йа Раб­бым, мин бит әллә нәрсә эшләмәдем дә, бу саваплар каян килгән, дип сорар. Бу ­синең дөньяда кабул кылынмаган догаларың, диячәкләр аңа. Раб­бым, бөтен догаларымны да кабул итмәгән, ахирәткә күчергән булсаң иде, дияр теге кеше. Без үзебез өчен нәрсә хәерлерәк булуын белмибез.

– Мәчеткә яки берәр әби-бабайга сәдакасын биреп, дога кылдыру гадәте бар. Үзең дога кылу хәерлерәк түгелме?
– Үзең дога кылсаң, тагын да хәерлерәк. Пәйгамбәребезнең догасы кабул булу ихтималы күбрәк дип, кешеләр аңа барган. Хәзер исә аның варислары – дин галимнәре, әүлиялар бар. Алар Пәйгамбәребез үрнәгендә сөннәт буенча яшәргә тиеш. Әүлиялар исә бүген бик аз. Булсалар да, без аларны белмибез, чөнки моны әйтеп йөрмиләр, кирәксенмиләр. Дин галиме исә гыйлеме белән гамәл кылучы кеше. Аллаһ Коръәндә, иманлы бәндәләр сөйләгән сүзен үзе үтәргә тиеш, ди. Әби-бабайдан дога кылдыру дөресме дисез, алар дин кушканча яшәсә, Аллаһ тыйганнардан тыелып, хәрамнан ерак торсалар, нишләп ул кешенең догасы кабул булмас­ка тиеш ди әле. Кеше дога кылдырырга килеп, мәчетне күреп кайта, бәлки аңарда тагын килү, намаз уку теләге уяныр. Бу да аны дингә якынайтачак бит.

Дога белән дәвалану

– Аллаһтан хәерле эш, гыйлем сорап дога кылу бер нәрсә, аңа ирешү өчен кеше үзе дә тырышырга тиештер?
– Пәйгамбәребез башта дога кыла, аннары даруын каба иде. Башта шифаны Аллаһтан сорарга тиешбез. Аллаһ әмере булмаса, яфрак та селкенми. Ул безгә авыруын да, шифасын да җибәрә. Дәваланыгыз, әмма хәрам белән түгел. Кайберәүләр, 50 грамм шәраб сәламәтлек өчен файдалы, дияргә ярата, бу – хәрам, аның файдасы берничек тә була алмый.

– Дога белән дәвалану очраклары турында да ишетеп беләбез...
– Күп гасырлар элек атак­лы галим Әбүгалисина әйткән: «Авыруны дәвалауда өч төрле чара бар: сүз, үлән һәм пычак», – дип. Әйе, хәзер инде теләсә кайсы әгъзага операция ясап, кешене үлем тырнагыннан тартып алып калулар да – гадәти күренеш. Төрле үлән ярдәмендә медицина дарулар җитештерә, ә халык медицинасы ул үсемлекләрнең үзен генә кулланудан да искиткеч могҗизаларга ирештерә. Сүз, ягъни Коръән аятьләре белән дәвалану да бар әле.
Догаларның авыруларны дәвалауга ярдәме зур булуын бүгенге заман галимнәре дә исбат итте. Безнең ата-бабаларыбыздан калган «өшкерү»ләр дә әнә шул рәвеш­ле дәвалауның дәлиле булып тора түгелмени?

Ләкин без бүген бу изге Китапның илаһи көче хакында белеп кенә бетермибез. Ә анда әйтелгән: «Әгәр ошбу Коръәнне тауга иңдергән булсак, әлбәттә, ул тауны курыккан хәлдә күрер идең: ул Аллаһыдан курыкканнан ярылыр иде», – дип. Коръән белән дәвалану шәригатьтә билгеле. 17нче сүрәнең 82нче аятендә: «Бу мөэминнәрнең күңелләренә шифалы аятьләрне вә Коръәннән рәхмәтле хөкемнәрне иңдерәбез, әмма Коръән белән гамәл кылмаган залимнәргә Коръән аятьләре хәсрәтне вә һәлакәтне генә арттырыр», – диелгән.

Традицион медицина кешеләргә ярдәм итә алмаган чакларда да, Коръән аятьләре белән дәвалана алу очраклары хакында күп мисаллар китерергә була. Әйтик, «Фатиха» сүрәсендә һәр авыруга шифа бар. Аны көненә 100 тапкыр укысаң, шифасын да табарсың. Галимнәр әйтүенчә, иртәнге намаздан соң 40 көн буена 41 тапкыр «Фатиха» сүрәсен укырга кирәк. Шунда ук догаң кабул була. Ләкин Коръән белән дәвалану өчен, Аллаһы Тәгаләнең барлыгына һәм Коръәнгә ышанырга кирәк.

Дога кылу тәртибе

– Дога кылу тәртибе турында да сөйләгез әле.
– Доганы Аллаһы Тәгаләгә хәмед һәм сәна, Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә салават әйтүдән башлыйлар. Кешенең тәһарәтле булуы хәерле. Кыйбла тарафына юнәлеп, доганы эчтән, тыныч кына, курку һәм өмет белән уку дөрес. Күңелдән чык­кан ихлас сүзләр генә әйтелсен. Рәсүлебез Мөхәммәд рухына, атабыз Адәм галәйһиссәлам һәм анабыз Һавадан алып бүгенге көнгә кадәр килгән бөтен пәйгамбәрләрнең, әүлияларның, галимнәрнең рухларына, аннары әти-әниләргә, шуннан соң гына үзең һәм балаларың өчен сорыйсың.

– Вафат булган әти-әни­ләрдән ярдәм сораучылар бар. Бу дөрес гамәл түгел дип беләм.
– Мәетләр үзләре безнең догага мохтаҗ. Алар сиңа берничек тә ярдәм итә алмый. Тере кешенең төп өстенлеге – аның исән булуы. Бер кеше кабер өстендә дога кылып утырган җирендә йоклап китә һәм төшендә шул кабердә җирләнгән кардәшен күрә. Кабердәге кеше аңа: «Мин синнән көнләшәм, синең гамәл кылырга мөмкинчелегең бар, әмма ахирәт турында гыйлемең юк, ә минем, киресенчә, гыйлемем бар, ләкин гамәл кыла алмыйм. Ике рәкәгать укыган намазың, кылган догаң өчен нинди зур әҗерләр бирелүен белсәң, даими тырышлык куяр идең», – ди. Бу дөнья – исән булган вакытыбызда изге гамәлләрне туплый торган вакыт ул.

Татар-информ

Реклама

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: