Хезмәт

Тормыш мәгънәсе

Нинди генә эшне эшләсәк тә, без аны максатсыз, бушка эшләмибез.

Берәр нәрсә төзесәк тә, укырга керсәк тә, кәсеб итсәк тә, гаилә корсак та, хәтта ял итсәк тә барысын да без бер максат белән эшлибез. Шулай ук бу дөньяда ни генә булмасын, ул зурмы, кечкенәме, күренәме ул безгә, әллә күренмиме; һәрнәрсәнең үз максаты, мәгънәсе, вазыйфасы бар. Аллаһ та бу хакта әйтә: "Без күкне һәм җирне һәм аларның арасындагы барлык нәрсәләрне юкка гына бар итмәдек. Бу фәкать кәферләрнең уйдырмалары гына.." ("Сад": 27). Мәсәлән, черкиләрнең юкка чыгулары белән генә дә кайбер кошларның, күлдәге бакаларның юкка чыгуларына сәбәп булачак.
Ләкин бер бик мөһим нәрсә хакында кеше гафләттә, ваемсызлыкта кала - ул тормышның, яшәүнең максаты. Ни өчен яшим, кайдан килдем, кая барам, ник үләм - бу сораулар белән башын катырасы килми. Тормыш хайваннарныкы кебек, тамак тук, өс бөтен, тагы нәрсә кирәк. Фикерләү кирәк, кеше фикерләве белән хайваннардан өстен булып тора да инде. Әйе, кайберәүләр фикерли, томышның максатын эзли һәм нәтиҗәдә һәр берсе үзенчә җавап бирә.
Якыннарым, балаларым өчен яшим, мәхәббәт, бәхетле булу өчен, үз-үземне үстерү, уңышка ирешу (самореализация) өчен, кешеләрнең исендә калу өчен, хакимияткә ирешү, күбрәк байлык туплар өчен, гадел җәмгыять төзү өчен яшим. Яшәү мәгънәсе тәннең матурлыгын һәм сәламәтлеген саклауда, ди, кайберәүләр. Ә күпчелек кешеләр тормышның мәгънәсе хакында баш катырмыйлар. Алар өчен тормыш ашау-эчү, күңел ачу, ләззәтләнүдән гыйбарәт. Мондый очракта кеше хайваннардан нәрсә белән аерыла соң? Аллаһ әйтә: "...алар ләззәтләнәләр һәм ашыйлар, хайваннар ашаган кебек..." ("Мөхәммәт": 12).
Алда әйтелгәнчә, кеше үз максатына: байлыкка, хакимияткә, бәхеткә, мәхәббәткә ирешсә дә, үлем белән бөтен ирешкәне юкка чыгачак. Әгәр дә кешенең бөтен ирешкәннәре, байлыгы, дәрәҗәсе үлем белән юкка чыга икән, болар берсе дә тормышның мәгънәләре була алмыйлар, болар барысы да кешене алдый торган ялган максатлар. Алда әйтелгәннәр алар тормыш максаты түгел, ә безнең күңелләребезне шушы дөньяга нык итеп бәйләп куя торган ялтыравыклар гына.
Бу тормыш шуннан гыйбарәт: эшләдең, шуңа нәрсәдер сатып алдың, кулланып карадың, ләззәт алдың. Яки эшләдең, акча алдың, ай буе шул акчаны ашау-эчүгә, киемгә һәм башка нәрсәләргә тотып бетерәсең, тагы эшкә барасың. Менә бу тормыш кеше үлгәнче кабатланачак. Яки мәктәпне тәмамлагач кеше берәр уку йортына керә; максат - профессия алып яхшы, акчалы эшкә урнашу. Ничек кенә карасаң да, мондый тормыш ашар өчен яшәүгә әйләнеп кала.
Уйлап карыйк, әгәр дә без эшләгән өчен хезмәт хакы алгач, бу акча белән шатланганнан соң аны кире тартып алалар икән, эшләүдән мәгънә бармы? Бервакыт 22 яшьлек американ егете Виктор Франкл исемле психологка шундый хат яза: "Минем гыйльми дәрәҗәм бар, яхшы машинам бар, матди яктан беркемгә дә бәйле түгел, үземнең хыялларымны чынга ашырырга бөтен мөмкинлекләрем бар. Ләкин бер сорау гына мине борчый - боларда нинди мәгънә бар соң?"
Экзистенциализм
Экзистенциализм - философиядәге бер юнәлеш. Ул кешенең асылын һәм аның яшәвенең мәгънәсен тикшерә. Күпчелек атеистик фикердә торучы экзистенциалистларның фикеренчә, кешенең тормышы күңелсез нәтиҗәгә ия. Кеше авырлык белән туа, күз яшьләре белән үсә, үзенең көннәрен куркуда үткәрә, тиргә батып эшли, күптөрле кайгылар, борчулар кичерә, ахырдан үлем белән очраша, кайсысына ул иң баштан ук дучар ителгән иде инде.
- Мәсәлән, франция фәлсәфәсече Жан-Поль Сартр (1905-1580) әйткән: "Әгәр дә без үләргә тиеш икән, безнең тормышыбызның бер мәгънәсе дә булмаячак, һәрбер нәрсә сәбәпсез бар булган, көчсезлектә дәвам итә һәм очраклы рәвештә үлеп китә... Безнең монда тууыбыз абсурд һәм үлемебез дә абсурд."
- 19 гасырның немец философы Артур Шопенгауэр фикеренчә, кешенең тормышы даими рәвештә үлем һәм авырлыклар белән көрәшүдер. Бер авырлыктан котылганнан соң, икенчеләре килә, ә инде тормыш хаҗәтләрен кайгырту аны туйдыра башлый. Кеше бу мәгънәсезлектән фәкать иллюзияләр һәм үзенә бер шөгыль уйлап чыгару белән генә котыла.
- Ф. Ницше әйтүенчә, кеше юклыктан килде һәм үзенең цивилизациясе һәм планетасы белән юклыкка китәчәк.
- Алберт Камю (1913-1960) әйтүенчә, күп кешеләр үзләренең вак хәсрәтләре һәм шатлыклары белән тормышка бер мәгънә дә бирмичә яши бирәләр. Ә инде тормышка ниндидер мәгънә бирергә тырышучылар көч түгәләр, тырышалар, алга чабалар. Ләкин ахыр чиктә иртәме, соңмы аларны үлем көтә. Мәгънәсез яшәүчеләр дә, тормышка мәгънә бирергә тырышучылар да үләчәкләр. Шуңа кеше тормышы - абсурд.
- Рус философы С.Л. Франк фикеренчә, тормышның бер максаты да юктыр, шуңа күрә тормышның максаты хакында сорауны кую дөрес түгел. Без яшәр өчен эшлибез,ә яшибез эшләр өчен. Менә шушы тәгәрмәч эчендә кеше тиен кебек әйләнә.
- Мәскәүдә, революция чорларында,- дип яза Марциновский, - мин революционерлардан сорадым: "Кеше ни өчен яши?" - дип. Алар миңа: "Көрәшү өчен",-дип җавап бирделәр. Мин: "Ә ни өчен көрәшергә?" Алар: "Яшәр өчен".
- Рус язучысы А.П.Чехов әйтүенчә, кеше үзенең тормышын төрле көндәлек вак мәшәкатьләр белән, төрле эшләр белән мәшгуль булып, җәмгыятьтә ниндидер урын тотам дип яшәгән була. Һәм бервакыт ул салкын тиргә батып төнлә белән уянып китә. Ни булды? Зур хәсрәт булды - тормыш узып китте. Бу тормыш булмады да, чөнки аның мәгънәсе юк иде.
Хәзерге вакытта психологлар кешеләрдә төрле психик чирләрнең таралуына игътибар иттеләр. Алар барысы да кешеләрнең яшәү мәгънәсен югалтудан килеп чыга, диләр. Нәтиҗәдә депрессия, невроз,кеше эчкечелеккә сабыша, наркотиклар кадый башлый. Һәм ни кызганыч бу чирләр еш кына карьерада һәм бизнеста зур уңышларга ирешкән һәм бай кешеләрне дә чирләтә. Шуңа күрә карьерада зур уңышларга ирешү һәм байлык кешегә күңел тынычлыгын бирә алмый, диләр психологлар.
Бу дөнья уен гына
Аллаһ әйтә: "Бу дөнья фәкать уен һәм күңел ачу гына..." ("әл-Әнгам":32)
Менә шушы уен кешене тормыш максатыннан ерагайта, фикерен томалый. Нинди генә уен булмасын, шахмат, теннис, футбол, компьютер уеннары, шуларны уйнаганда ул бөтен дөньясын оныта, эшен, гаиләсен, бурычларын, ягъни азартка керә. Җиңсә - шатлана, куана, җиңелсә - борчыла, кайгыра.
Кайбер кешеләр компьютер уеннарын шул кадәр онытылып уйныйлар, хәтта аңын югалткач, ашыгыч ярдәм машинасы белән алып киткән очракларны да ишетеп беләбез. Ерак китәсе дә юк, безнең районда бер футбол фанаты Россия командасы җиңелгәч, хәле авыраеп шифаханәгә алып киткән очрак та булды. Дөнья да шул ук нәрсә.
"Байлык һәм балаларыгызны арттырышуыгыз сезне алдады, хактан ерагайтты. Хәтта сез үлеп каберләргә кергәнче" ("әт-Тәкәсүр": 1-2). Шушымы инде тормыш мәгънәсе? Бөтен нәрсә чагыштырулар белән аңлашыла. Аллаһ та дөнья тормышына чагыштырулар китереп әйтә: "Син аларга дөнья томышына мисал китер. Аның мисалы күктән яуган яңгыр кебек. Бу яңгыр белән үсемлекләр бер - берсенә үрелеп, мул итеп үсәрләр, һәм менә ул җилләр очыртып йөрүче саламга әйләнеп калыр..." ("әл-Кәһф":45)
Ягъни игенчеләр игеннәренә карап мул уңыш булыр дип шатланалар, ләкин корылык башланып, бөтен үскәннәр кибеп саламга әйләнә. Кеше дә ирешкән уңышларын үлүе белән югалта.
Дөнья томышына тагы бер яхшы мисал китерергә була. Бу дөнья төш кебек. Без төшне чынбарлык итеп күрәбез. Без анда шатланабыз, куркабыз, борчылабыз, нәрсәгәдер ирешәбез, хыяллар чынга аша, яраткан кеше белән очрашабыз, нәрсәдер табабыз һәм башкалар. Ә инде уянып китсәк боларның барысы да юкка чыга. Мәсәлән, мин үзем дә бервакыт төшемдә акчалар тапканымны күрдем, шатлана-шатлана бөтен кесәләремә тутырдым. Ә инде уянып китсәм, бөтен тапкан акчаларым, шатлыгым юкка чыккан, кайда акчаларым, кая киткән алар? Бу дөнья тормышы да шул ук төш инде.
Психоанализга нигез салучы З. Фрейд әйтүенчә, әгәр дә кеше тормышның мәгънәсе белән кызыксына башлый икән, димәк, ул авыру кеше. Юк, бу сорауны авыру кеше түгел, ә фикерләүче, аңлы кеше бирә.
Безнең табигатьтә булган һәрнәрсә бер-берсе белән бәйле. Мәсәлән, кояш яктырта, аның җылысы һәм яктысы белән үсемлекләр үсә, тереклек яши. Шушы кояш эссесе белән җирдән парлар күтәрелә, җил ул болытларны куа, һәм барлык тереклеккә кирәк булган яңгыр ява. Үлән үсә, аны куян ашый, куянны бүре ашый. Куяннар саны кимесә, бүреләр дә кими. Агач үсә, аңа кортлар ияләшә, ул кортларны кошлар ашый. Әгәр дә черкиләр генә юкка чыксалар да, бик күп кошлар, бакалар, күлләрдәге балыклар да юкка чыгачак. Ягъни табигатьтән нинди генә үсемлек, бөҗәк, хайван юкка чыкса да, бу табигатькә зыянга гына булачак. Ләкин кеше дигән зат кына тулысы белән җирдән юкка чыкса, табигатькә бер зыян да булмаячак, киресенчә, табигатькә бу файдага гына булачак. Димәк, кеше бу табигать белән бәйле түгел, ул табигатьне үз файдасына куллана гына, аны пычрата, бозыклык тарата. Кеше бу җир өстендә табигатьне үз файдасына сыгу өчен генә яшимени?
Тормышның мәгънәсе бар
Аллаһ әйтә: "Ул Аллаһ җирне сезнең өчен яраклы итеп бар итте, аның төрле почмакларында йөрегез, яшәгез һәм Аның ризыкларын ашагыз. Соңыннан Аның каршына кайтачаксыз" ("Мөлек": 15). Менә шушы аять белән сорауга җавап әкренләп ачыклана башлады.
Максат Аллаһ каршына кайту, ә җирдә булган нигъмәтләр шушы максатка баручы кешегә хезмәт итә. Шушыңа да бер мисал китерергә була.
Мәсәлән, бер оешманың директоры үзенең бер вәкилен икенче шәһәргә бер эш белән командировкага җибәрә. Бу кешегә кунакхурын алынган, ашау бушка һәм тагы кесә чыгымнары өчен акча да бирелә. Бу хезмәткәр шушы шәһәргә килү белән үзенә йөкләнгән вазыйфаны оныта, рәхәтләнеп кунакханәдә яанәдә ши, бушка ашый, кесә акчаларын да күңел ачуларга тотып бетерә. Кайткач, директор аның эше хакында сорагач, ул кунакханә уңайлы икән, тәмле ашатулар, шәһәрнең матурлыгы, күңел ачулары хакында сөйли башлый. Директор аның бу хатирәләреннән риза булырмы? Бу вәкил үзенә йөкләтелгән вазыйфасын үтәргә тиеш иде, ә аңа бирелгән кунакханә һәм кесә чыгымнары өчен акча,- болар барысы да вәкилнең томышын уңайлы булсын өчен эшләнелгән иде. Дөнья тормышы да Аллаһка кайтырга әзерләнү өчен, дөнья матурлыгы да кешегә бу вазыйфаны үтәгәндә рәхәт һәм уңайлы булсын өчен бирелгән.
Аллаһ әйтә: "Сез уйлыйсызмы, Без сезне бушка, уйнап кына бар иттек тә, һәм соңыннан сез Безнең яныбызга әйләнеп кайтмассыз?"-дип ("әл-Муъминун": 115). Аллаһ уйнап бар итми шул, ул безгә хас булган кимчелекләрдән ерактыр. Шулай ук: "Кеше үзен игътибарсыз калдырылыр дип уйлыймы?". Безнең максат, яшәүнең мәгънәсе - Аллаһка кайтырга әзерләнү. Ә аның өчен без Аллаһ риза булырлык итеп яшәргә тиешбез. Аллаһ Коръәндә җәннәттә булган нигъмәтләрне сыйфатлаганнан соң әйтте: "...ләкин Аллаһның ризалыгына ирешү монан да зуррактыр. Менә будыр бөек уңышка ирешү" (әт-Тәүбә: 72). Менә шушы уңышка, ризалыкка ирешү өчен Аллаһ безгә Коръәнне бирде һәм анда әйтте: "Мин җеннәрне һәм кешеләрне Үземә гыйбадәт кылсыннар өчен генә бар иттем" ("әз-Зәрият": 56).
Менә шушыдыр томышыбызның мәгънәсе, менә шушы уңышка ирешү өчен без яшибез. Мөселман кеше үзенең бөтен якыннарын, җыйган байлыгын, ирешкән дәрәҗәсен югалтса да, ул үзенең тормыш мәгънәсен югалтмаячак. Чөнки үлем ул бетү, юкка чыгу түгел, ә икенче - мәңгелек тормышка күчү. Менә бу икенче тормышның сыйфаты, рәвеше беренче тормышның яшәү рәвеше белән бәйле.
Әлхәмду Лилләһ, Аллаһ безне ислам диненә китереп, иманлы итеп тормыш мәгънәсен бирде. Безнең тормыш ашау-эчүгә, күңел ачуга гына кайтып калмый. Безнең бөек максатыбыз бар - ул бер Аллаһка гына гыйбадәт кылу, аның кушканнарын үтәп, тыелганнарыннан тыелып, бу җирдә Аның урынбасарлары булып яшәү.
Кеше бу дөньяда алда әйтелгән максатларга ирешергә омтыла, ләкин исламда алар барысы да бар. Без үзебезнең якыннарыбызның хакларын үтәргә, аларга ярдәм итеп яшәргә бурычлыбыз. Анда мәхәббәт тә, гаделлек тә бар. Ислам кешенең байлыкка омтылуына, матур тормыш белән яшәвенә да каршы килми. Ислам безне фәкать матурлыкка, пакълеккә, сәламәт тормышка чакыра. Ислам эчендә кеше бөтен хыял-теләкләренә дә ирешә ала. Ләкин ул үзенең тормыш мәгънәсен - Аллаһка гыйбадәт кылуны һәм, шуның аркылы Аның ризалыгына ирешеп, бу дөньядан киткәннән соң, Аның җәннәтен мирас итеп алып, анда яшәвен дәвам итүе хакында онытмаска тиеш.
Фото: http://www.islamdag.ru/news/8228

Реклама

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны Балтаси_Хезмэт телеграм каналыбызда да укыгыз.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: