Хезмәт

Тәрбия үзәге

Февральдә «Дин һәм тормыш» сәхифәсенең быелгы 1нче саны дөнья күрде. Ул чыккач, район матбугатында динебез турында бөтенләй язылмый диярлек иде, әйбәт эш башлагансыз диючеләр күп булды. Һәм менә сезнең алда чираттагы сәхифә. Монысын алда чыккан сәхифәгә беренчеләрдән булып теләктәшлек белдергән Балтач үзәк мәчете имамы Рамил Бикбаев белән әңгәмәдән башлыйбыз.

Реклама

- Сәвит бетеп, мәчетләр торгызыла башлауга ике дистә еллап вакыт үтте. Нинди үзгәрешләр булды, халыкның дингә килүендә алга китеш бармы?
- Әлхәмдүлилләһ дингә ирек бирелгәнгә, мәчетләр төзелә башлаганга ике дистә ел үтеп бара. Халыкның дингә кайтуы елдан-ел күренә. Баштагы елларда җомга намазларына берничә кеше генә йөри иде. Хәзер 200ләп. Элек килүчеләрнең барысы да өлкәннәр булса, бүген җомга намазына килүченең күпчелеге 20-40 яшьлекләр.
- Өлкәннәр кимеде мәллә Балтачта. Нишләп алар аз йөри башлады.
- Элек йөри торганнары ахирәткә күчеп бара. Соңыннан пенсиягә чыкканнары кызганычка каршы сирәк килә. Сәвитнең дингә каршы 70 еллык тәрбиясенең әсәре. Моны тиз генә үзгәртеп булмый.
- Шуңа күрә мәчеттә балалар белән эшләүгә аеруча зур игътибар бирәсез бугай.
- Әйе. Эшне Балтачтагы балалар бакчаларыннан ук башладык. Хәзер мәктәпкәчә яшьтәге балалар өчен динне тормыш белән бәйләп махсус чаралар үткәрелә. Һәр шимбә көнне яшь балалар өчен мәчеттә укулар оештырыла. Ел саен җәйге лагерьлар оештырып, 120ләп баланы ял иттерәбез, әхлакка өйрәтәбез. Бездә «Ислам динен кабул итүгә 1000 ел» исемендәге Казан Югары мөселман мәдрәсәсенең бүлеге эшли. Аны 100ләп кеше тәмамлап диплом алдылар инде. Хәзер мәчеттә барысы 300ләп кеше гыйлем ала.
- Бөтен эшегез дингә өйрәтү, динне пропагандалауга гына кайтып калмыймы?
- Дингә өйрәтү, аңа чакыру ул бит, ниндидер аерым дөнья, бу дөньядан читләшү түгел, ә тормышта кеше булып дөрес яшәргә өйрәтү. Район газетасындагы сәхифәдәге исемдә әйтелгәнчә, дин һәм тормыш тыгыз бәйләнгән бездә. Мәчетебез намаз уку гына түгел, мәгърифәт, тәрбия үзәге булсын дип тырышабыз. Һәр айның икенче җомгасында кичке сәгать 7дә төрле төбәкләрдән дә вәгазь сөйләүче осталарны чакырып кичәләр үткәрелә. Мисал өчен үткән айны мөфтинең беренче урынбасары Абдулла хәзрәт Әдехамов вәгазь белән кайтты. Һәр айның 4нче җомгасында кичке сәгать 5тә яшь хатыннар өчен чара үткәрелә. Туташлар җыеннары була. Боларда эш «акыл сату», вәгазь сөйләүгә генә кайтып калса, кешене җәлеп итәрлек, күңелле булмас иде. Шуңа күрә аларны хатын-кызларга өй эшләрендә - тегү-чигү, ашау пешерү... ярдәм итәрлек бер чара итүгә дә игътибар юнәлтелә. Гаиләдә кем баш, кем муен, касса кем кулында, авырлык килгәндә нишләргә - гомумән эшебезне, мәчеттәге чараларны тормышта килеп чыгардай һәр очракта җавап табарлык итеп оештырырга тырышабыз. Тәүфыйкка килеп намазга басарга уйлаган теләсә кайсы яшьтәге ирләр, хатын-кызлар өчен оештырылган башлангыч укуларга да кешеләрнең елдан-ел күбрәк килә башлаулары сөендерә. Монда һәр атнакичтә Гайшә абыстай көндез, Рәйсә абыстай кич гыйлем бирә. Гомәр хәзрәт ирләрне кичен укыта.
- Рамил хәзрәт, урамда барганда бер белмәгән балаларның, яшьләрнең исәнләшеп үтүе ешайды хәзер. Соңыннан сорашкач, аларның мәчеткә йөрүләрен беләсең?
- Алда әйтелгәнчә, динне бервакытта да тормыштан аерган юк безнең. Мәчеткә кеше укырга, гыйлем өйрәнергә генә түгел, башкалар белән аралашу өчен дә килә. Теге яки бу өлкәдә үз белгәннәрен башкаларга өйрәтә, тәҗрибә уртаклашалар, киңәшәләр. Мәчеттә һәр айның беренче атна кичендә Балтач мөхтәсибәте үткәрә торган имамнар, абыстайлар, мөгаллимәләр җыелышында да халыкны әхлакый тәрбияләү, мәҗбүриләмичә үз ихтыярлары белән динебезгә, мәчетебезгә тарту буенча эшчәнлек турында күп сөйләшенә. Дини бәйрәмнәрдә үткәрелә торган ифтар ашлары да бер тәрбияви чара булып тора. Кеше бер-берсеннән күреп тә табын янында үз-үзеңне тоту кагыйдәләренә, тәртипкә, туеп киткәндә амин тотып куярга өйрәнә. Гомумән, мәчет ул намаз уку урыны гына түгел, кешегә әхлак тәрбиясе бирү үзәге дә.
Рәсемдә: хатын-кызлар гыйлем өсти.

Теги: 250
Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: